Главная » 2012 » Январь » 3 » Казанда «Көмеш каләм» конкурсына йомгак ясалачак
22:06
Казанда «Көмеш каләм» конкурсына йомгак ясалачак
Чуашстан татарлары оештырган «Көмеш каләм” конкурсы йомгакланып килә. Әлеге бәйгедә 70 тән артык конкурсант «Минем шәҗәрә” исемле инша белән катнашты. Аның 40-ка якыны Фәрит Гыйбатдиновның «Урмай” сайтында һәм Чувашия республикасы татарларының «Вакыт” газетасында дөнья күрде.

Инша язучыларының яше төрледән, 6 яшьлек бала, мәктәп укучылары белән бергә татар теле укытучылары да көч сынашты. Конкурсантларның географиясе да Чувашия белән генә чикләнеп калмады. Бәйгедә Башкортостан, Пенза өлкәсе, Татарстанның күп район шәһәрләре белән бер тигез Чуашстанның Комсомол, Шымыршы, Батыр районнарыннан һәм Канаш шәһәреннән иншалар белән катнашты.

2011-нче елның 20-нче декабреннән соң әлеге иншаларны конкурсның хөкемдарларына тикшерергә бирделәр.

Жюринең рәисе – Илдус Әмирхан, «Әмирхания” фонды рәисе, танылган галим, мәгърифәтче.

Жюри әгъзәләре:

Ркаил Зәйдулла- танылган язучы, шагыйрь, драматург;

Фәрит Гыйбатдинов- сайтны алып баручы;

Римма Бикмөхәммәтова – яшь журналист;

Александр Долгов- яшь журналист;

Рәфис Җәмдихан- журналист;

Айзат Шәймәрданов – журналист;

Раил Өметбаев- яшь журналист, ТНВ каналында «Хәерле иртә” тапшыруын алып баручы.

Конкурсның унике җиңүчесе финалга Казан шәһәренә бүләкләнү тантанасына киләчәкләр. Бүләкләү бәйгесе 23 нче январьдә Бөтендөнья татар конгрессының утырыш залында үтәчәк. Конкурсның төп оештыручы, гамәлгә куючылары: Чувашия Республикасының татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте, Бөтен Русия татар авыллары оешмасы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты.
Просмотров: 875 | Добавил: Admin | Рейтинг: 3.6/5
Всего комментариев: 1
1 Татарстаннан  
0
Ничә көн үтте инде, әле дә йомгак ясалмый, нәрсә инде бу? Күпме көтәргә мөмкин, бир АЛЛА сабырлык!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Мини-чат
...
...
...