Главная » 2010 » Ноябрь » 15 » Көмеш каләм: Бурчаклы Гөлия, Озын Куак авылы
21:01
Көмеш каләм: Бурчаклы Гөлия, Озын Куак авылы

                              Чувашия Республикасы, Батыр районы,  Озын Куак урта мәктәбенең  9нчы сыйныф укучысы       Бурчаклы Гөлия Дамир кызы

              Җ итәкчесе: китапханәче Бурчаклы Гөлсинә Ахмадулла    кызы

Инша

Яраткан укытучым - әтием.

Укытучы!

                                                             Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,

                                                             Кирәк чакта батыр да син, сабыр да син,

                                                             Бик җаваплы, авыр синең  хезмәтең дә,

                                                             Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.

     2010 нчы ел – Укытучы елы дип игълан ителде.Әмма укытучыга, аның ихтыяҗларына игътибар  бер ел  белән генә чикләнмәсен иде. Чөнки укытучы җәмгыятьнең киләчәген әзерли, ил һәм милләт гаме белән яши, шәхси тормышын мәктәп тормышыннан аерылгысыз итеп күрә. Ул – иң кирәкле, иң гуманлы, иң җаваплы һөнәр иясе. Шуңа күрә ул даими игътибарга, хөрмәткә лаек.

     Укытучы! Әти - әни сүзе белән янәшә куелырга хаклы булган олы исем! Сезгә нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә аз булыр төсле. Сез безне һәр ел саен тылсымлы белем иленә алып керәсез, кулларыбыздан җитәкләп, фән сарайлары буйлап йөртәсез, белем серләренә төшендерәсез. Сезнең күзләрегездә йөзәрләгән бала йөрәгенә ялкын кабызучы  мәңгелек ут, сезнең кулларыгыз да ана куллары кебек йомшак. Сез талант кешесе! Укытучы дигән бөек исемне  һәрбер кеше дә йөртә алмый. Минемчә, аның өчен табигать биргән зур илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч һәм ныклы белем кирәк. Гомер – гомергә  укытучы маякчы, җитәкләүче, кеше гомеренең бизәкчесе булып санала.

Ул  бөтен гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Ул балалар күңелендә игелекле, гаҗәеп кешелекле, якты күңелле җан, гомер буе остаз да, үрнәк тә булып кала.

       Укытучы! Изге бер сүз ул. Һәр кеше бу сүзнең мәгънәсенә төшенә. Укытучы бөтен көчен биреп, бөтен яхшылыкны укучыларның күңеленә сеңдерергә тырыша: җирне, тормышны аңларга, аны яратырга өйрәтә. Без, балалар, мәктәптә матурлыкка омтылабыз, якты киләчәккә кул сузып барабыз. Алдыбызда – биек үрләр, шул үрләрне яулый алсак кына, без бәхетле була алабыз. Менә шушы үрләрне яуларга, белем алырга укытучы ярдәмгә  килә. Алар ярдәмендә без үзебезнең рухи байлыкларыбызны ачабыз. Мәктәптә  эшләү өчен балаларны үз балаңдай якын күрергә, алар тормышы белән  яши белергә, уртаклаша алырга һәм, әлбәттә, ныклы белемле булырга кирәк.

        Укытучым! Әлеге сүзне ишеткән һәркемнең күз алдына аның яраткан  укытучылары килеп баса. Безнең мәктәптә укытучылар күп. Алар бөтенесе бә бик әйбәт, үз һөнәрләрен белә һәм ярата. Без бөтен укытучыларны да хөрмәт итәбез һәм безгә белем бирүләре өчен аларга бик рәхмәтлебез. Менә шулар арасында минем өчен якын булган һәм яраткан укытучым  - ул минем әтием. Әтием, Бурчаклы Дамир Минсеит улы, 1967 елның 24 июлендә Батыр районы Озын Куак авылында туган. 1984 елда мәктәпне тәмамлап, Мари дәүләт университетына укырга керә. Үзенең укытучылык эшен 1991 елда туган мәктәбендә математика, музыка укытучысы булып  башлый һәм бүгенгесе  көндә дә балаларга белем бирүен дәвам итә. Укытучы булып, балалар алдына кереп басу өчен, белемле булу гына да җитмидер, аның өчен укытучы булып туарга кирәктер. Минем әти -

нәкъ шундый шәхесләрнең берсе. Әтиемнең принципы: "Алга таба – тырышлык” һәм тагын бер мөһим нәрсә:  "Кайда гына булсаң да, кешелекле булып кала белү”. Ул - бик талантлы, креатив, гадел кеше. Әтием бик хисчән һәм шул ук вакытта кырыс та. Минем генә түгел, күп укучыларның күңелен яулаган, үзенең таләпчәнлеге белән дәрес темасына ансат кына алып кереп китә  белүче укытучыларның берсе ул. Әтинең дәресендә утырырга бик яратабыз. Чөнки ул һәр теманы безгә җентекләп аңлата, авырракларын, безгә аңлашылганчы, йөз тапкыр аңлатырга да риза ул. Әтием -  һәр баланың күңеленә ачкыч таба, сәләтен  үстерә белүче чын укытучы, зирәк  тәрбияче. Ул укучыларның фикерләү сәләтен, тестлар белән эшләргә өйрәтүгә, бердәм дәүләт имтиханына әзерләнү мәсьәләләренә аеруча зур игътибар бирә. Шуңа күрә эш нәтиҗәләре дә куанычлы. Укучыларының уңышлары өчен әтием ихлас күңелдән шатлана. Димәк, күп көч куйган хезмәте эзсез югалмый. Аның байлыгы һәм бәхете – үз эшен яратып башкаруында, теләгән һәр эше белән шөгыльләнә алуында, тормышының тәмен белеп яшәвендә. Бөтен байлыгы әллә кайда түгел.... үзенең музыка кабинетында.Әтием идеяләргә бик бай. Яңадан – яңа бәйгеләр, кичәләр оештырып, бөтенебезне дә катнаштырырга тырыша. Һәрберебезгә дә аерым метод кулланып, бөтенебездә  дә ниндидер талант табарга, аны үстерергә тырыша. Ул бик оста итеп баянда уйный, гаҗәеп матур итеп җырлый. Аның күңел чисталыгы, тормышны яратуы, оптимистик рухы безгә дә күчә. Минем яраткан әтием миңа терәк, кирәк чакта язгы җилдәй йомшак, ә кайчагында шелтәләп алган вакыты да була. Ул безгә җил – яңгыр тидермичә, һәрвакыт ярдәм кулы суза.Укытучы гына түгел, безнең киңәшчебез  һәм сердәшчебез дә. Аның акыллы киңәшләрен, үгет – нәсыйхәтләрен беркайчан да исебездән чыгармабыз. Мин аның хезмәт сөючәнлегенә сокланам һәм матурлыгы, сабырлыгы, нык холыклы һәм көчле рухлы булуы алдында баш иям.  Мең рәхмәт әтием сиңа!                                   

 

15.11.2010 ел.

 

 

 

                                                                                                 

                                                                               

 

 

Просмотров: 882 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 4.0/3
Всего комментариев: 1
1 Gala  
0
Искиткеч матур сочинениен. Этиенне укытучын очен геня тугел, э этиен булган очен тагында яратасын. Этиен бик терле яктан килгян кеше. Математика хям музыка.... анын дяресляре жинел утядер.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...