Главная » 2010 » Ноябрь » 13 » Көмеш каләм: Чебенова Айгөл, Кыр Бикшиге авылы
22:03
Көмеш каләм: Чебенова Айгөл, Кыр Бикшиге авылы

Чувашстан Республикасы Батыр районы Кыр Бикшиге урта мәктәбенең

XI сыйныф укучысы Чебенова Айгөлнең "Өмет йолдызым”  исемле сочинениесе. 

 

Укытучысы: Мәхмүтова     Рузалия Харис кызы                                   

                                                                     Укытучы!                                                      

                                                               Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,

                                                                           Синдәдер ул йөрәкләрнең иң җылысы.

                                                                           Һәр көн сиңа ничә сабый карап тора

                                                                                           Алар сине әниседәй якын күрә.

2010 ел-Укытучы елы.

             Шул уңайдан үземнең иҗади эшемне озак еллар буе укытучы булып эшләгән Макачев Зарифҗан Сафиулла  улы турында язарга булдым.

Кулымда Зариф Сафиулловичның "Өмет йолдызым” исемле шигырьләр китабы. Шигырьләрен укыгаен саен, укытучым турында белергә теләвем тагын да  артты.Шул уй белән мин Зарифҗан абый йортына юл тоттым.Мин килгәндә ул ишегалдында иде.Без өйгә уздык.

                            "Укытучы-артист, художник, үз эшенә кайнар мәхәббәт белән караучы кеше булырга тиеш. Укытучыга барысын да белергә кирәк.”

Бу сүзләр нәкъ Макачев Зарифҗан турында әйтелгән диярсең.Ул үзенең ярты гасыр гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган.

Макачев Зарифҗан Сафиулла улы Батыр районы Кыр Бикшиге авылында 1925 елның 15  февралендә уртача крестьян гаиләсендә туа.

Авылдагы 7 еллык мәктәпне тәмамлагач,1934-1942 елларда Батыр педучилищесында укый.

"Педучилищеда укыганда Сура буенда блиндажлар, окоп казып йөрдек, ә Мәскәү астында немецларны безнең гаскәрләр тар-мар иткәч, безне кире укырга кайтардылар,”дип искә ала ветеран.

Ватанын яратучы, аның язмышы өчен кайгыручы кеше ул көннәрдә фронтка ашыга.Зарифҗан ага да 18 тулганын көтеп тормыйча, 1943 елның 15 январендә, авылдашы Сәнҗәпов Рахимулла белән бер көнне фронтка чыгып китә.

                            Оренбург өлкәсенең Тотцкий хәрби училищесында 6 ай эчендә артеллиристик инструменталь разведка командиры итеп әзерләп чыгаралар.392 артполк, разведбатареяда отделение  командиры булып Көнбатыш һәм 3 белоруссия фронтларында хезмәт итә.

                            Фашистлар тырнагыннан Орша, Борисов, Минск, Гродно, Пилькаллен, Рагнит,Таплау, Летцен, Алленбург, Норденбург, Брайнсберг, Хайлиегенбайль һәм Кенисберг шәһәрләрен азат итүдә катнаша.

                            Зарифҗан ага Бөек Ватан сугышы фронтларында зур батырлыклар күрсәтә. Бер мәртәбә яралана, 2 мәртәбә контузия ала, шуңа карамастан  яңада сугышка омтыла. Ватанны дошманнан азат итү аның намус эшенә әверелә. Ватаныбыз да аңа бурычлы булып калмый, сугышта күрсәткән батырлыкларын югары бәяли.Ул 1 дәрәҗәдә Ватан сугышы ордены, 14 медаль һәм 2 Верховный главнокомандующий имзасы куелган рәхмәт хаты белән бүләкләнә.

 

Нәкъ өч елдан , 1943 елның гыйнварендә. Макачев Зарифҗан Сафиулла улы исән-сау туган авылына әйләнеп кайта. Әмма фронттан кайткан егетне ял иттереп тормылар, туган мәктәбенә укытучы итеп эшкә чакыралар. Шул ук елны Казан пединститутының тарих факультетына читтән торып укырга керә һәм 1951 елда аны уңышлы гына тәмамлый.

                            Шулай итеп, зарифҗан аганың педагогик эшчәнлеге башланып китә. 15 ел мәктәп директоры, 8 ел завуч, 3 ел оештыручы булып эшли. Барлыгы 50 ел һәм 6 ай. Эш дәверендә берничә мактау грамоталары белән бүләкләнә. 1964 елда "Мәгариф отличнигы”, 1965 елда "Чуваш республикасы мәктәпләренең атказанган укытучысы исеменә лаек була.

