Главная » 2010 » Ноябрь » 19 » Көмеш каләм: Тазюкова Илюзэ, Шыгырдан авылы
08:25
Көмеш каләм: Тазюкова Илюзэ, Шыгырдан авылы


                                                  Укытучым.

    Укытучы! Нинди олы мәгънә ята бу сүзләрдә! Хәтерлим әле, хәтерлим, беренче мәртәбә мәктәпкә барган кәннәремне...
   Тәүге адымнарымны атлаганда, әнием ничек шатланган булса, беренче мәртәбә мәктәпкә барганда да ул шулай шатланды. Беренче сыйныфтан кулына алып санарга, укырга, язарга, тәртипле булырга әйрәтүче, синең өчен җан атып торучы, беренче укытучым! Югары сыйныфларда укыганда да синең укуың белән кызыксынып, хәтта мәктәпне тәмамлагачта  синең уңышларыңа куанып, кайгыларың булса уртаклашып, гел сиңа яхшлык кына теләүче, ул - -укытучы! алар безнең вакытларын да, саулыкларын да кызганмыйлар.
     Мин, хәзер чыгарылыш сыйныф укучысы булгангадыр, мәктәпне тәмамлап, күп еллардан соң очрашуга килгән укучыларга, аларның укытучы апаларына сокланып, горурланып карыйм. Инде үзләре дә олыга барган кешеләр, чәчләренә ак чал кергән укытучыларын тәбриклиләр, хәлләрен сорашалар, чәчкәләргә күмәләр. менә кайда бәхет, менә кайда хөрмәт! Димәк аның йокысыз төннәре, тынгысыз көннәре, укучылары өчен янып - көюләре бушка китмәгән! алар укытучыларының яхшылыкларын  онытмаганнар, гел искә алып торганнар, бәйрәмнәрдә котлаганнар.
   Ел артыннын ел үткәне сизелмидә. Инде мәктәп бетереп чыгып, югары белем алып, яраткан укытучыларының эшен дәвам итүчеләр дә бик күп.
   Мин укытучыларымны бик яратам, хәрмәт итәм, алар алдында баш иям. Алдагы тормыш юлымда аларның битенң кызыллык китермәмен, алар өйрәткән туры юлдан атлырмын, аларны онытмамын!
   Ак юл, ак бәхетләр сезгә кадерле укытучыларым!       

       УКЫТУЧЫМ!
Укытучы апам, һәрвакытта
Әнием кебек  нурлы йөзегез.
Безнең дә бит төрле чаклар булды
Ә сез һаман безгә түздегез.
Өйрәттегез безне яхшылыкка,
Өйрәттегез безне матурлыкка.
Тирән белем, яхшы тәртип
Алып барыр яктылыкка.
Еллар үтәр, гомер үтәр,
Сез булырсыз йөрәгемдә
Якты хатирәләр,   җылы караш,
Һаман торыр күз алдымда.
Тормыш юлларыннан атланганда
Мин гел сездән үрнәк аламын.
Укытучым, иң кадерле кешем
Иң якты теләктә каламын.      



Хуш киләсең Рамазан!

Хуш киләсең Рамазаным
Шәфкатьле гүзәл аем
Мең яшә син, Рамазаным
Моңлы азан, Рамазан!

Җаннарыбызны пакъләндереп
Күңелләрне акландырып
Йөрәкләрне сафландырып
Килеп җиттең Рамазаным!

Изге айда, изге теләк
Кабул ит син  я аллаһым
Бир җәннәтең, иман нуры
Булсын барыр юлыбыз туры!

Кабул булсын Уразалар!
Кабул булсын намазлары!
Күпме итсәк изгелек
Безнең өчен бик аз әле.

Бир раббым тыныч еллар
Аяз көннәр, айлы төннәр
Бир яңгырын, бир карларын
Матур килсен һәр язларың!

Бар өмет бит синдә генә
Синнән сорап ялварабыз
Синең биргән нигмәтеңә
Шөкер кылып шатланабыз.

Кичер безнең гөнаһларны
Нур балкысын һәрчак йөздә
Байлык саулык һәм сәгадәт
Шундый якты теләк бездә.

Изге гает кәннәрендә
Кабул булсын бар теләкләр
Я аллаһу, я рахману
Әмин дип типсен йөрәкләр.


Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыма багышлыйм.

      СУГЫШ АЧЫСЫ

Кайгы килде илем өстенә,
Сугыш дигән хәбәр таралды.
Авыр хәбәрдән һәм кайгыдан
Кояш булып, кояш каралды.

Йөрәкләрне, җанны телгәләде,
Сугыш алып килгән ул иртә.
Бу кайгыга ничек түзәргә соң?
Кемнәр куяр моңа зур киртә?

Безнең азатлык һәм бәхет өчен,
Кан койдылар япь-яшь егетләр.
Тол калдылар күпме әниләр
Әтисез үсте күпме бәбиләр.

Яу кырыннан кайта алмадылар,
Өзелеп сөйгән ярлар да.
Яши алмадылар бәхеттә,
Яратышып кавышкан парлар да.

Зур хыяллар, якты уйлар
Җимерелде сугыш юлында
Күпме михнәт, әрнү, югалтулар
Күрде халкым сугыш чорында.

Җимерелде зур-зур шәхәрләр дә,
Утта янды зур-зур авыллар
Әсирлектә халкым җәфаланды
Моңа шаһит бары каберләр.

Күпләр ятып калды сугышта,
Кайтамдылар туган якларга.
Алар яулаган зур җиңүне
Кирәк безгә кирәк сакларга.

Безнең тыныч тормыш өчен,
Баш салдылар сугыш кырында
Онытмасын иде кешеләр,
Бу канкойгыч сугыш турында.


Просмотров: 696 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 3.7/3
Всего комментариев: 1
1 Gala  
0
Илюзэ! Нинди матур иттереп укытучыларнын эшен бяялягян. Чыннын да безнен очен энилярдян сон укытучыларыбыз безнен турыда кайгырта. Мяктяптя укыганда без аны бик белеп бетермибез эле. Э узебез тормыш юлына баскач. анлыйбыз. Алар безгя яхшыга эйткянняр. Безнен очен тырышканнар. Безнен класс житякчесе Хрия апа шундый укытучыларнын берсе.
илюзя сенелем1 Шигырьларын бик матур, эчтялекле. Унышлар сина1

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...