Главная » 2010 » Январь » 9 » ХӘНИЯ ФӘРХИ БЕЗНЕҢ САЙТ КУНАГЫ
09:01
ХӘНИЯ ФӘРХИ БЕЗНЕҢ САЙТ КУНАГЫ
nullҖырчы күптән түгел "Юк, кирәкми, килмә” җырына клип төшергән. Хәния сәламәт тормыш рәвеше алып бара башлаган: өендә саунасы бар. Кыш буе чабынып чыгарлык себеркене үзе җыя, халык медицинасы турында укый. 45 яше тулгач, җырчы авылдашларына Сабантуй үткәрергә вәгъдә бирә, юлда кайтканда "БМВ” белән биш тапкыр әйләнеп капланалар. Габделхәй реанимациядә бик авыр хәлдә ята, Хәниянең кабыргалары сына. Шулай булса да, ул Сабантуйны үткәрә. Быел җәй дә район үзәге Тәтешледә бик матур Сабан туе үткәреп килгәннәр. 

Хәния, син һәрвакыт гүзәл, янып торасың. Гүзәл булыр өчен каян көч аласың? 

–Бик авыр фаҗигаләр кичерергә туры килде. Андый вакытларда ирем, гаиләм, оныгым, балаларым, кода-кодагыем яшәргә көч бирә. Алар тормышымда таяныч булып торалар. Тамашачым да яшәү көче бирә. Мин матур яшәргә, янып торырга тиешмен, артка юл юк. 

Елаганың бармы? 

–Мин нечкә күңелле кеше, бик еш елыйм. Матур җыр ишетсәм дә, халык җырларын тыңлаганда да елыйм. Гастрольләрдә балаларымны сагынып та елыйм. Шактый гына оныгым Әминәне күрә алмадым, аны да сагынып еладым. 

Әрнеп, үрсәләнеп елаганың бармы? 

–Бар. Биш туганымның өчесе фаҗигале төстә вафат булды. Бертуган апам яман чир белән үлеп китте, ирекле көрәш буенча чемпион булган энекәшемне өч кеше йөрәгенә кадап үтерделәр. Бертуган абыем Питрәч юлындагы юл һәлакәтендә үлде. Шундый әйберләр онытылмый, гомернең мәгънәсен ныграк аңларга өйрәтә. 

Кайгыңны ничек таратасың? 

–Елап урамнарга, урманнарга чыгып киткәнем бар. Габделхәй елаганымны бер генә дә яратмый. Гастрольләрдә йөргәндә үлем турындагы хәбәрләрне миннән яшереп калдырырга тырыша. Соңгы елларда концерт алдыннан яныма кешеләрне кертми, алайса килеп тә керәләр һәм: "Хәния, ишеттеңме, фәлән кеше үлде бит әле”,–диләр. Ә мин ул әйткән хәбәр белән сәхнәгә чыгарга, елмаерга тиеш булам. 

Хәния Фәрхи Филүс Каһиров, Раяз Фасыйхов, Айгөл Сагынбаевалар иҗатын ярата. Җырчының кызы Алсу исә кызлардан гына торган рок-группа төзергә җыена. Бик зур конкурсларда җиңеп чыккан. Конкурс алдыннан Хәния кызына: "Син минем кызым икәнлегеңне әйтмә, үзең тырыш!”–дигән. Ныклап торып җырлап китсә, Хәния кызы белән горурланачак икән.

Хәниянең җырчылар арасында да дуслары бар. Вакыты булганда театрларга йөрергә ярата. Кумиры–Алла Пугачева. Репертуарыннан берәр җырын җырлавын тели. "Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә” җырын матур итеп рус теленә тәрҗемә итсәләр, Алла Борисовнага бүләк итәргә әзер, җырлар дип өметләнә. "Бу җырны руслар бик яратып тыңлыйлар, кушылып җырлыйлар”,–ди. 

Хәния, дуңгыз гриппы аркасында кайбер җирләрдә концертларыгызны туктатканнар икән. 

–Инде билетлар сатылып бетеп бара иде, Әлмәт, Бөгелмә, Яр Чаллы, Баулы, Азнакайда концертларыбызны январь аена күчердек. Тамашачы ничек кабул итәр икән дип дулкынланып, Казан концертларына әзерләнәм. 

Ел да концертларыңны УНИКСта үткәрә идең, быел нишләп Филармониягә күчтең? 

–УНИКСта алдан ук килешеп куймау сәбәпле, ике генә көн бирделәр дә, аннан китәргә мәҗбүр булдык. Филармониядә 4 көн концерт куябыз. 

Күп җырчылар гомер буе сәхнәне ташлый алмый, җырлауны ташлап булмыйдыр ул. Кадерсез җырчыга әйләнмәс өчен нишләргә кирәк? 

