Главная » 2010 » Ноябрь » 5 » Көмеш каләм:Тимрукова Дилә, Чичкан авылы
22:15
Көмеш каләм:Тимрукова Дилә, Чичкан авылы

                               Чувашстанның Комсомол муниципаль

районы Чичкан төп мәктәбе 

Инша

Беренче укытучым. 

Эшне башкарды: 9 сыйныф                           укучысы Тимрукова Дилә

Җитәкче: югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәҗитова Р.Р. 


                                        Беренче укытучым.

Дөньяда бик күп төрле һөнәрләр бар. Әлбәттә, аларның һәрберсе кешелеккә кирәк. Шушы профессияләр пирамидасының нәкъ түбәсендә -укытучы эше тора.  Иң түбәдә ул, чөнки калган бөтен эшләрне, профессияләрне тик укытучы гына өйрәтә. Кечкенә вакытта  укырга, язарга, санарга, ә үсә төшкәч профессиянең серләрен ачып, укучысына яхшы гына аңлатып бирә. Моңардан тыш, дөньяны башка яктан күрсәтә, бөек кешеләр белән дә таныштыра, ә яшүсмер чакта – проблемаларны дөрес, ялгышмыйча чишәргә, алдагы тормышка күз салырга шушы ук укытучы апа өйрәтә.

Укытучы эше - бик авыр эш. Ләкин эш җимешләре дә инде аның бик зур. Бөек язучылар,  галимнәр, композиторлар,  космонавтлар, табиблар – барысы да аның укучылары, балалары. Безнең өчен  инде алар икенче аналар булып торалар.

Укытучы дигәч,  һәрбер кешенең күз алдына үзенең яраткан апасы килә. Минем күз алдыма: күзлеген кигән, башына челтәр яулыгын бәйләгән, кулына җурналын тоткан апа килә. Ул -минем беренче укытучым. Ул миңа дөнья серләрен ачты һәм аңлатты. Шуның өчен мин аны бик ярата идем, дәресләрен бөтен җаным-тәнем белән көтеп тыңлый идем. Дәресләрне ул бик кызык алып бара. Шуңа күрә инде сыйныфтагы һәрбер кеше аның тик авызына гына карап торып, һәрбер сүзен ота иде. Шул вакытларда укытучы апаң белән бергә фән дөньясыннан очып барасың кебек тоела. Мондый онытылмас кызык дәресләрне ул миңа күп бирде  һәм шуның өчен мин аңа бик рәхмәтлемен.

Беренче укытучы апа бик яхшы укытучы гына түгел, шәп психолог та. Һәрбер баланы аңлый, проблемалары булса, булышырга тырыша. Кыскасы, ул УКЫТУЧЫ зур хәрефтән.

Барлык миңа  эшләгән яхшылыклары өчен мин аны һичшиксез зурлыйм, яратам һәм мәңге аңа рәхмәт укырга әзермен. Апамны һәрчак йөрәгемдә саклыйм, ешрак күрергә тырышам, чөнки аның белән күрешүләр минем өчен һәрвакыт шатлыклы була. Әгәр минем хәлемнән килсә, мин апама һәйкәл куяр идем, чөнки ул моңа лаеклы. Ләкин, аның дөньяга эшләгән яхшылыклары өчен һәйкәл куеп кына түләп бетереп булмый.

 

                                           Укытучы

              Җанын телем-телем кисәкләргә телеп сала да

              Бүлеп бирә һәрбер балага.

              Бала күңеленә кушыла да

              Җанының шул нәни кисәге,

              Мәрхәмәтле, зур кешеләр үсә

              Сабый балалардан кичәге. 

                                          (Рузия Камаева)

 

Просмотров: 1227 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 2
2 Мәҗитов Фәннур  
0
Диләнең беренче укытучысы - Салеева Фәния Арифулла кызы

1 укучы  
0
Дилщ кем соң ул беренче укытучың?

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...