Главная » 2010 » Ноябрь » 16 » Көмеш каләм : Валиуллин Гомәр, Озын Куак авылы
16:40
Көмеш каләм : Валиуллин Гомәр, Озын Куак авылы

Чувашстан Республикасы  Батыр районы

                                                                            Озын Куак урта мәктәбенең  9нчы сыйныф              

                                                       укучысы   Вәлиуллин Гомәр

                                                                             Җитәкчесе: Хамдеева Рузия Хатыйп кызы

Инша

Укытучы хезмәте – иң мактаулы хезмәт

                                               Укытучы!

                                                                               Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,

                                                                                  Синдәдер ул йөрәкләрнең иң җылысы,

                                                                               Һәркөн  сиңа ничә сабый карап тора

                                                                       Алар сине  әниседәй якын күрә.

   Укытучы – изге бер сүз ул. Бу сүзне әйткәндә, мин күз алдыма иң олы һәм иң җылы йөрәкле, безнең  күңелләребезгә яхшылык орлыклары сибүче, акны-карадан, яхшыны-яманнан аерырга өйрәтүче кешене китерәм. Укытучы хезмәте элек-электән авыр, күп сабырлык сорый торган һөнәр булып саналган. Теләсә кем даһи рәссам, актер яки музыкант була алмаган кебек, бөтен кеше чын укытучы да була алмый. Укытучы, педагог, тәрбияче булыр өчен Ходайдан бирелгән сәләт кирәк. Мәктәптә эшләү  өчен балаларны үз балаңдай якын күрергә, алар тормышы белән яши белергә, аларның кайгы- шатлыкларын уртаклаша алырга һәм төпле белемле булырга кирәк. Чын укытучы булыр өчен үз өстендә бик күп эшләү, үз-үзеңне камилләштереп тору тиеш. Усал, үз-үзен генә яратучы, пассив, үз эченә бикләнгән кеше укытучы була алмый.

       Укытучы һөнәре бүгенге көндә дә иң авырларның берсе булып кала. Шуның өстенә аларның хезмәте дәүләт тарафыннан да тиешенчә бәяләнми. Без укытучыларның хезмәт хаклары югары булмаганны да бик әйбәт беләбез. Шуңа күрә хәзер яшьләрнең бу һөнәрне сайларга һәм тормышларын балаларга багышларга атлыгып тормаулары да сер түгел. Ләкин, бәхеткә каршы, мәктәптә эшләү шартлары куркытмаган кешеләребез әле бар.

      2010 нчы ел Россия Федерациясе Президенты Д.А.Медведев һәм Чувашстан Республикасы Президенты Н.В.Федоров указлары нигезендә илебездә һәм республикабызда Укытучы  елы дип игълан ителде. Хөкүмәтнең мәктәпләргә һәм укытучыларга игътибары да арта төште. 2010 нчы ел тәмамлангач, та бу игътибар кимемәсен, арта гына барсын дигән теләктә каласы килә.

 Безнең Озын Куак урта мәктәбендә чын укытучыларга хас булган сыйфатларны туплаган абый-апаларыбыз армый-талмый хезмәт куя. Алар арасында артык кырыслары, да, бик үк таләпчән булмаганнары да бар. Ләкин алар барысы да бөтен көчен куеп, укучылар күңеленә яхшылык, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек сеңдерергә тырыша, гадел һәм тәрбияле булырга өйрәтә, үзләренең күңел җылысын биреп, һәр адымыбызны күзәтеп, төпле киңәшләре белән тормышыбызны  бизиләр. Тәскирә Әсәдулла кызы, Минҗиан Халиулла кызы, Суфия Халиулла кызы, Флера Хисаметдин кызы, Наҗия Сафиулла кызы, Сәкинә Хөснетдин  кызы кебек ветеран укытучыларыбыз безнең әти-әниләребезне укыткан булсалар, хәзер инде алар мәктәбебездәге яшь буын укытучыларга үзләренең киңәшләре белән булышалар, мәктәп белән беркайчан да элемтәне өзмиләр. Мәктәптә үткәрелгән һәр бәйрәмгә, чарага бик теләп киләләр. Безнең укытучыларыбыз аларны үзләре өчен дә, безнең өчен дә һәрвакыт үрнәк итеп куялар.

  Минем әнием, Вәлиуллина Фәридә Минсәет кызы да, үзенең остазларының эшен дәвам иттерә. Ул Озын Куак урта мәктәбендә 17 елдан бирле физика укытучысы булып эшли. Әнием – минем сыйныф җитәкчесе дә. Әнием - эшендә дә, авылда да хөрмәткә лаек кеше. Мәктәптә әнием узенең бөтен җанын укучыларына бирә. Минем  сыйныфташларым аны икенче әниләре дип саныйлар. Чөнки ул барыбызны да  бертигез ярата һәм якын күрә: уңышларыбызга сөенә, кайгыларыбыз булганда борчыла, кирәк вакытта орышып та ала. Әнием - бик  иҗади кеше. Мәктәптән тыш чараларга әзерләнгәндә, безгә бик булыша: кызыклы фикерләрен тәкъдим  итә, акыллы киңәшләрен бирә. Әниемне барыбыз да хөрмәт итәбез һәм яратабыз.  Чөнки аны яратмаска мөмкин түгел, дәресләре һәрвакыт кызыклы һәм файдалы үтә. Ул һәрнәрсәне бөртекләп, төгәллек, сабырлык белән аңлата. Әнием безгә белем генә бирми, олыларны хөрмәт итәргә, үзара дус булырга, ярдәмләшергә  дә өйрәтә.

Мәктәбемдә әнием кебек белемле, тырыш укытучылар бик күп. Аларның барысы  турында да язып бетерергә мөмкин  түгел. Без үзебезнең укытучыларыбызга, һичшиксез, рәхмәтлебез. Алар безнең һәрберебезнең тормышында, сүнмәс йолдыз кебек, юлыбызны яктыртып баралар.

Рәхмәт сезгә, рәхмәт чын күңелдән,

Безне балагыздай күргән өчен,

Безнең хисләр белән янып яшәп,

Күңелләргә шатлык биргән өчен.

Укытучыларыма авыр һәм мактаулы эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек, тырыш һәм акыллы укучылар телим.

Просмотров: 615 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 4.7/3
Всего комментариев: 1
1 gelfija  
0
Молодцы. нинди берсеннян -берсе матур сочинениеляр язалар!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...