–Сәхнәдән әз генә китеп торсаң, гастрольләргә йөрми башласаң, үзеннән-үзе төшеп каласың. Гастроль режимым бик тыгыз, аена кимендә 10-12 концерт куябыз. Әле генә Мәскәүдә, Петербургта булып кайттык. Башкортстан, Себер якларына җыенабыз. Кадерсез җырчы ул–тамашачысыз җырчы. Нәтиҗәсе–акчасызлык. Залыңда 20-30 кеше утырса, аннан да авыр әйбер юк. Артист горур, аның тамашачысы күп, матди хәле әйбәт булырга тиеш. Мескен булып оешмадан-оешмага акча сорап йөрү бик авыр. Мин билет сатып тамашачы җыям, бүгенге көнгә хәтле шулай йөрибез, Аллага шөкер. Оешмаларда йөргәнем юк. Дусларыбыз бар, әлбәттә. Үз теләкләре белән ярдәм дә итәләр. Бәлки киләчәктә җырламый да башлармын, әмма әлегә җырларым бик күп, аларны халыкка җиткерәсе килә. Озакламый "Хәниядә кунакта” исемле матурлык салоны ачмакчы булам. Бу эш белән шөгыльләнә башласам, җырыма комачаулык килмәс микән дип тә куркам.

Бу бизнесың чәчәк атар микән?  

–Булыр, Ходай Тәгаләдән тора. Олыгайган көндә мескен җырчы булып теләнеп, тилмереп утырасым килми. Киләчәк турында уйларга кирәк. Без: "Хөкүмәт оныта, хөкүмәт белми”,–дип зарланырга яратабыз, ләкин кеше алдан аягына киеп куярга тиеш. Актерларның картлыкта, ялгызлыкта үлүләрен телевизордан күрсәтәләр. Алар көн итәр өчен шешәләр җыеп йөри. Бу картлыкка алар үзләре гаепле дип уйлыйм, алдан әзерләнергә кирәк булган. Киләчәктә Габделхәй белән җитәкләшеп чит илдән чит илгә сәяхәтләргә йөрергә бик телим. Гел шул турыда уйлап йөрсәң, теләк кабул була, диләр. Ә минем теләкләрем кабул була, Аллага шөкер. 

Хәниянең начар гадәте бар: кеше кул астында эшли, буйсына белми. Театрдан китүенең сәбәбен шуннан күрә. 

Хәния, сиңа тамашачылар ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләрме? 

–Итәләр. Ләкин иң беренче син үзеңнең якыннарыңа булышырга тиешсең. Габделхәй ягыннан да, минем яктан да зур урыннарда эшләгән бай туганнарыбыз юк. Ике яктан да безгә тартырга, ярдәм итәргә туры килә. 

Танылган кешеләр турында еш кына гайбәт сөйлиләр, тәнкыйтьлиләр. Гайбәт, тәнкыйтьләргә ничек карыйсың? 

–У-у-у, ул гайбәтләр, ул сүзләр! Тәнкыйтьләргә дә кирәктер, кайберләренең ярдәме тия. Иң беренче ишеткәндә йөрәккә чәнчелеп калса да, аннары игътибар итмим. Артист турында сөйләргә тиешләрдер ул, сөйләмәсәләр дә күңелсез булыр иде. 

Сихерләгәннәре, бозганнары, күз тигәне бармы? Ничек дәваландың?

–Күз тиюгә ышанам, күзнең көче бик зур. Миңа бик еш экстрасенслар үзләре шалтыратып әйтеп торалар: "Хәния, сине үтерергә сихерләгәннәр”,–диләр. Ышанып та бетмим. Кайбер концертлардан соң йоклый алмыйча бәргәләнеп ятам. Тәнемне тоймыйм. Андый чакларда Габделхәй "бисмилла” әйтеп чәчләремнән сыйпап куя. Ни гаҗәп, шул ярдәм итә. 

Хәния, син инде 20 ел сәхнәдә. Бүгенге көндә син иң бай җырчыларның берседер. Беренче чиратта акчаңны нәрсәгә туздырасың?

–Хәерчелекне күреп үстем, студент чакта да әти-әнидән акча сорамадым, аларны борчыйсым килмәде. Колхозчыларның әллә ни артык акчалары булмады. Алты бала өстенә, әтинең абыйсының биш баласын карадылар. (Абыйсы бер кешене чәнчи һәм аны төрмәгә утырталар, хатыны авырып үлә. Бу вакытта Хәниягә 6 яшь була.–авт.)

Киемнәргә, косметикага акча туздырам. Кибетләрдә йөрергә яратам, кайбер хатыннар кебек кирәкмәгән әйберләр алмыйм, күңелемне аздырырга тырышмыйм. Бүләкләр бирергә, бүләкләр алырга яратам. Иң бай җырчы дигәннән... Әйдә, шулай булып калсын әле–тамашачы мине кызганып утырырга тиеш түгел. Мин бүген үземә нәрсә телим, шуны ала алам, зарланып утыру килешми. Бу шулай булырга, тамашачы сокланып, ак көнләшү белән көнләшеп карарга да тиеш. Шулай булса гына тамашачы сиңа килә. "И, мескен, тагын килгән инде, тагын соранып йөри. Нәрсә кигән инде бу?”–дип көлеп караса, сәнгать кешесе, чынлап та, мескен була.
 

Ул китте, ислемай исе генә калды. Ислемай исен исним, Хәнияне сагынам. Онытканчы әйтим әле, быел Хәния Яңа елны "Туган авылым”да үткәрде, җырларга чакырганнар.

ГАБДЕРӘХИМ
Акчарлак газетасы
Просмотров: 2451 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 4.5/2
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Мини-чат
...
...
...