Главная » 2012 » Январь » 20 » Урмайда "Кара пулат" мәчете матурая һәм нурлана
15:52 Урмайда "Кара пулат" мәчете матурая һәм нурлана | |
Шөкер, Урмай авылының "Кара пулат" мәчете көннән көн матурая, нурлана бара. Бүгенге җомга намазына килгән кардәшләребез тагын бер яңалык күрделәр. Мәчетнең түрендә "Кәгъбәтулла" рәсеме. Җирле рәссам, Халим улы Вагиз Камалетдинов, Чувашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, "Кара пулат" мәчетенә үзенең өлешен кертте, әлеге мөселман дөньясына иң изге һәм кадерлә булган Кәгъбәне рәсемгә төшерде һәм ул үз урынын мәчетнең түреннән тапты.
Кәгъбә, (гарәп. الكعبة المشرفة) - Мәккәдә, Мәсҗид әл-Хәрәмнең уртасында урнашкан, мөселманнар өчен изге бер бина. Намаз кылырга ниятләнгән мөселман Кәгъбәгә борылырга тиеш. Хаҗ гыйбадәтенең төп шартларыннан берсе булып Кәгъбә тирәли әйләнү тора. | |
|
Всего комментариев: 1 | ||
| ||
...
Наш опрос
Мишар
Статистика
...
...
...
...
...
Мини-чат
...
...
Друзья сайта
...