Главная » 2010 » Ноябрь » 5 » Көмеш каләм: Муллина Айгөл , Чичкан авылы
08:59
Көмеш каләм: Муллина Айгөл , Чичкан авылы

Чувашстанның  Комсомол муниципаль районы Чичкан төп мәктәбе. 

Инша

Минем бабам – укытучы.

 

                        Эшне башкарды:

    9 нчы сыйныф укучысы Муллина Айгөл

                                                        Җитәкче: югары категорияле татар

                                             теле һәм әдәбият укытучысы

                    Мәҗитова Р.Р.

 


Минем бабам – укытучы.

Укытучы… Бу сүзне ишеткәч, күз алдына акыллы, белемле, җылы карашлы кеше килеп баса. Укытучы кешенең тормышында бик зур роль уйный. Киләчәктә безнең нинди кеше булуыбыз, нинди һөнәрне сайлавыбыз, күбесенчә, укытычыдан килә. Һәрбер укытучы да безнең тәрбияле, уңган булып үсүебезне тели. Укутучыларны ныгымаган тамырга су сибүче дип күз алдына китереп була. Алар бу тамырларны ныгыта һәм зур булып үсәргә булыша. Укытучы бик җаваплы, авыр һөнәр.

Безнең нәселебездә, күбесенчә, укытучы һөнәрен сайлаганнар. Минем бабайның әтисе - Абдулла, әнисе – Хәдичә алар икесе дә укытучы булганнар.

Минем бабам Муллин Радик Абдулла улы. Ул гомере буе балаларга белем биргән. Бабам кырык өч ел буе мәктәптә эшләгән. Ул рус теле һәм әдәбиятын, татар теле һәм әдәбиятын укыткан.

Бабам 1936 нчы елда укытучы гаиләсендә туган. Чурачык урта мәктәбендә укып чыккач, ул Бөгелмә дәүләт педагогия институтына укырга кергән һәм аны 19 яшендә тәмамлаган. Чичкан мәктәбендә эшли башлаган. Белемен тагын да үстерү өчен Казан дәүләт педагогика институтының рус-татар теле бүлегенә укырга кергән. Шул ук вакытта Казан университетының журналистика бүлегендә дә белем алган.

Ул балаларны бик ярата иде, шуңа күрә укытучы һөнәрен беренче урынга куйган. Ул чын тел белгече иде. Аңа нинди генә филологик сорау бирсәң дә, ул аңа төпле һәм кызыклы итеп жавап бирә. Аның укучылары әйтүе буенча, ул таләпчән, ягымлы, кирәк чакта усал да булган. Бабайның укытучы булуы миңа да бик рәхәт иде, чөнки ул рус яки татар теленнән нәрсәнедер белмәсәм, аңлатып бирә, белеме артсын дип, үзе дә иншалар яздыргалый иде. Мин аңа бик рәхмәтлемен, чөнки ул аңлаткач, бу телләрне үзләштерергә җиңелрәк.

Бабай укыткан балалар төрле урыннарда эшлиләр, бик еш кына рәхмәт әйтеп тә килгәлиләр иде. Ул беркайчан да укытучы һөнәрен сайлавына үкенмәде.

Мин барлык укытучыларның да минем бабам кебек үк үз эшенә чын күңелдән бирелеп, үз һөнәрен яратып, балаларга төпле һәм күп белем бирүләрен теләп калам.

Просмотров: 667 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 5.0/3
Всего комментариев: 1
1 Рәйхан  
0
Айгел, бабаң белән горурлану- узе зур бәхет!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...