21:03 Күрешүе -үзе бер бәхет! | |
Бер күрешү-үзе бер гомер бит, Очрашуга сәбәп табылсын. Бер-берләрен сагынышкан дуслар Күрешергә монда агылсын! Бүген мәктәбебездә бик зур әһәмияткә ия булган "Бер күрешү, үзе бер гомер " дип исемләнгән очрашу булып узды . Очрашуга мәктәпне төрле елларда тәмамлап,чит илдә булган укучылар чакырылган иде. Елдан-ел чит илгә баручылар саны күбәя: Зиганшина Гелназ Камиловна(Англия),Зиганшин Ирек Зөфәрефич(Англия), Камалюков Динар Наилович(Венесуэлла), Гибатдинов Данис Әнвәрович(Америка),Гибатдинов Рушан Равилович (Америка),Гайнутдинов Айрат Марсович(Америка), Камалюков Риназ Наилович(Америка) . Гибатдинов Данис кайткан арада барысында җыеп калырга тырыштык. Тик шунысы җайсыз: бар да бер вакытта авылга кайта алмый бит әле, һәр кешенең үз җае. Шулай да, безгә Гибатдинов Данис һәм Гибатдинов Рушан белән очрашырга насыйп булды.Вакытларын кызганмыйча килүләре белән безне шатландырдылар. Бу очрашу кичәсе һәркем күңелендә матур хисләр калдырды, киләчәк тормышка өмет һәм ышаныч уятты. Үзләре укыган белем йортлары, Америкадагы тормыш турында,эшләре турында сөйләделәр, акыллы киңәшләрен бирделәр, ә укучылар исә үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Очрашуга килгәннәре өчен зур рәхмәт.Без аларга алдагы көннәрендә дә зур уңышлар, исәнлек-саулык, бәхет, тормышларында бары тик уңышлар гына теләп калабыз. Прикрепления: Картинка 1 | |
|
Всего комментариев: 0 | |