Главная » 2010 » Январь » 10 » Казаннан көнләшеп мордва да меңеллыкка әзерләнә . Ирек биккинин
11:32
Казаннан көнләшеп мордва да меңеллыкка әзерләнә . Ирек биккинин
Мордовия башлыгы Николай Меркушкин горурланып, федеральnull хакимиятләрнең Мордовиядагы киләчәк 1000 еллыкка игътибары Казан меңеллыгын үткәрүгә булган игътибардан дә зуррак дип мактана. Меркушкин шушы тантананы Казанның 1000 еллыгына кызыгып уйлап чыгарды дип тә әйтүчеләр бар.
Мордва халкының урыс җирләренә кушылуына 1000 еллыкны үткәрүгә гөрләтеп әзерлек бара. Бу юбилей 2012 елда уздырылачак. Федераль бюджеттан зур акчалар бирелә, телевидение, радиода күпсанлы интервьюлар, әңгәмәләр уза, газет мәкаләләре һәм хәтта китаплар да басыла... 

Мордовия башлыгы Николай Меркушкин горурланып, федераль хакимиятләрнең Мордовиядагы киләчәк 1000 еллыкка игътибары Казанның 2005 елда 1000 еллыгын үткәрүгә булган игътибардан дә зуррак дип мактана. Меркушкин мордваларның 1000 еллыгын Казанның 1000 еллыгына кызыгып уйлап чыгарды дип тә әйтүчеләр бар.

Мордва халкы дигәннән, хәзерге вакытта Мордовияда ясалма рәвештә ике фин-угыр халкыннан бер мордва халкын төзү процессы бара. Бу халыклар - мукшылар һәм эрзялар. Урыслар аларны бөтенесен бергә "мордва” дип атый. 

Элек урыслар төрки халыкларның да бөтенесен диярлек "татар” дип атаган. Әмма моңа гына карап азәрбайҗан, казакъ, кыргыз һәм башка төркиләр үзләрен татар дип санамаган. Шулай ук мукшылар да - ул мукшы, эрзялар да - ул эрзя. Аларның телләре бер-берсенә шактый якын, әмма татар белән башкорт кебек түгел, күпкә ераграк.

Шуңа да карамастан, хәзер Мордовия профессорлары, докторлары тирләп-пешеп яңа ясалма уртак мордва телен эшләп чыгаралар: яңа китаплар, яңа грамматикалар, яңа сүзлекләр әзерлиләр. Моңа миллионнарча акча китә бара. Мордовия хакимиятләре үзләренә максат куйган - 2012 елда мордваларның Русия халыклары белән кушылуы юбилеен кимендә миллион булган яңа мордва халкы белән каршы алырга.
Просмотров: 784 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 2
2 Тархан. Илдән  
0
Мәскәүдә галим Тишков бер татардан берничә яңа милләт ясады- болар ике халыктан бер милләт "әвәләп" маташалар.Ләкин Тишков каршы килмәс дип уйлыйм, чөнки бу проектның башында бүгенге Рәсәй өчен көн кадагына сугучы, "сәяси дөрес" пункт тора: мордовия халыкларының Рәсәй составына "үзләре теләп керүенә" 1000 ел.Ул вакытта Мордовия дәүләте булуы билгеле түгел, бәлки 1012-нче елда референдум үткәрелгәндер? Баш ватмыйк, мондый зур эшкә алынгач исбатлаучы фактларны алдан әзерләп куйганнардыр. Рәсәй тарихында төрле җирләрнең, халыкларның "үзләре теләп" Мәскәү канаты астына керүләре гадәти хәл.СССР вакытында иң соңгылары булып балтыйк буе республикалары,Тыва,Көнбатыш Украина,Беларус җирләре кергән иде.Бүген әнә Днестр буе республикасы Рәсәйгә керергә тели дигән сүзләр йөри, булачак теләүчеләр исемлегенә Абхазия,көньяк Осетияне кертеп, кайбер сәясәтчеләр инде Кырымны төшләрендә күрә диләр.
Ярый, Мордовия җитәкчеләре юбилейны бик вакытлы оештыралар. Мәскәү акчаны кызганмас дип уйлыйк, яңа әлифбалар өчен дә, күңел ачарга да җитә күрсен. Мукшы, эрзя күршеләр белән тынычлык-иминлектә яшәү татарлар өчен мең ел белән генә чикләнми, аларга күңелле булса без дә чын күңелдән сөенербез.

1 Мухаммет. Москва  
0
1000 ел элек Рәсәй хөкүмәте, ягни дәүләте юк иде бит, ничек инде юк дәүләткә мукшы-эрзә кабиләләре кушыла алсын? 1000 елек хәзерге Рәсәй җирендә кыпчак-половец ханлыклары хакимлыгы иде. Менә Хазар каганаты таркалгач 965 елда, әле ул заманда Борынгы Русь Киев тирәсендә, Новгород-Псков, Черновец төбәкләре белән генә чикләнә иде. Билгеле булганча, шушы җирләрдә финн кабиләләре яшәми, ә Владимир-Суздаль җирләренә славяннар киләләр 11 гасырда гына, ә Мәскәүгә 12 гасырда (1147 елда Мәскәүне ала Юрий Долгорукий). Шулай булгач, ничек инде юк белән юк кушыла? Искитәрлек хәл. Ничек шушы ялганны тарихчылар йотар? Түелмәсләрме икән? 1997 елда Ульяновск шәһәренең 350 еллыгын үткәргәннәр иде, без ул вакытта ук әйтек, бу Сембер шәһәренең колонизация башы, ягни урыс администрациясенең шушы җирләргә килүе, һәм идарә алар кулына күчү вакыты гына, ә шәһәр төзелгән күпкә иртәрәк дип. Юк империячел көчләргә тарихи хаклык-та дөреслек тә кирәкми булып кала бара. Мордовиянең Рәсәйгә кушулыуына - 1000 ел дип бәйрәм итү, бернинди дөреслек юк.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Мини-чат
...
...
...