Главная » 2010 » Ноябрь » 17 » Көмеш каләм:Таҗетдинов Илнар, Озын Куак авылы
07:04
Көмеш каләм:Таҗетдинов Илнар, Озын Куак авылы

Чувашстан Республикасы  Батыр районы

                                                                  Озын Куак урта мәктәбе 7нче сыйныф              

                                                   укучысы   Таҗетдинов Илнар

                                                 Җитәкчесе: Таҗетдинова Гөлнара Шәйдулла  кызы

Инша

Безнең өчен җирдә яшисең.

                                                                  Яшәгән һәр көнең,

                                                                  Эшләгән һәр эшең.

                                                                  Сузылыр якты бер нур булып:

                                                                  Сайлаган юлыңа

                                                                   Гомер буена

                                                                   Рәхмәтләр өелер тау булып.

         Кешенең иң матур истәлекләре, изге хыяллары, беренче  шатлык- куанычлары   аның балачагы яки үсмер чоры белән бәйле була. Шундый матур истәлекләр арасында зур урынны мәктәп һәм ,әлбәттә, инде укытучылар алып тора. Балалар белән һәрчак янәшәдә укытучы атлый.

   Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да.Чын мәгънәсендә Укытучы булган, бөтен күңеле белән кешеләрне ярата белүче Остаз -  газизләрдән-газиз Әниләр белән бер үк дәрәҗәгә куярлык изге зат.

   Сүземне әнием Гөлнара Шәйдулла кызы Таҗетдинова турында дәвам итәм. Әнием 1979 нчы елның ноябрендә Озын Куак авылында туып, шушы авылның мәктәбендә белем ала. Ул балачактан ук укытучы булырга хыялланган. Шушы хыялын тормышка ашырыр өчен ул бик күп көч куйган. Бүгенгесе көндә әнием туган авылында, үзе укыган мәктәптә белем бирә. Ул татар теле һәм әдәбият дәресләрен укыта. Әни еш кына үзе укыткан укытучылар турында сагынып сөйли. Әдәбиятка булган мәхәббәтен дә үзенең сыйныф җитәкчесе Тәскирә апа Әхмәтова уяткан дип искә ала.

   Мәктәпкә килгән һәр баланы яңа гына чыгып килүче үсенте белән чагыштырырга мөмкин. Әгәр дә инде укытучы вакытында сулар сипсә, күңел җылылыгы белән җылытса, ул киләчәктә чәчәк атар, үзенең җимешләрен бирер. Ә моның өчен олы йөрәкле, саф күңелле, ярдәмчел, игътибарлы булырга кирәк. Минем әнигә нәкъ шундый сыйфатлар хас.

   Әнинең дәресләре кызыклы, бай эчтәлекле, күңелле үтә. " Татар теле – үз телебез, аны яратырга кирәк”, - дип өйрәтә ул. Минем әни сабыр да, ул кирәк чакта мактый да, кисәтә дә белә. Ул белемнең киләчәктә үзебезгә бик кирәк булуын аңлата, китапка мәхәббәт тәрбияли, намуслы булырга өнди. Аның дәресләре – үзе бер тормыш. Әдәбият дәресләрендә акны карадан, яхшыны яманнан аерырга өйрәтә ул. Авыр минутларда мин  аның киңәшләрен искә төшерәм.

   Мәктәп, укытучы, әни бу өч сүз дә гомере буе бала күңелен җылытып яши. Мин үз әнием белән горурланам һәм аңа катлаулы эшендә уңышлар телим.

                         Нинди сүзләр белән, ничек итеп

                         Рәхмәтемне әйтә алам соң?

                         Киң күңелле, мәрхәмәтле булып,

                         Күңелләрдә мәңге каласың!

 

Просмотров: 739 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 5.0/4
Всего комментариев: 2
2 язучы  
0
ник укытучылардыр инде!безнең Оын Куак балалары узләре дә бик талантлылар!

1 gelfija  
0
Озын Куакнын татар укытучылары молодцы! Укучылары берсеннян-берсе яхшы сочинениеляр язалар. Урмайлар сез кайда?????

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...