Главная » 2010 » Ноябрь » 9 » Көмеш каләм: Зәйдуллина Зилә,Чичкан авылы
06:49
Көмеш каләм: Зәйдуллина Зилә,Чичкан авылы

Чувашстанның Комсомол муниципаль районы Чичкан төп мәктәбе 

Инша "Шәфкатьлелек бизи кешене" 

                                  Эшне башкарды:

                                  4 нче сыйныф укучысы

                                  Зәйдуллина Зилә.

                                  Җитәкче: икенче категорияле

                                  башлангыч сыйныф

                                  укытучысы Юнысова А. Ш.


          Бу яшь буын  юллар юнәлешен

      Синнән ала кая барырга?!

     Алар гомере,заман килере өчен

     Җаваплы син тормыш алдында.

Клара Булатова

Укытучы эше -җир йөзендә иң гүзәл һөнәрләрнең берсе, шуңа күрә мин укытучы гаиләсеннән булуым белән горурланам һәм шатланам.

Минем әнием ,Зәйдуллина Гөлфия, Чичкан мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта.  Шул ук вакытта өйдә эшләргә дә вакыт таба. Безне, энем Аяз белән мине, тәрбияләргә дә, тәмле-тәмле ашлар пешерергә дә өлгерә ул.Әни укытучылык эшенә дә бик җитди карый, яратып, җаны-тәне белән бирелеп эшли. Ул бу эшнең нинди авыр, җаваплы икәнен үскәндә үк күреп-белеп үскән, чөнки әни укытучылар династиясеннән.

 Минем әбием, әниемнең әнисе, Әлфия Әнвәр кызы Галәветдинова турында да сөйләп үтәргә телим. Ул тәҗрибәле белгеч булган. Дәресләрдә бик таләпчан, кайчакта бераз кырыс та була белгән. Моны ул укыткан фән таләп иткәндер. Чөнки математиканы яхшы белим дисәң, укытучыны һәрвакыт игътибар белән тыңлап торырга кирәк.Әбиемнең гомере бик кыска булган. Ул биш баласын калдырып, 42 яшендә үлеп киткән, ләкин шул гомер эчендә ул Шыгырдан авылы халкынең һәм укучыларынең хөрмәтен яуларга өлгергән .Шулай булмыйча, әбием, тирән гыйлемле булуы өстенә, сабыр, күркәм холыклы, йомшак сүзле, шәфкатьле дә булган.

         Әбиемнең әтисе- Әнвәр Ягафар улы Ахметов та биология укытучысы булып эшләгән. Әнвәр бабайның сеңелләре Рауза һәм Рәйдә Ягафәр кызлары да авыр ,ләкин мактаулы һөнәрне сайлап, гомер буе балаларга белем биргәннәр, аларның балалары да укытучы булып эшлиләр. Әтиләре Ягафәр, әниләре Фәйлә дә гомерләрен балалар укытуга багышлаганнар – крестьян балаларын мәдрәсәдә укырга, язарга өйрәткәннәр.

         Әбиемнең әнисе- Хадичә әби дә укытучылар белән тыгыз бәйләнештә булган. Ул Батыр районы мәгариф бүлегендә баш бухгалтер  булып эшләгән.

         Әниемнең – әтисенең әнисе Фәйлә һәм әтисенең әтисе Шәриф Галәветдиновлар да искиткеч  талантлы педагоглар булганнар. Алар ничәмә буын балаларга башлангыч белем һәм биология фәне укытканнар.

         Укытучы хезмәтенең авырлыгы һәркемгә билгеле. Ләкин үзенә ныклы максат  һәм зур тырышлык куйган кеше  генә максатларына ирешә ала. Менә шундыйлардан булган  да инде минем Рафаил бабам, әтиемнең әтисе. Ул балаларны ихластан яратучы, зирәк, намуслы кеше булган. Рафаил бабам Чурачык мәктәбендә тарих һәм география фәннәрен укыткан. Чичкан авылында тугыз еллык мәктәп ачылуда да аның өлеше әйтеп бетергесез. Әбием Гөлинә белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Әтиемнең  апасы - Рамилә Рафаил кызы да Чичкан мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. Ул югары категорияле укытучы. Балаларга туган телгә карата мәхаббәт уятып, аларны төрле чараларда җиңүләргә ирештерүе өчен Дәүләт аны төрле грамоталар, бүләкләр белән бүләкләде.Олы уллары -  Ркаил абый бөек язучы, прозаик, публицист. Ул быел Габдулла Тукай премиясенә лаек булды.

Элек-электән халкыбыз Укытучыны бик ихтирам иткән, аңа хөрмәт белән караган, аны остаз дип олылаган.  Минем  остазым- Асия апа Юнусова.  Ул беренче класстан бирле безне  укыта. Олыларны хөрмәт итәргә, кечеләрне кече итәргә, тәрбияле булырга юл күрсәтә. Мин укытучы һөнәре алдында башымны иям.

Без беләбез – сезгә җиңел түгел,

                   Күпме язмыш сезнең кулларда,

                   Ышаныгыз, һәрчак без булырбыз

                   Сез күрсәткән туры юлларда.

                   Онытмагыз:

                   Илнең генә түгел, хәтта Җирнең

Киләчәге - сезнең кулларда!

Просмотров: 895 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 4.3/3
Всего комментариев: 2
2 Альфия  
0
бар әле бездә вундеркиндлар!!! буласының бугыннан билгеле шул...

1 Баязит  
0
дуртенче сыйныф укучысы өчен даһи мәкалә!!!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...