Главная » 2010 » Ноябрь » 5 » Көмеш каләм: Мәҗитова Айсылу, Чичкан авылы
08:51
Көмеш каләм: Мәҗитова Айсылу, Чичкан авылы

Чувашстанның  Комсомол муниципаль районы Чичкан төп мәктәбе 

Инша.

Онытылмас шәхес.   

                                                                                                                                                                   Эшне башкарды:

                                  9 нчы сыйныф укучысы

                                  Мәҗитова Айсылу.

                                  Җитәкче: Югары категорияле

                                  татар теле һәм әдәбияты

                                  укытучысы Мәҗитова Р.Р.

Танылмыйдыр кеше гәрчә тышыннан,

Танып булла аны кылган эшеннән.

                                                  Дәрдемәнд                                       

 

Авылыбыз тарихында якты йолдыз булып кабынган, халкыбыз хәтерендә мәңгегә уелып калган онытылмас затларыбыз байтак.

Шундыйларның берсе- минем әниемнең әтисе- Рафаил Зиннәтулла улы Зәйдуллин. Мин бабамны күреп түгел, ә аның турында ишетеп кенә беләм, ул мин туганчы ук вафат булган. Аның исеме күпләргә дә таныштыр дип уйлыйм мин, чөнки бабам утыз өч ел мәктәптә балалар укыткан.

Рафаил Зиннәтулла улы 1932 нче елның 28 нче ноябрендә Чувашстанның Комсомол районы Чичкан авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылында алганнан соң, Чурачык урта мәктәбендә унынчы сыйныфны тәмамлый. Укуга зирәк булган бабам белем алуны Чабаксар, Казан югары уку йортларында дәвам итә. Казан дәүләт педагогия институтының география бүлеген тәмамлаганнан соң, үзенең гомерен укытучы хезмәтенә багышлый.

Эшләгән эшләренең күләме һәм әһәмияте ягыннан, мөгаен, минем бабама тиңнәр юктыр. Беренче көннәреннән үк ул балаларны яратып, аларга бөтен күңел җылысын биреп белем һәм тәрбия бирә, үзен кешелекле, гадел  мөгаллим, оста оештыручы итеп таныта. Бабам күп еллар Чурачык урта мәктәбендә мәктәп директоры булып эшләгән, география, тарих фәннәре укыткан. Рафаил бабам Чурачык урта мәктәбендә туган якны өйрәнү музее оештыруга да күп көч куя. Аны Чичкан халкының килеп чыгышы, теле, дине, тарихы, этнографиясе кызыксындырган. Бабам 20 нче гасырның 80 нче елларында Чичкан авылында мәктәп салуга да зур өлеш керткән. Авыр һәм тынгысыз хезмәте өчен аны хөкүмәтебез Мактау грамоталары белән бүләкләгән.

Кулымда  мәрхүм бабамның  саргая башлаган кәгазьләрдә сакланган хатлары. Васыять хатлары…

Менә егерме елдан бирле ул хатлар әбием сандыгында сакланалар. Мин бу хатларны укыгач, мәрхүм бабамның нинди мөлаем, изге күңелле, балаларын өзелеп яратучан әти, акыллы киңәшче, гадел, олы җанлы шәхес булганлыгына игътибар иттем. Ул сыйфатлар бабамның васыять хатларында ачык чагыла.

Бабам көндәлек тормышта да бик йомшак, кече күңелле кеше булган. Ул үзенең балаларында да бер-берсенә карата мәхәббәт,олыларга хөрмәт тәрбияләргә омтылган. Бабам әти-әнисенә, туганнарына карата да бик ихтирамлы булган. Ул һәрвакыт эчкерсез, саф күңелле кешеләргә генә  хас булганча рәхәтләнеп, шаулатып көлеп җибәрүче көләч йөзле, зәңгәр күзле,  үткен сүзле булып күз алдына килеп баса.

"Яхшылык җирдә ятмый”, ­- ди халык. Ул укыткан мәктәп укучылары, еллар узса да, аны тик хөрмәт хисе белән генә искә алып сөйлиләр. Ул-һәр укучысының күңел түрендә! Укытучының  хезмәтенә иң югары бәя-шәкертләренең үзеннән белемлерәк булуында һәм өметләренең аклануында. Шәкерт остазын узып китә алмаса, остазның остазлыгында шик бар, ди халык мәкале. Укучыларының яңа тормышка чыгуларын кайгырткан, үзенә берни таләп итмичә, эчкерсез күңел белән яшәп үлгән бабамның  гомере шәфкатьлелектән, изгелектән тора. Аның укучылары арасында нинди генә һөнәр ияләре юк!

Мәрхүм бабай сөекле әбием белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Олы уллары, күпләргә мәгълүм, шагыйрь, прозаик, драматург, М.Җәлил, Ф.Хөсни, Г.Тукай, Ф.Бурнаш исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты- Ркаил Зәйдулла. Уртанчысы-минем әнием- Рамилә Мәҗитова. Әнием-бабамның дәвамчысы. Ул да мәктәптә балалар укыта. Кече уллары Рамил абый туган авылыбызда мал-туар табибы.

Менә шундый кыю фикерле, киң карашлы, тынгысыз Укытучы булган минем бабам. Бу язмам мәрхүм бабам рухына дога булып ирешсен!

              Укытучы! Алтыннардан коеп

              Салган һәйкәл генә аз сиңа.

              Кешелеккә иткән изгелегең

              Рәхмәт булып кайтсын үзеңә!

              Хөрмәт булып кайтсын ул сиңа!!!

                                                      (Р.Камаева)

 

 

Просмотров: 1373 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 4.0/5
Всего комментариев: 2
2 Рәйхан  
0
Молодец! сочинение бик матур әдәби тел белән язылган.

1 Кешелекле ГАИЛЕ балаларына!  
0
Без Рафаил Зиннетулла улын яшьтен беле идек. Анын дереслеренде купме бала тормыш, эдеп дереслэре алган.
Кешен тормыш юлы нинди дережеде уткене, нетижесе: анын тербияле, кешелекле, эдепле, кешене хермет ите белген калган балаларында курене. Мене Рафаил Зиннетулла улы горурлыгы шундый зур белемле, торыш, кешеге хер вакыт булышлык итуче балалары. Энилерен -этилерен хермет иткен балалар изге догада, рехметте,бехетлелер булырлар ди ислам динебезде. Оныклары! Горурланыгыз олы шехес бабагыз белен!
Рафаил! Кешелерге иткән яхшылыгын САДАКА булып барсын узене! коллеган

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...