Главная » 2011 » Октябрь » 21 » Казан шәһәребез бигрәк матур икән
18:19
Казан шәһәребез бигрәк матур икән

Фотографияләргә ссылка http://vkontakte.ru/album34804750_145306687

Кичә, 29нче октябрьдә, Урмай авылы балалары, татарларның рухи  башкаласы Казан шәһәренә сәяхәт кылып кайтттылар. Дөрес , Казанда аларның күбесе булганнары бар, әти-әниләре белән туганнарында кунакта, яки, сату-алу урыннарында , кибетләрдә, базарларда булганнар. Бу баруда алар Казанны башка яктан,  үзләренә яңадан ачтылар. Әйтүләренә караганда: "Казан нинди матур, зур, көчле шәһәр икән. Мәктәпне бетергәч минем монда килеп укып һәм яшисем килә” диючеләр булды.

Балаларны Бөтендөнья татар  конгрессы  каршы алды , прес-конференция залында балаларга махсус итеп очрашу оештырылды. Бүләк итеп китап-газеталар тапшырылды. Очрашуда якташыбыз, танылган сатирик, язучы, конгрес рәисенең урынбасары Дамир Гисметдин балаларга Казанның һәм татар тормышының бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйләде. Балаларны , киләчәктә, Казан белән дуслашырга, аның уку йортлары турында белешеп торырга, туган җирләрендә татар мохитендә яшәүне сорады.

Балалар "Казанның 1000 еллык музее” нда булып, төрле экспозицияләр белән таныштылар. Сәяхәтне җәяү Бауман урамына һәм Казан кирмәненә алдылар. Башлап Русиянең иң борынгы югары уку йорты  Казан федераль университет белән танышудан башладылар. Сокландырганы, университет үзенә аерым бер шәһәр булып яши икән. Мондагы ак биналар бөек уку йортлары булып бер ансамбльгә  әверелгән. Студентларның шул кадәр күп булуы, балаларны бик гаҗәпләндерде. КГУ дан башка, КАИ, КГАСУ, КХТИ , КГУКиИ һәм дистәләгән башка университетлар бак икәнне белгәч, балаларның күңелләренә куаныч, өмет кереп калды, киләчәктә укырга Казанга килергә. "Мондый зур һәм татар шәһәрендә укуы үзе бер бәхеттер”- дип уйга калдылар. Экскурсия кичен Кәрим Тинчурин театрында тәмамланды, монда балаларны концерт көтә иде. Бу инде аерым тамаша, театр һзм сәнгать дәрьясы, балаларга көне буе алган тәэсирләренә йөмгак ясады. Төнге 12 дә автобус Урмайга кайтып җитте, балалар арыганнар, тик сораулары булды "Тагын кайчан  Казанга барабыз?”.

Просмотров: 713 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Октябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Мини-чат
...
...
...