                            1958-1972 нче елларда Кыр Бикшиге мәктәбе директоры булап эшли һәм эшләү дәверендә республикада беренчеләрдән булып, мәктәп каршында "уку комбинаты” оештырып җибәрә. Бу комбинат 1958 елдан 1970нче елга кадәр эшли, анда авыл яшьләре урта белем белән бергә, төп хезмәтләреннән аерылмыйча, яңа һөнәрләр дә үзләштерәләр. Монда яшьләр генә түгел, олы яшьтәгеләр дә бик теләп йөриләр. Ә олыларның белемгш омтылулары балаларга да уңай йогынты ясый. Шуңа күрәдер, 1950-1960 нчы елларда Кыр Бикшиге мәктәбе районда иң яхшы мәктәпләрнең берсе булып исәпләнә. Өлгереш, физкультура һәм спорт, үзешчән сәнгатьтә беренчелекне беркемгә дә бирми.

Кичке мәктәп,

Чәчәк кебек

Яшьләр –

Укучылар минем алдымда.

Коммунизм,

Белем

Бердәй булып

Тора кебек алар алдында.

 Зарифҗан Сафиулла улы 1975-1981нче елларда класс җитәкчесе булып эшли һәм ул җитәкләгән класс 5тән алып 10 га кадәр иң алдынгы класс булып чыга.

Ул класста дәрес биргән күп укытучылар бүгенге көндә дә аларны сагынып искә алалар: "Алар янына дәрескә керергә атлыгып тора идек”,- диләр.

 

  "Шигырьләр язарга нәрсә өтәргеч бирде?” –  дигән соравыма Зарифҗан ага болай дип җавап кайтарды:             

"Үземнең класста бер ел ана теле укыттым һәм шул елларда "Яшь талантлар” дигән әдәби түгәрәк оештырып җибәрдем. Класстагы һәр бала  диярлек шигырь авыруы белән "авырый” башлады! Шул еллардагы альбом да саклана”, –  дип сагынып искә ала Зарифҗан ага.

                            Балаларга шигырь "чире” ияртүенең төп сәбәбе дә бар: Зарифҗан Сафиулла улы үзе дә киң мәгънәле, тирән эчтәлекле матур-матур шигырьләр, мәсәлләр иҗат итә.Аларның һәрберсе "Авангард”, "Вакыт”, "Социалистик Татарстан”, "Татарстан яшьләре” газеталары, "Совет мәктәбе” журналы битләрендә дөнья күргән.

Йоклый иде йөрәк,

Сүнгән иде теләк

Шигъри көчем сынап карарга.

Рәхмәт сиңа дустым,

Килеп кулым кыстың

Һәм дәрт бирдең миңа язарга,

дип яза Зарифҗан Сафиулла улы  "Рәхмәт, сиңа, дустым” дигән шигырендә.

                             Үзенең укытучыларына булган  хисләрен Зарифҗан ага "Укытучыма” дип исемләгән шигырендә күрсәтә:

Байтак еллар үтте,

Ул көннәрдән бирле,

Син һаман яшь, апам,

Күз нурым!

Кем генә үз авылының гүзәллегенә, табигатенең матурлыгына сокланмый. "Бикшигем” шигырендә мин шуның ачык бер мисалы дип уйлыйм.

Сылуларын бөтен  тирә-якның,

Кемдер бергә җыйган диярсең,

Кызларыбыз матур, егетләрен

Телдән-телгә мактап сөйләрсең.

  Авылыбызның горурлыгы булган Фәтхи Бурнашка багышланган шигырьләре бик күп. "Ялгыз тирәк” исемле шигыренә тукталып үтәсем килә:

Моңсу гына шаулый җилләрдә.

Тормыш давылларын

Күп кичергән

Нидер тели кебек сөйләргә...

Сугыш темасы да читләтеп үтелми Зарифҗан ага иҗатында:

Империя бүген күзен ачты-

Адәм ашый Чәчән кырларында.

Хатын-кызлар, сабыйларның каны

Палач аяк баскан юлларында.

Чират кемгә хәзер?кайсы якта?

Нинди халык канга батырылыр?

Күпме яшь егетләр табутларда

Туган илләренә кайтарылыр?

                             Татар-мишәр халкы турында язылган шигырьләренең берсе "Мишәрләр”. Бу шигырендә мишәр, татарның күптән бергә аерылгысыз,бер халык булуы турында языла:

Искитәрлек

Ничә гасыр үткән

Халык үз исемен саклаган.

Йортсыз-җирсез

Калса калган, ләкин

Телен вә иманын сатмаган.

