Главная » 2010 » Ноябрь » 11 » Көмеш каләм: Бедертдинов Илнас, Каенлык авылы
11:24
Көмеш каләм: Бедертдинов Илнас, Каенлык авылы

Чувашстанның Комсомол муниципаль районы Полевошептахово урта  белем бирү мәктәбе

 

Инша

" Каенлыгым-куанычым,

Тиңдәшсез гүзәл ягым! " 

                             Башкарды 6 нче сыйныф    укучысы Бедертдинов Илнас. 

Каенлык- минем туган җирем,

                       Әкиятләрдәй гүзәл илем,

          Мәңге,мәңге күреп туймамын...

  Бала дөньяга килә,беренче тапкыр туган нигезендә үзенең тавышын  яңгырата.Бу вакытта әле ул бернәрсә аңламаса да, әни назын тоеп, ата-бабаң нигезендә яши башлый.

  Һәркемнең туган җире,туган авылы була.”Туган җир”, "туган авыл”- иң кадерле сүзләр.  Кешеләрне туган җире ашата, үстерә, гүзәл табигате белән иркәли, яшәргә шартлар тудыра. Туган җире аның турында кайгырта: укыта, белем бирә, аны кеше итә, хезмәткә өйрәтә.

  Минем туган җирем- Чувашия Республикасы, Комсомол районы, Каенлык авылы. Ул район үзәгеннән 12 км ераклыкта урнашкан.

Авылым 23 августта 1929 елда төзелә башлаган. Монда беренчеләрдән булып Алим бабай  Урмай авылыннан күчеп килгән. Аның белән бергә тагын берничә гаилә килеп йорт салганнар. Шулай итеп Каенлык авылы туган. Авылдагы кизләүне дә Алим бабай тапкан. Бүгенге көндә дә авыл халкы һәр көн шушы чишмәгә су алырга йөриләр. Алар чебен- черкидән куркып авыл тирәсенә каен утыртабыз диеп уйлаганнар. Бүгенге көндә дә авылыбыз каен агачына бик бай булмаса да, Каенлык исемен тота.

  Авылым бик матур урында урнашкан, тирә-якта ерак түгел күрше авыллары бар.Анда башка дин кешеләре яшәсә дә, без алар белән бик тату торабыз. Бер күрше авылын бездән "Чыбыклык”күле аерып тора. Җәй көннәрендә шушы күлдә без рәхәтләнеп су коенабыз, балык тотабыз. Хәтта күрше авыллардан да килеп балык тотып ял итәләр. Ә инде кичләрен яшь  парлар күл буенда үзләренең мәхәббәт хисләрен бер-берсенә аңлата.

   Тагын бер күл, элек аны әбиләр "Фазыл” күле дигәннәр, ул авылдан бераз ерак, көнбатыш ягында.Үз вакытында бик матур, иң тирән күл булган. Кызганычка каршы, ул хәзер кипкән, анда булган балыклар да үлеп беткәннәр. Бәлки, киләчәктә без аны дуслар белән аруларбыз һәм ул элеккечә шаулап торыр.

      Тагын бер күрше авылын "Сендер” тавы аралаштыра. Кавказ таулары кебек ул ташлы түгел, безнең тауда чирәм, чәчәк үсә. Ә кышын ул таудан чанада шуарга бик әйбәт.

     Авылымның тирә-ягы гына түгел, үзе дә бик гүзәл.

    Авылыбызда хәзер 80 йорт бар, алар ике урам булып төзелгән. Хәзер инде безнең авылны танып булмый. Һәр өйдә газ, телефон  кергән, суы кергән,суы чыккан. Кечкенә генә булса да авылым: анда ике кибет, клуб бинасы, мәктәбебез, мәчетебез бар.Мәчеткә күбрәк карт бабайлар йөриләр, ә җомга көнне күп кенә яшьләр дә бара. Без кечкенә авылыбызда мәчетебез булганга бик горурланабыз.

   1929-2009 еллар. 80 яшь.  80 ел дигәч, күз алдына ак сакаллы, таякка таянган карт бабай килеп баса. Тик минем авылым карт түгел, аны елдан ел яңа йортлар, бала-чагалар яшәйтеп тора.

