Главная » 2011 » Сентябрь » 17 » Кармыш авылы кунаклар кабул итте
21:54
Кармыш авылы кунаклар кабул итте

Үткән җомга көн, 16 нчы сентябрьдә, Чувашстанның милләтләр эше буенча республика Советының киңәйтелгән утырышы Козловка районында үтеп китте. Киңәйтелгән утырышта республиканың бөтен район-шәһәрләреннән вәкилләр, республиканың милли оешма җитәкчеләре катнашты. Утырышны республиканың милләтләр эше Советының рәисе , ЧР Кабинетлар Министры Рәис урынбасары Александр Иванов үзе алып барды. Безнең Комсомол районыннан мәдәният бүлеге җитәкчесе Василий Васильев һәм җирле милли- мәдәният автономия рәисе Фәрит Гыйбатдинов катнашты. Киңәйтелгән утырыш Козловка районындагы Еметкино, Кармыш һәм Семенчино авылларының көн-күреше белән танышудан башланып китте. Кармыш авылы халкы, милли киемнәрдән, кунакларны мәчет алдында чәк-чәкләр белән каршы алды. Килгән кунаклар мәчетне кереп карадылар. Авылның горурлыгы , иң гүзәл урыны "Бәйрәш чишмәсе”. Кайчандыр чүп-чар белән тулып яткан ярларны, Кармыш авыл халкы, арулап, чистартып табигатьнең бер гүзәл почмагына әверелдергәннәр. Халыкка чишмә мәйданына килеп йөрер өчен, суга төшәр өчен, уңайлы баскычлар, тимер күперләр ясап куйганнар. Бура өчендә, бәйрәш чишмәсеннән бертуктаусыз улактан тәмле су агып тора. Бураны шундый матур итеп бураганнар, тигез карандашлар сыман , аңа татар бизәге салганнар. Сусаган кешеләргә тустыган, юынып алган кешеләргә тастымаллар да элеп куйганнар. Чишмә янында мәйданчык, авыл героена хәйкәл, концертлар куер өчен сәхнә, халыкка концертны карар өчен уңайлы урындыклар урнаштырганнар. Хәтта, аксакалларга, кадерле кунаклар өчен аерым вэб-урыннар да булдырганнар. Болар барысы да авылның сабантуй, чишмә бәйрәмнәре өчен ясалган. Халык бу урынны бик кадерләп, яратып, үз итеп тота белә. Бөтен җирдә ару-тазалык, чисталык. Кызганычка каршы мондый елга ярлары безнең Урмайда да бик күп, Кондырлы елга ярлары авылыбызны түгәрәкләп чырный, сәңгәрәй ярларыда җыбылдый, париж урамнары буенча боргаланып ята, тик анда кеше йөрерлек түгел, кеше кулы тимичә зәхмәт оясы "свалка” булып ята. Бигрәктә гомере буе авылыбызның иң кадерле урыны булган "Кизләү” хуҗасыз, мескен хәлдә икәнне авылда күбесе белә. Киңәйтелгән киңәшмә утырышы Козловка район хакимиятенең актлар залында үтте. Райондагы милли эшләрнең: татар , чуваш, урыс халыкларының мәдәнияте, милли белем бирү ни халдә икәне турында җирле Козловка районы җитәкчеләре хисап тоттылар. Мондый утырыш үткән ел Урмай авылында үткән иде. Һәр җирдә дә уңай эшләр, эшләнеп бетмәгән эшләр дә байтак. Иң кыйммәте шул, җирле халык үз тормышына битараф булмаса, аның киләчәге бар. Халык хакимияттән көтеп ятмый, үз көнен үзе күрә. Козловка районы халкы , Россиянең башка төбәкләре шикелле әкертен генә картая, яшьләр саны елдан ел азая бара. Шулайда, бу якларда милли үз-аң көчле, төрле милләттән булган Козловка халкы бер- еренә иһтирам белән, үз итеп яши белә.

Просмотров: 1159 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 2
2 Admin  
0
Кармыш авылы кардәшләребез мишәрләр группасына кермиләр, ягъни Казан татарлары группасына керәләр. Дөрес әйтәсез, аларның хезмәтен республика халкы белергә тиеш.

1 Иртәнге татлы йокысын калдырып сезнең сайтны караучы  
0
Нинди куаныч, Чувашстанның татар-мишәрләре Әфәрин. Төрле яктан булдыралар. Монда татар авылларыннан да экскурсия оештырырга.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Сентябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Мини-чат
...
...
...