Главная » 2011 » Июль » 10 » КАБАТЛАП: Кара пулат һәм Кече манарага охшатып төзелүче мәчет проекты
13:56
КАБАТЛАП: Кара пулат һәм Кече манарага охшатып төзелүче мәчет проекты

Мәчетне төзеп бетерер өчен яңа сулыш кирәк. Сездән киңәшләр һәм булышлык көтәбез. Бергә булганда гына без көчле. Авылыбыз тагын да бәрәкәтле һәм данлы булачак. farit_59@mail.ru

räfis cämdixan 

Татарстан җирендә урнашкан борынгы Болгар дәүләте башкаласы Шәһри Болгар хәрабәләре Чуашстанның татар авылларында гәүдәләнеш ала бара.

Шыгырдан авылында Шәһри Болгардагы җимерек хәлендәге Җәмигъ мәчет аякка басты. Ләкин "болгарчылык” моның белән генә тәмамланмады. Изге җирдә шактый ук яхшы сакланып калган Кара пулат белән Кече манара Чуашстан татарларының мәдәни башкаласында төзелеп бетеп бара. 

Чуашстан татарлары башкаларга бай. Еракта Мәскәү – ил башкаласы, күршедә Казан – рухи башкала, Чабаксар исә - Чуашстан башкаласы булса, республика татарларының дини башкаласы – Шыгырдан. 

Ә менә даны еракларга таралган Урмай авылы, Чуашстан татарларының чын мәгънәсендә мәдәни башкаласы санала ала. Нәкъ менә әлеге авылда Кара пулат белән Кече манара өлгесендә биналар барлыкка килде дә инде. 

Урмайны "Урмай моңы” танытты 

Урмай авылы Чуашстан татарлары өчен генә түгел, башка төбәкләр өчен дә мәдәни үзәк булып тора. Урмайны беләсеңме? диеп, татар сәнгатенә, бигрәк тә җыр сәнгатенә ниндидер катнашы булган берәр кешедән сорый аласыз. Һичшиксез уңай җавап булыр. Нинди районда урнашканын әйтә алмас, халкы ни белән шөгыльләнгәнен белмәс, ә менә Урмайның үзен белер. 

Чөнки бу авылда егерме елдан артык инде, татар дөньясына даны таралган "Урмай моңы” халыкара татар эстрада җыр фестивале уза. Әлеге фестиваль, бәлки татар матбугатында, "Татар җыры”, "Татар моңы” бәйгеләре кебек шау-шу тудырмыйдыр, Казан газетларында да саран гына хәбәр белән генә билгеләнеп үтәдер, әмма професиональ сәнгатьчеләр арасында ул югары бәяләнә. 

Татар эстрадасының билен бөккән күп кенә җырчылар "Урмай моңы” аша сәнгатькә юл алалар. Казаннан читтә, гади бер татар авылында узучы бу фестивальне шундый дәрәҗәле итүгә ирешкән кеше - ул Фәрит Гыйбатдинов. Егерме елдан артык татар милли тормышына армый-талмый хезмәт итүче Фәрит Гыйбатдинов Чуашстан татарларының милли-мәдәни мохтарият рәисе дә булып тора. 

"Art-мәдхия” - тамырлар кайтавазы 

Урмайда тагын бер бәйге оештырыла башлады. Монысы да шул ук Фәрит Гыйбатдинов тырышлыгы белән. Бусы "Art-Мәдхия” дип атала. Шулай ук эстрада бәйгесе, шулай ук республика кысаларында гына калмаган фестиваль. Әмма, эчтәлеге, тирәнлеге белән аңа татар дөньясында тиңнәр юк. "Art-мәдхия” мөнәҗәтләр, илаһилар, борынгы җырлар фестивале. Чит сәнгать тәэсирендә барлыкка килгән татар професиональ музыкасыннан аермалы буларак, аңлашылганча, бу бәйгедә тамырларга, үткәнгә, милли белән динилек бергә укмашканнан туган илаһи җырларга урын бирелә. 

