Главная » 2012 » Январь » 25 » КАМАЛ ТЕАТРЫНДА РКАИЛНЕҢ ИҖАТ КИЧӘСЕ ГӨРЛӘДЕ
10:43 КАМАЛ ТЕАТРЫНДА РКАИЛНЕҢ ИҖАТ КИЧӘСЕ ГӨРЛӘДЕ | |
Танылган шагыйрь, прозаик, драматург Ркаил Зәйдуллага 50 яшь тулды. Бу уңайдан 23 гыйнварда Татар академия драма театрында "Күңелемдә яши яшеннәр” исемле иҗат кичәсе узды.
Ркаил Рафаилович!
Сез чын мәгънәсендә милләтебезнең сулышын, аның шатлыгын һәм кайгыларын һәрдаим тоеп яшәүче тугры сүзле шәхес, үзегезнең кабатланмас иҗатыгыз белән күпсанлы укучыларны, тамашачыларны җәлеп итеп, уйландырып, дулкынландырып, дәртләндереп, бердәмлеккә, яктылыкка өндәп торган милләтпәрвәр каләм иясе буларак, аларның мәхәббәтен яулаган олы дәрәҗәле шәхес.Чуашстан урман-суларының матурлыгын, серлелеген балачактан сеңдереп, Без- якташларыгыз горурланырлык мондый шигъри юллар иҗат иттегез:
Туган якның төннәре дә якты,
Безнең якта шундый төн инде... Еллар аша орынды ул миңа, Актарды да салды күңелне. Сез шигъриятегездә үзегезгә генә хас юл табып, берсеннән – берсе матур, мәгънәле шигырьләр иҗат итәсез, кешенең иң нечкә кылларына кагыласыз, гаҗәеп матур драма әсәрләре язасыз. Шуңа да иҗат чишмәгез саекмасын, күпкырлы талантыгыз озын гомерле булсын диясе килә.Озак еллар исән-имин яшәп, халкыбызга бергә-бергә хезмәт итәргә насыйп булсын!” Татар академия драма театры бинасында үткән Ркаил Зәйдулланың иҗат кичәсе гөрләп торды. Кичәнең режиссеры Илгиз Зәйнуллин. Тамашада Камал театры артистлары Ркаиль пьессаларыннан өзекләр күрсәтеп, профессиональ артистлар белән Урмай авылының "Мишәр” ансамбле "Нихрут” композициясе белән уңышлы гына чыгыш ясады. Халкыбызның зыялы улын, талантлы шагыйрен, күренекле драматургын күркәм юбилее белән Татарстан хөкүмәте исеменнән, Татарстанның язучылар Союзыннан, Татарстанның мәдәният министрлыгыннан, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән котладылар. Чуашстаннан Фәрит Гыйбатдинов һәм Урмай авылы мөхтәсибе Фәнис хәзрәт Сафиуллин халкыбыз исеменнән котлау сүзләрен җткезделәр һәм җирле рәссам Вагиз Камалединовның рәсемен бүләк иттеләр. Театрның зал тамашачы белән, аншлаг булып, тулы иде. Чичкан авылыннан туганнары, дуслары иҗат кичәсендә катнашып юбилярга рәхмәтләрен җиткезделәр. Прикрепления: Картинка 1 · Картинка 2 · Картинка 3 · Картинка 4 · Картинка 5 · Картинка 6 · Картинка 7 · Картинка 8 · Картинка 9 · Картинка 10 | |
|
Всего комментариев: 2 | |||
| |||
...
Наш опрос
Мишар
Статистика
...
...
...
...
...
Мини-чат
...
...
Друзья сайта
...