                            Мәктәптә үткәрелә торган төрле чараларда Макачев Зарифҗан Сафиулла улының шигырьләрен киң кулланабыз. Фәтхи Бурнашның 90,100,110 еллыгын үткәргәндә дә Зарифҗан ага шигырьләрен бик яратып укыдык:

Хуш килдегез безгә, туганнар!

Каршылыйбыз ачык йөз белән

Чын йөрәктән чыккан сүз белән

Иң кадерле – ипи-тоз белән!

Чувашстан – Батыр яклары

Күңелегездә уелып калсын дип,

Татар, чувашларның дуслыгы

Якты маяк булып янсын дип.

Зарифҗан ага шигырьләрен, мәсәлләрен укып, мин шундый нәтиҗә ясадым: Шагыйрьнең теле гади, һәр укучыга аңлашлы. "Бер иптәшкә” шигырендә бу фикерне ул үзе болай яза:

Әйт, син фикереңне

Ачык итеп

Гади итеп кеше аңларлык

Ә сүзлүрең йөрәкләрдә калып

Алар белән булсын янарлык.

Димэк, фикерләрең йөрәкләрдә калырлык, кешене уйландырырлык булсын.

                            Зарифҗан абыйның "Өмет йолдызы” исемле шигырьләр җыентыгындагы шигырьләрен укып чыккач, миндә горурлык хисләре туды. Гади авыл укытучысы итеп караган укытучым катлаулы тормыш юлы үткән, Ватанына, халкына тугрылыклы хезмәт иткән.

                            Макачев Зарифҗан Сафиулла улы җәмгыять эшендә дә актив катнаша. Бер мәртәбә район Советына, җиде мәртәбә авыл Советына депутат итеп сайлана.

 

                            Спорт ярышларында, шахмат-шашка турнирларында беренчелекне берәүгә дә бирми, моңа шаһит булып бик күп мактау грамоталары тора. 

 

 

 

Зарифҗан Сафиулла улы тормыш иптәше Ләмига апа белән биш бала тәрбияләп үстерә. Олы уллары Илдар Казан ветеринария институтында аспирантура тәмамлагач, озак еллар фәнни-тикшеренү институтында фәннихезмәтләр булып эшли. Бүгенге көндә Казан шәһәрендә яши.

Кызлары Гөлшат белән Рәмзия, уллары Наил да югары белем алалар, Чаллы шәһәрендә яшиләр.

                            Тормыш иптәше Ләмига апа 1924нче елда Балык Бистәсе районы Олы Әтнәк авылында туган.1948-1950нче елларда Казан педагогия институтында укыган. Үзенең бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә, аларга белем бирүгә багышлаган. Авылга килен булып төшкән елны, 1950-1951нче елларда, авыл мәктәбендә ана теле укыта. 1951-1957нче елларда күрше Озын куак авылында көч куя, 1958нче елдан алып лаеклы елга киткәнче, Кыр Бикшиге мәктәбендә башлангыч класс укучыларына белем бирә. Куйган хезмәте югары бәяләнә- Ләмига апа да "Хезмәт ветераны” исеменә лаек була.

Еллар буе янып эзләдем

Таптым сине, таптым барыбер

Минем өчен булдың кадерле

Йөрәгемдә булдың бердәнбер.

Сизмәдек тә еллар үткәнен,

Тәгәрәшеп үсте биш бала.

Күпме яңа гаилә, оныклар

Киләчәккә таба юл ала.

 

  Бүгенге көндә Зарифҗан ага ходай биргән гомеренә куанып яшәп ята. Аңа калган гомерендә саулык, бәхет, иҗади уңышлар теләп калам!

 

Просмотров: 1779 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 3.8/4
Всего комментариев: 5
5 gelfija  
0
Жинуен белян! Молодчина!Унышлар узеня!

4 Рәйхан  
0
Татар халкында "исеме- җисеменә туры килә" дигән мәкаль бар.
P.S. шаяртам, билгеле...

3 gelfija  
0
Ряйханга.Нигя кешенен фамилиясеннян келергя? Фамилиясе ЧЕБЕНОВА булса да нинди яхшы сочинение язган. Фамилия кешене матурламый, э кеше фамилиясен матурлый!

2 Рәйхан  
0
Чебенова Айгөл!
сочинение бик эйбэт язылган, тик ФАМИЛИЯГЕЗ генә бик сәер... сезнең бабагызның исеме ЧЕБЕН булмагандыр инде????? =)))))))

1 gelfija  
0
Нинди лаеклы кешеляр бар, искиткеч яхшы сочинение! Молодец! Укучы язган диеп уйламассын, бер журналист кебек язган.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...