"Мишәр”ле Урмай 

Урмай авылында татар-мишәрләр яши. "Цыкылдап” сөйләшәләр. Моннан тыш, Идел-Уралда таралып яткан мишәрләрнең җыр һәм бию мирасын да Урмай өйрәнә. Авылда, Казаннардан алып, Францияләргә кадәр чыгыш ясаган мәшһүр "Мишәр” ансамбле урнашкан. Әлеге ансамбль эшчәнлеге нәтиҗәсендә, Казанның професиональ сәхнәләре мишәр биюләрен куйды, мишәр такмакларына урын бирде. Һәм болар барысы да Фәрит Гыйбатдинов хезмәте җимешләре. 

Мәдәни башкалага Кара пулат нигә? 

Тарихи риваятьләргә караганда, Шәһри Болгардагы Кара Пулат бинасы казый йорты, ягъни мәхкәмә булган. Ә мәдәни башкалага ни өчен казыйлык? Урмай Кара пулатны мәчет итеп торгыза. Шәһри Болгарда аерым бина итеп утырган Кече манараны, Урмайда исә Кара пулат янына "күчереп” куйганнар. Шулай итеп, тарихи ядкарьләргә таянган манаралы мәчет барлыкка килгән. 

Урмай авылындагы Кара пулат белән Кече манара Парижда урнашкан. Авыл халкы монда яңа урамнарны шулай дип атый. Париж урамындагы Кара пулат һәм Кече манара тулы бер ансамбльнең дәвамы булып тора: уртада манарасы күккә ашкан мәчет, тирә-якта авылның икенче мәктәбе, мәдәният йорты, балалар бакчасы һәм хисапсыз яңа шәхси йортлар. 

Төзелүче мәчет бинасы 

Урмай авылында дүрт меңгә якын кеше яши. Авылда Кара пулат мәчете беренче түгел. 1989 елда ук тәүге мәчет төзелгән иде. Икенчесе дә авылның тагын бер очында, биек яр буенда урнашкан. Кара пулат исә, авылның тагын бер очында урын алган. Мәчет төзү мода түгел, ә ихтыяҗ. Дини тәрбия алган авыл халкы мәчетләрне буш тотмый. Мәчетләрне үз хисабына төзи дә. Әнә Кара пулатның түбәсен дә район үзәгендә имам булып торучы Фәнис хәзрәт түшәп бирде. Ә проектны шушы авыл егете Линар Садретдинов ясаган булган. 

Урмай пәрәвездә 

Чынлап та, мәчет төзелешенә тотылган акча халыктан туплана. Моны авылның интернеттагы сәхифәсенә кереп карап та була. Мәдәни башкала Чуашстанның татар авылларына үрнәк күрсәтеп, беренчеләрдән булып интернетта үз сәхифәсен булдырды. Авылның бөтен сулышы, көн-күреше, яңалыклары, тарихы-бүгенгесе бу сәхифәдә урын алган. Мәчеткә, яки башка иҗтимагый чарага тупланган, тотылган суммаларны да моннан карап барып була. Гадәттәгечә, сәхифә "Әссәләмүгәләйкүм” дип ачыла.

Просмотров: 778 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 2
2 Гузэл Д  
0
Фэрит абыйнын алла саулыгын бирсен!Урмайда культура сферасында анын кебек тырыш кеше юк!Мишэр ансамбленен дэ,Урмай авылынын да чит тобэклэрдэ танылуы анын заслугасы!Безгэ ул достигать иткэн результатларны обсуждать итэргэ бик жинел,а ул шул дэрэжэгэ ничэ еллар буе,шаг за шагом ,нинди генэ авырлыклар белэн килгэнен узе,гаилэсе хэм алла генэ белэ!Бик сабыр хэм чыдамлы,Фэрит абый!Новых достижений и высот Вам!И самое главное,чтоб авылдашлар сезне правильно и по заслугам смогли оценить и уважать! УДАЧИ ВАМ!!!!

1 чуашстан мишәре  
0
Бик дөрес.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Июль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Мини-чат
...
...
...