  Авылымны башлангыч класс мәктәбе бизәп тора. Мин анда 4 ел белем алдым. Шушы еллар дәверендә мәктәбебездә күп кенә укытучылар хезмәт куйган. Хәзер анда Гөлгенә һәм Гүзәлия апалар армый-талмый белем һәм тәрбия бирәләр. Беренче мәктәбемне, беренче укытучымны мин гомер буена исемдә саклармын.

   Элек күрше авыл белән безнең бер колхоз булган, хәзер авылыбызга үзенә бер хуҗалык. Ул авыл кешеләре өчен бик җайлы, чөнки тиз генә килеп төрле кәгазьне документлаштырып китәргә булдыралар.

  Соңгы елларда авылыбызда бик матур йортлар барлыкка килде. Авыл яшьләре укуларын тәмамлап авылга кайта. Мин дә каникул вакытында шәһәргә барсам, йөрәгем авылымны юксына, тизрәк кайтасы килә. Шуңа күрә үскәч авылда, төп йортта, әниләр янында калырга уйлыйм. Авылыбызда кешеләр бик тату, бик дус, бер-берсенә булышып яшиләр. Урамнарда бала-чага тавышы яңгырап тора.

   Киләчәктә дә авылыбыз яшәреп, матур-матур йортлар өстәлеп, мәрхәмәтле кешеләр булып торсын иде

    Минемчә,кеше үзенең туган йорты, нигезе булганга бик нык шатланырга тиеш. Аны чын күңелдән яратырга, хөрмәт итәргә, аны матурландырырга тиеш. Мин бакчама һәр ел саен матур-матур гөлләр утыртам, аларны карап тәрбиялим. Яңа сорт агачлар, куаклар утыртам.Үзенең йорты булмаган – ялгыз, бәхетсез була.

  Мәңге тынычлыкта яшә син, туган авылым, туган йортым! Авылым, син һаман минем күңелемдә, мәңге гашыйк мин сиңа!Йөрәгемдә синең түреңне беркем дә,  бернәрсә дә алыштырмас!

    Минем кешеләргә шуны әйтәсем килә: Кешеләр! Үз йортыгызны, туган җирегезне, туган илегезне ташламагыз! Аны яратыгыз! Туган җирне, туган якны ярату, сагыну тойгысы- кеше күңелендә бишек җыры белән бергә уянган гүзәл тойгыларыбызның берсе. Бу тойгы кеше гомере узган саен үсә, көчәя башлый.

Тирәмдә ямь-

Мин шул тормыш тәмен беләм!

Шуны сөям

Сезне җаным-тәнем белән. (Н. Арысланов)

Просмотров: 1442 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 5.0/5
Всего комментариев: 6
6 gelfija  
0
Э сочинение бик эйбет язылган. Молодец!

5 gelfija  
0
Ряйханга.Мина караса 2гэ дигян автор "укучыларыгысссс"ны тянкыйтлягян. Кайбыр вакытта комментарийлярен укыйсын, мяктяптя татар телен укымаганда кебек язалар. Без мишяр булсакта,язабыз бит, татар телендя.

4 Рәйхан  
0
"2гэ"! нигә узегезнең чын исемегезне язмадыгыз? әллә оят булдымы әллә!???
нечего кешенең язмасын тәнкыйтьләргә!!! ошамаса, үзең иҗат ит!

3 2гэ  
0
Сезгэ мэктептэ татар теле hэм эдэбияты дэреслэре кермэдеме эллэ, уз телен кеше шулкадэр ватмас, баламнан оялып булса да бу язмаларны язмам, грамотность житмэгеч. ОЯТ!!!

2 укучыларыгысссссссссссссссссссссс  
0
****(((Урмай -Тукай)))))) татар теле укытучылары сез каяяяяяяяяяяя? безге оят сезнен эчен.ник яздырмыйсыз сачинение шундый зур мяктеблерде. урнек алыгыз кецкене мектеблерден чичкан мене сине.узебез гыреф гадетлерне матур сулемне жылаларны матур сехнеде чыгыш эзерлеу татарны кутяру сездян киле.бетен тире уянды акца кылы булып калмагыз-эш курсятегез. ана хем бала

1 gelfija  
0
Нинди матур итеп авылы турыда язган.Нигядер Урмай авылы турында язма куренми...

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...