Главная » 2010 » Ноябрь » 20 » Көмеш каләм: Фаткуллина Кадрия, Урмай авылы
19:26 Көмеш каләм: Фаткуллина Кадрия, Урмай авылы | |
Җитми калса көч, я сабырлык,
Сиздермичә ярдәм иткәнсез, Сез иң күркәм кеше икәнсез. Укытучы турында сүз чыккач, шагыйрь Фәнис Яруллинның " Иң гүзәл кеше икәнсез”- дигән, әнә шушы шигъри юллары искә төшә. Укытучының исеме генә дә ни тора бит! Укытучы дигәч, минем күз алдыма иң беренче Укытучым килеп баса. Дөрестән дә, мәктәп бусагасы аша белем иленә алып керүче кешем - беренче укытучым! Ул безнең йөрәкләргә беренче тапкыр гыйлем орлыкларын сипте, иң беренче хәрефне танырга өйрәтте, безнең кечкенә генә кулларыбызга саклык белән генә каләм тоттырды. Мондый укытучылар Урмай урта мәктәбендә бик күп. Аларның һәркайсы турында күп итеп сөйләргә мөмкин булыр иде. Ә минем сүзем шуларның берсе – Тукаева Нурдания Насретдиновна турында. Ул – тәҗрибәле белгеч. Быел ул үзенең утыз дүртенче хезмәт елын башлады. Алынган эшне ахырына кадәр башкарып чыгу, булсын дип көенә, туктаусыз эзләнә һәм яңалыкка омтылу – болар Нурдания апамның эш стилен билгеләүче сыйфатлар. Нурдания апа дөньядагы барлык яхшы сыйфатларны үзенә туплаган: киң күңеллелек, тырышлык, кешеләргә чиксез мәхәббәт, ягымлылык, гыйлемлелек... Анардагы сабырлык – аналар сабырлыгына тиң. Мин беләм – сезгә җиңел түгел, Күпме язмыш сезнең кулларда. Ышаныгыз, һәрчак без булырбыз Сез күрсәткән туры юлларда! Нурдания апамның һәр дәресе кызыклы, мавыктыргыч булып үтә иде. Берәр кагыйдәне китереп чыгарыр өчен укытучыбыз әллә нинди ситуацияләр уйлап таба иде. Уйландырыр, фикер йөртер өчен юнәлешле сораулар биреп кенә тора. Ул бервакытта да сиңа каршы төшми, дөрес түгел дими. Ә кем башкача уйлый? Менә аның яраткан соравы. Уйланырга, эзләнергә мәҗбүр буласың?... Чыннан да, без Нурдания апабызга бик нык ияләндек, үз иттек, үз әниебездәй якын итеп күрәбез! Без Сезгә бик рәхмәтлебез! Укытучым! Уңышларыгызга сөенеп, бәхет хисе кичереп яшәгез. Һәр таңны сау- сәламәт каршылагыз, замана авырлыклары, күңел төшенкелеге сезне читләтеп үтсен! Дан һәм хөрмәт сиңа, Укытучым! 6 б сыйныф укучысы Фаткуллина Кадрия Комсомол районы Урмай урта мәктәбе. | |
|
Всего комментариев: 10 | |||||||||||
| |||||||||||
...
Наш опрос
Мишар
Статистика
...
...
...
...
...
Мини-чат
...
...
Друзья сайта
...