Главная » 2011 » Январь » 17 » керәшен җырчыларының “Туым җондызы” фестивале үтте
22:42
керәшен җырчыларының “Туым җондызы” фестивале үтте
саша долгов
Казанда өченче тапкыр яшь керәшен җырчыларының "Туым җондызы” фестивале үтте. Быел фестиваль республика дәрәҗәсенә күтәрелде.

"Туым җондыз”ын төбәкара чара дияргә була. Катнашучылар Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәреннән, Зәй, Мамадыш, Чистай районнарыннан гына килеп калмады, Башкортстанның Бакалы районыннан да кунаклар килде. Фестивальдә 13 яшьтән алып, 30 яшькәчә булган җырчы катнашты.

30 җырчы, 10 фольклор ансамбль

"Туым җондызы” фестивален Татарстан һәм Казан керәшен оешмалары үткәрде. Фестивальдә 30дан артык солист, уннан артык фольклор ансамбльләре катнашты.

Республика керәшен оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова сүзләренчә, киләчәктә фестивальдә Чиләбе, Удмуртия керәшеннәре дә катнашса, "Туым җондызы” Русия күләмендә үтә башларга мөмкин.

Быел фестиваль беренче тапкыр сайлап алу туры белән узды. Сынау туры иртәнге унда башланып китеп, беренче урынны алучылар, лауреатлар Гала-концертта катнашты. Яшьләрне фольклорчы Геннадий Макаров, Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова, шагыйрә Луиза Янсуар, Камал театры артисты Наил Дунай, керәшен киеме белгече Валентина Максимова бәяләде.

Гала-концертка Татарстан керәшеннәре оешмасы рәисе, Дәүләт Шурасы депутаты, "Ак Барс холдинг” оешмасы җитәкчесе Иван Егоров, шулай ук президент аппараты, татар конгрессы вәкилләре килде.

Татарны керәшен фольклоры белән яңартып була

"Туым җондызы” фестиваленең жюри рәисе, фольклорчы галим Геннадий Макаров татарны керәшен фольклоры ярдәмендә яңартып була дип саный. Чөнки татар фольклоры "Әллүки” белән "Тәфтиләү” көйләренә генә кайтып калды. Шулай ук мишәр көйләре дә дөньяга чыгаруны көтеп ята.

"Мәскәүдә узган фольклор фестивальләрендә Рязан, Псков, Вологда, Ростов җырларын җырлаучылар дөрес сөйләш белән җырламаса, шундук кире кайтарып җибәрәләр. Бүген Мәлки көйләре (Кайбыч ягы) ишетелде, әмма кайбычлар үзләре катнашмады.

Фестивальгә бакалылар килгәнгә сөендек. Аларның көйләре бик кыйммәтле. Ләкин Башкортстанның Илеш районы катнашмады. Илеш көйләре искиткеч. Әле Чиләбедән нугайбәкләр дә килмәде.

Мамадышлар дәррәү кубып фестивальдә катнашты. Киләчәктә алар мамадыш көйләрен башкарыр дип өметләнәбез. Әгәр яшьләрне борынгыча итеп җырларга өйрәтсәк, XXI гасырда да дәвамыбыз булыр”, ди Макаров.

Гран-при Эльвира Камаловага бирелде

Жюрига иң зур бүләк – Гран-прины билгеләү шактый авыр булды. Чөнки күпләр зур әзерлек белән килгән. Шулай да жюри "Бәрмәнчек” ансамбле җырчысы Эльвира Камалованың керәшен җырын борынгыча итеп башкаруын искә алып, аңа Гран-при бүләген тапшырды.

Фестиваль җиңүчеләренә "Туганайлар” газеты, "Бәрмәнчек” ансамбле, Казан һәм яшьләр оешмасы исеменнән махсус бүләкләр дә тапшырылды. Дөрес, бүләкләрнең күбесе Башкортстан кунакларына бирелде. Гран-при иясе исә телевизорлы булды.

http://www.azatliq.org/video/14280.html
Просмотров: 1595 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
1 tatarin  
0
2010нчы елда керэшен ансамбле белэн Турциядэ, аңа кадәр 7йолдыз фестивалендә бергә катнашкан идек. Әхәмиятлесе шул, аларда татар җыры бүтәнчә яңгырый, күбрәк урысчага якын итеп, ике эч тавыш куелып җырлыйлар. Соңгы вакытта керәшеннәргә игътибар бик көчле, Татарстан хөкүмәте ягыннан. Менә бу мишәр җыр-биюләренә әлегә җитеп бетми. Геннадий абый Макаров , керәшен сәнгатен күтәруче, профессиональ композитор, белгеч, минем якын таныш дустым бүгенгесе көндә бик күп эшли. Мишәрләрдә андый кеше юк. Геннадий абыйда мишәрләзрнең борынгы җырлары бик күп. Урмайга "Мишәр" ансамбленә аны чакырырга исәп.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Мини-чат
...
...
...