Главная » 2011 » Апрель » 19 » Коментларда фикерләрегезне көтәбез шушы темага: Җәннәт безгә кирәкмимени?
07:08
Коментларда фикерләрегезне көтәбез шушы темага: Җәннәт безгә кирәкмимени?
Кемдер иртәгә иртән йөз доллар бирәм дисә, бу мөмкинчелекне кулдан ычкындырмас өчен төне буе йокламый эшләп чыгабыз. Мең доллар эшләү өчен бер атна да йокламаска мөмкин. Дөньяны без шулай яратабыз.

Гаҗәп! Нигә шушы долларлардан да газизрәк һәм кыйммәтлерәк булган җәннәтне шул кадәр сөймибез? Җәннәтне эстәүдә бер төн йокыбызны калдырып гыйбадәт кылырга ашыкмыйбыз? Әллә без җәннәткә ирешү долларны үзләштерүдән дә ансатрак дип уйлыйбызмы?!

Кайберәүләребез байлык өчен иң якын дустыннан да ваз кичәргә мөмкин, хәтта туганнарыннан да ераклашалар, кемнедер гайбәт пычрагына буйыйлар, боһтан кылалар һәм ахыр чиктә үтерергә дә мөмкиннәр.


Ә бит безгә җәннәт кирәк булса, саналганнарның киресен эшләргә кирәк.

Арабызда кемдер гаепле эш эшләсә, төрмәгә эләгүдән курка башлый, чөнки анда утыру аңа газаплы тоела, ул андый газаптан котылу өчен юллар эзли…

Гаҗәп! Төрмәдә утыруга караганда ничәмә мең мәртәбә дәһшәтлерәк һәм газаплырак булган тәмугтан курыкмыйлар? Нигә җәһәннәмгә төшмәү чараларын эзләмибез?..

В.ЯКУПОВ
Musulman.su

Просмотров: 605 | Добавил: Admin | Рейтинг: 4.0/2
Всего комментариев: 3
3 изгелеккә омтылыйк  
0
Яхшылыкны яки начарлыкны эшләүче - Кеше үзе.әйбер,инстинкт яки организм таләбе түгел.Моның сәбәбе:Аллаһы Тәгалә кешегә акылны яратты ,акылдаа ера белүне яратты,кешегә яхшы һәм начар юлны күрсәтте.А.Т.әйтә:"Без кешегә ике юлны күрсәттек(изге юлны һәм начар юлны) "Бу юлда кешене изгелек кылырга һәм начарлыктан тыелырга өнди.Кеше А.Т.-нең күзәтеп торганын һәм аның ахырдан хисап итәчәген белә .А.Т.кешегә бер эшне эшләү яисә эшләмәү ихтыярын бирде,әгәр кеше бу ихтыярын изгелеккә эшләтмәсә,аңа бәхетсәезлек,һәм каты газап була,шуның өчен А.Т.биргән акыл һәм ихтыяр ниг мәтен аңлаган чын мөэминнең һәрвакыт Аллаһыдан куркуда булганын күрәбез.Ул А.Т.кушканнарын үти һәм Аның тыйганнарыннан тыела .А.Т.газабыннан курка .җәннәт өмет итә һәм иң кыймәтле нәрсәне өмет итә .Ул-АЛЛАҺНЫҢ РАЗЫЙЛЫГЫ.

2 Давайте поговорим  
0
'Бесконечны лишь Вселенная и глупость человеческая, при этом относительно бесконечности первой у меня имеются сомнения...' (А. Эйнштейн)

1 Admin  
0
Бу язма төрле фикерләр тудыра, дөрес , сораулары да бик гади, камил..Күбесе һәм мин үзем дә, дөнья каулап, бу гомердә кунакта булганыбызны белеп тә, шәригать кушканнарны вакыт юк дип эшләмибез, нәфес үзенекен эшли..ярар, элгерәбез әле янәсе. Кеше күбрәк уйланырга тиештер, минемчә...

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Апрель 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Мини-чат
...
...
...