Главная » 2010 » Ноябрь » 11 » Көмеш каләм: Ахметова Фирая, Каенлык авылы
11:30
Көмеш каләм: Ахметова Фирая, Каенлык авылы

Чувашстанның Комсомол муниципаль районы Полевошептахово урта  белем бирү мәктәбе 

Инша

"Минем яраткан укытучым”  

 

                                 Башкарды 10 нче сыйныф    укучысы Ахметова Фирая.

 

    Бу дөньяда  нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә,уңышларыбызның башында укытучы торганын һәркем таный.Әйе, нәкъ менә алар безне уку дөньясына алып керде,хәреф танырга, язарга өйрәтте, белгәннәрен хәтеребезгә сеңдерергә тырышты, шуларны үзебездән таләп итте, тәрбияле булырга өндәде.Ләкин шулай да күңелгә якыннары берничә генә була аларның. Кемдер укытучысын кырыс, әмма гадел булганы өчен, кемдер шәфкатьле яки таләпчәнлеге өчен якын күрә.

   Укытучы- иң мөһим һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе.Укытучылар булмаса, бөтен кеше надан булыр иде.Аларның хезмәте авыр, катлаулы, җәмгыятькә күп файда китерә торган.Шуңа күрә укытучыларга бик күп шигырьләр багышлап язылган. Мәсәлән, Х.Халиковның "Укытучым” дигән бер матур шигыре бар:

Барыбызга бер генә,

Белмим,ничек өлгерә.

Үзе шундый сөйкемле,

Нәкъ әнием шикелле,

Шат йөзле укытучым,

Күңелемә иң якын

Кеше ул шуның өчен.

Ул- минем укытучым.

Шатлыгыма сөенә,

Кайгым булса- көенә...

Көн дә гыйлем өләшеп

Илтә белем иленә.

Кадерле укытучым,

Аннан галим беркем дә

Юк сыман шуның өчен.

Ул- минем укытучым!

Кырда иген иксәм дә,

Ул булыр гел уемда,

Маяк булыр уемда

Сөекле укытучым,

Анарга мин гомергә

Бурычлы шуның өчен.

Ул- минем укытучым!

   Бәләкәй чакта мин  укытучы булуы җиңелдер дип уйлый идем. Ләкин үскәч, мин шуны аңладым: һәркемдә дә укытучы булырга сәләт юк. Бик түземле,башкалар белән аралаша белүче һәм белемле кешеләр генә укытучы була ала.

  Безнең мәктәптә укытучылар күп. Алар бөтенесе дә әйбәт, үз һөнәрен белә һәм ярата. Мин бөтен укытучыларны да хөрмәт итәм һәм безгә белем бирүләре өчен аларга бик рәхмәтле.Ләкин минем яраткан укытучым берәү генә.Ул безгә татар телен һәм татар әдәбиятын укыта.

  Апада 6 ел укып, мин аның турында күп әйбер белергә өлгердем.

   Беренчедән, апа бик яхшы һәм кайгыртучан. Ул безне гел яхшылыкка гына өйрәтә, тәртипле булуыбызны тели.Һәрвакыт безгә нәрсәне эшләргә ярый, нәрсәне ярамый икәнлекне әйтә.Ул безне кирәк вакытта мактый, ә кайчак ачулана да белә.Ләкин без аңа үпкәләмибез, ә киресенчә, хатабызны төзәтергә һәм апа әйткәнчә эшләргә тырышабыз. Әйткәнемчә, апабыз бик кайгыртучан.Ул һәрвакыт безнең өчен кайгыра. Берәребез авырып китсә, аның күңеле тыныч түгел. Безне тизрәк терелтер өчен: ”Сиңа моны эшләргә ярамый, син мондый дару эч”,- дип киңәшләр бирә. Ә инде киңәшләре безгә файда китерсә, ул бик нык сөенә. Апа, хәтта безнең өчен генә түгел, әниләребез өчен дә кайгыра, һәрвакыт:” Әти-әниеңнең хәле ничек? Авырмыйлармы?”- дип сорый. Апа укуыбыз турында беркайчан да онытмый. Көн саен диярлек:” Бөтен дәресләргә дә әзерләнеп килдегезме? Кичә нинди билгеләр алдыгыз?”- дип кызыксына.        Ул һәрвакыт дәресләрне ныклап өйрәнергә куша, чөнки киләчәк тормышыбызда мәктәптә тупланган белемнәребезнең безгә кирәк булачагын бик яхшы аңлый. Шулай ук ул безгә көндез ял итәргә куша. Чөнки ял итмичә укысаң, баш авыртуын эләктерергә мөмкин.

   Икенчедән,безнең апа бик белемле.Язып үтүемчә, ул ике фәнне укыта. Икесен дә бик яхшы белә ул. Белмичә инде! Апаның бөтен укып чыккан китапларын саный башласаң... Санап бетерерлек түгелдер алар. Өендә дә, класс бүлмәсендә дә күпме китап ята! Мин апаның шулхәтле күп әйбер белүенә шаккатам.  Ничек кенә истә калдыра икән ул бөтенесен дә?! Аңа карап үземнең дә укыйсы гына килеп тора.

   Мин апаның дәресендә утырырга яратам.Чөнки ул һәр теманы безгә җентекләп аңлата, авырракларын, безгә аңлашылганчы, йөз тапкыр аңлатырга да риза ул.  Шулай ук апа безне һәрвакыт кисәтә:” Бу тема сораулары имтиханда еш очрый, шуңа күрә аңлап калыгыз”.

  Өченчедән,апа безнең белән кызыклы темаларга сөйләшергә ярата. Дәресләрдә буш вакыт калса, ул безгә үзе яки башка кешеләр белән булган кызыклы хәлләрне сөйли. Бу безнең өчен ял итү кебегрәк була.

Дүртенчедән, апа бик тырыш, үз һөнәрен бик ярата. Аннары сәгать икеләрдә генә өенә кайтып китә.Безгә һәрвакыт ял итәргә кушса да, үзенең ял иткәне бер дә күренми. Аның өчен иң мөһиме- мәктәп. Апа безне төрле концертларга әзерли.

   Апаның барлык сыйфатлары миңа ошый. Шуңа күрә ул- минем яраткан укытучым. Мин аңа гомерем буе безгә, укучыларга, күрсәткән хезмәте өчен рәхмәтле булачакмын.

 

 

Просмотров: 2356 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 4.1/9
Всего комментариев: 5
5 всем  
0
дорогие мои, как я понимаю понимаю здесь оценивают качество сочинения, а проверять и тем более переводить комментарии вас никто не просил, и мне кажется нам нужно заниматься тем, чего от нас просят!!!!

4 Алидага  
0
Өченчедән, аңлашыламы сүзеннән соң сорау билгесе куела.

3 Рәйхан  
0
Алида матурым! Язганда орфографик хаталар җибәрмә! Беренчедән, "охшамаса"сүзе рус теленә "похоже" дип тәрҗемә ителә. Синең язганыңны тулысынча русчага күчерсәң, "очень твёрдо-красивое сочинение, если не похоже, не читайте!" була. Икенчедән, алай тупас кыланма!

2 Алида  
0
бик каты матур инша, эгерде охшамаса укымагыз!
Валитова Алсу, безнең апаның исеме, аңлашыламы!

1 gelfija  
0
Безнен якта укытучыны зурлап апа дибез. Бу матур иншада язылган укытучынын исеме бардыр бит. Исемен язсагыз, бялкем анарга приятнырак булыр.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...