Главная » 2010 » Ноябрь » 16 » Көмеш каләм: Юнысова Румия,Озын куак авылы
16:44
Көмеш каләм: Юнысова Румия,Озын куак авылы

Чувашстан Республикасы Батыр районы

Озын Куак урта мәктәбе, 11 нче сыйныф

укучысы Юнысова Румия

 

                                                                                   Җитәкчесе: Хамдеева Рузия Хатыйп кызы

Инша

Ана - бөек исем

                                                                                               

                                                                                                                     Ана - бөек исем,

   Нәрсә җитә ана булуга!

                                                                                                                   Хатыннарнын, бөтен матурлыгы

     Бөтен күрке - ана булуда!

                                                                                                                                                      Һ.Такташ.                                                               

 

       Әни! Һәркем өчен иң якын, иң кадерле һәм изге исем бу. Телебез "әни” дигән сүз белән ачыла. Туган телебезне дә "ана теле” дип әйтүебез дә юкка гына түгел.

   Әниләр - гомер буена безнең җан юлдашыбыз, терәгебез, киңәшчебез, яклаучыбыз. Без куанганда куанып, без кайгырганда кайгырып, безнең белән бергә сулап, бергә көлеп яшәүчеләр дә - әниләребез. Без авырганда, төннәр буе безне юатучылар, күз карашы белән иркәләүчеләр дә - безнең әниләребез.

   Һәр балага үз әнисе кадерле һәм якын. Алар безне тугыз ай буе йөрәк түрләрендә йөртеп, безнең белән сөйләшеп, иркәләп, дөньяга китергәннәр. Дөньяга килгәч тә, безне йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләгәннәр, еласак, җыр көйләп  юатканнар, татлы йокыдан  иркәләп уятканнар. Яшәргә көч-дәртне дә иң элек безгә әниләребез бирә, гомер буена кайгы-шатлыкларыбызны да әниләребез уртаклашып яши.

   Әни сүзе иң элек туган туфрак, туган нигез белән бәйләнгән:

                                                                       Туган илне Ватан - ана, диләр,

                                                                       Ул анадай кыйммәт булганга;

                                                                       "Ана”дан да гүзәл бармы бер сүз?

                                                                       Әйтегезче, дуслар, туганнар!

    Әнкәй...Кадерләп, назлап әйтәбез бу сүзне.Күңелебездә булган бөтен рәхмәтне дә шушы гади сүзгә салабыз. Һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбызга шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әнкәебезгә дәшәбез.

   Юкка гына язучылар һәм шагыйрьләр бу изге затларга үзләренең  иҗат җимешләрен багышламаганар.  Рәссамнар да аларны иң матур буяулар белән чагылдырганнар. Җырчылар исә әлеге бөек кешеләребезгә мәдхия җырлыйлар.

   Аларның барысына да фидакарьлек хас. Балаларына җан биреп кенә калмыйча, аларның һәркайсын илебезгә, халкыбызга кирәкле кеше итеп тәрбияләү, сау-сәламәт үстерү, аларның рухи байлыгын кайгырту - аналарның зур фидакарьлеге. Кешелеклелек, тырышлык, гаделлек, олыларга ихтирам, кешеләргә мәхәббәт кебек изге хисләр дә балалар күңеленә бишек җыры, ана назы аша салына.

   Иң беренче чиратта, без әниләребезгә шушы якты дөньяга китерүләре өчен рәхмәтлебез.

                                                                      Рәхмәт, әнкәй, сиңа:

                                                                     Ярый әле мине тапкансың,

                                                                     Җырлар җырлый-җырлый,

                                                                     "Иркәм!” диеп,

                                                                     Төннәр йокламыйча баккансың...

    Дөньяга тугач та, бала ана өчен яшәү мәгънәсенә әйләнә. Иң авыр вакытларда бала анага сыена. Ярдәм сорап   анага бара. Иң дөрес киңәшләрне дә бала анадан ала. Анада иң гүзәл сыфатлар, иң татлы хисләр тәүге бала тугач ук уянадыр, мөгаен.

   Тик ана күңеле  балада, бала күңеле балада дип юкка гына әйтмиләр шул. Ана үлгәнче үзенең баласы турында кайгырта, бар назын сабыена бирә, баласын аякка бастыру өчен бар көчен куя. Ә бала дөнья мәшәкатьләре аркасында әти-әнисен оныта. Шуңа күрә дә бик күп аналарның картлыгы өшеткеч ялгызлыкта үтә.

           Әле бит җир йөзендә чит кеше баласын алып, үз баласыннан артык күреп үстерүче батыр аналар да бик күп. Үзенең бөтен саулыгын, мәхәббәтен, назын чит кеше баласына бирүче мондый аналарга икеләтә һәйкәл куярлык.

   Әлбәттә, ана назын тоеп яшәү – зур  бәхет ул. Баланың төп таянычы – аның әнисе. Бала шуны тоеп үсәргә,  үз анасын хөрмәт итәргә өйрәнергә тиеш. Әниләребезнең хәер-фатихасыннан чыгырга безнең хакыбыз юк. Без әниләргә беркайчан да кайгы, сагыш күрсәтергә тиеш түгел. Бар теләгем: әниләребез тыныч, рәхәт тормышта яшәсеннәр иде.

                                                                          Мәңге яшәгез сез - әниләр!

                                                                          "Син булганга, әни, без бәхетле,

                                                                          Син булганга, якты көнебез.

                                                                          Безнең белән син дә бәхетле бул”

                                                                          Иң кадерле, якын кешебез.

    Мин  иң кадерле кешем - әнием турында язарга телим. Әнием Юнысова Рафия Рахимулла кызы 1967нче елның 9нчы апрелендә Чувашстан Республикасы Батыр районы Озын Куак авылында туа. Җиде яшендә ул мәктәпкә укырга керә.   Беренче класстан унынчы класска кадәр үзен сәләтле укучы итеп күрсәтә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, әнием  Чабаксар шәһәрендә  медицина училищесын бетереп, Батыр районының үзәк шифаханәсенә теш куючы булып эшкә урнаша. Менә инде күптән түгел аның бу эштә эшләвенә  24 ел булды. Әниемә бу эштә эшләү бик ошый, күңеленә ята. Ул бар күңеле белән абый-апаларга, әби-бабайларга матур-матур тешләр куя.

     Әнием  бик тә татар җырларын җырларга ярата. Аның көе дә, моңы да бу җырларда бик әйбәт күренә, ишетелә.

     Әниемнең туганнары бик күп. Алар илебезнең төрле почмакларында яшиләр. Һәр Корбан, Ураза бәйрәмнәрендә, Гает кичләрендә алар барысы да җыелып безгә кунакка кайталар.

    Әнием үзе генә ике бала тәрбияләп үстерә. Без абыем белән әниебезне шатландырып, яхшы укырга һәм тәрбияле булып үсәргә тырышабыз.

    Мин әниемне бик нык яратам һәм аның белән горурланам. Әни минем өчен һәрвакыт үрнәк булып тора. Мин дә аңа охшарга тырышырмын.

 

Просмотров: 2128 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 5.0/5
Всего комментариев: 1
1 gelfija  
0
Ана назын тоеп яшәү – зур бәхет ул. Баланың төп таянычы – аның әнисе. Румия сенелем, бик матур язгансын эниен турында. Эле дя бар эниляр доньяда. Эниляр тыныч тормышта, саулыклары белян яшясенняр.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...