Главная » 2010 » Ноябрь » 3 » Көмеш каләм: Айнур ҖАМАЛЕТДИНОВ, Тукай авылы
10:16
Көмеш каләм: Айнур ҖАМАЛЕТДИНОВ, Тукай авылы

                               ЧУВАШСТАН ҖӨМҺҮРИЯТЕ  КОМСОМОЛ РАЙОНЫ ТУКАЙ АВЫЛ УРТА МӘКТӘБЕНЕҢ СИГЕЗЕНЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫСЫ АЙРАТ УЛЫ АЙНУР ҖАМАЛЕТДИНОВНЫҢ "КӨМЕШ КАЛӘМ” БӘЙГЕСЕНДӘ  КАТНАШУ ЙӨЗЕННӘН

"КЕШЕ ҺӘМ ТУГАН ҖИР"

 ТЕМАСЫНА ЯЗЫЛГАН СОЧИНЕНИЕСЕ  

Туган авылым – Тукай

                                          Г.Җамалетдинов  

                                                          Туып үскән авылым Тукай

          Кондырлы суы буенда;

          Бер минутка читкә китсәм дә

          Син бит минем уемда.

                     Кушымта:

           Апрель урталарында китә

          Кондырлы су бозлары;

          Күңелне үзенә тарта

          Тукайның чибәр кызлары.

                              

          Инсафлы аның халкы

          Кизләү суын эчеп үскәнгә;

          Кайда барсам да сагынам

          Гомерем синдә үткәнгә.

                       Кушымта.

 

     Күпләргә таныш авылның

               Батыр-уңган уллары;

               Ераклардан үзенә тарта

               Авылымның сылу кызлары.             

     Кеше һәм туган җир. Бу ике төшенчә бер – берсенә шулкадәр тыгыз бәйләнгән ки, кешене илсез, ә илне кешедән башка күз алдына китерүе кыен. Ә нәрсә соң ул туган ил, туган як, туган җир? Каян башлана соң ул? Ул – без яши торган авыл, без иснәп үскән һава, тирәңдәге кошлар сайравы, кайнар кояш нурлары, келәм төсле ямь – яшел чирәм, халык бәйрәмнәре һәм, беренче чиратта, ачык йөзле, сабыр кешеләре – халкы. Кеше кайларда гына йөрмәсен, нинди гүзәл җирләрдә генә яшәмәсен, ул барыбер үзенең туган ягына омтыла, аның кара туфрагында ялан аяк йөрисе килә. Тугайларда, болыннарда гөрләп үсүче какылар, сарыбашлар, челтерәп аккан чишмә сулары төшләргә кереп йөдәтә

     Кеше күңеле өчен туган як кирәк. Еракка китсә, сагыныр өчен; картайса, балалыгына кайтыр өчен; дошман керсә, яклар өчен. Ерак җирләрдә йөргәндә, кеше читтәге матурлыкны әнә шулай үзенең туган ягы белән чагыштыра. Нинди ямьле җирләр булмасын, минем өчен үземнең районымнан да, туган авылымнан да кадерлерәк, якынрак җир юк…

     Бер чишмә бар якын безнең авылга ул..

     Г.Тукайның бу юлларын укыгач, минем күз алдыма үз авылым килеп баса. Ул – Тукай авылы. Мин һәм минем җиде буын әби-бабаларым шушы авылда туганбыз, аның чишмә суын эчеп үскәнбез һәм иң беренче итеп аның эчкәндә тешләрне чагылдырырлык салкын сулы чишмәсе хакында  язып китәсем килә. Авылым Кондырлы елгасының сул як ярына урнашкан. Елганың уң як ярында чишмәләр күп, менә шуларның берсенә, моннан 110 ел элек бабайлар  бура җибәреп "Кизләү” исеме биргәннәр. Кизләүнең казаныннан көчле су агымы килеп тора. Кизләүгә 1901 елда агач чан куелып улак ясала. Ул Кизләүдән авыл халкы гасырлар буе су алган. Суы бик тәмле булганга, башлыча халык аны аш пешерү һәм чәй кайнату өчен улланган. Соңгы мәртәбә Кизләүгә 1960 елларда ясау эшләре үткәрелә. Кизләүнең үзәгеннән су көчле килгәнлектән аның үзәгенә агач чөй бәрәләр һәм агач чанны тимер-бетоннан ясалган чанга алыштыралар. Кизләү елганың сул ягында урнашканлыктан язгы ташу һәм көзге пычракларда су алырга бару бик кыен булган.Ул вакытларда Кизләүгә су алырга бармаучы кеше уңмаганнардан саналган. Язгы ташу вакытында күперне ташу суы алып киткәндә авылның кызлары-киленнәре ташу суы кимегән вакытта, иртә таңнан утырып калган бозларга баса-баса, су алырга йөргәннәр, хәтта аяклары таеп китеп суга чумучылар да булган. Менә шундый тискәре күренешләрне булдырмас йөзеннән 1990 елларда Кизләү суының улагы   елганың авыл ягына чыгарыла.

Пластмасса труба Кондырлы елгасы суы астына 1,5 метр тирәнлеккә салына һәм авыл ягына матур итеп җылытылган бина ясап куела. Кизләүнең улагыннан су килү хәзер дә зарланырлык түгел.  Хәзерге вакытта лаеклы ялда булган элеккеге

география укытучысы дәү әнием –Мөршидә Җамалетдинованың укучылар белән

күзәтүеннән күренгәнчә, Кизләүнең улагыннан 1 минутка 20 литр су ага. Бу 1 сәгатькә 1200 литр, ә тәүлек буена 28800 литр дигән сүз. Әгәр авылда 450 торак хуҗалык дип санасак бу   

һәр йортка 64 литр дигән сүз. Инде әйткәнемчә, авыл халкы суны башлыча Кизләүдән алган, чөнки авылда ул вакытларда санаулы хуҗалыкларда гына кое булган, ә Кизләү авылны тәэмин итеп торган, дөрес, ул еллар да авыл да кечкенә булган инде. Хәзерге вакытта авылда һәр хуҗалыкта диярлек кое бар. Быел -2010 елның язы һәм җәе коры килгәнлектән авылда 40-50 метр тирәнлеккә бораулап дистәдән артык кое казытылды. Шуларның берсе авылның мәчете янында һәм анда халыкка кышлыгын да уңай булсын өчен мөтәвәлият һәм авылның иҗтимагый Киңәше белән берлектә җылытылган бина ясатылды

     Кизләүдән ерак түгел "Марҗа кизләве” исемен йөртүче кое бар. Риваятльрдән  күренгәнчә (Мирасханә докуметларыннан да ) елганың бер кушылдыгы аша елга суын агызганнар һәм буа буып су тегермәне эшләткәннәр. Бу тегермәннең хуҗасы рус (христиан) кешесе булган һәм мөселман халкы шикләнеп карамасын дип хатынына су алу өчен аерым кое казып биргән. Бу кизләү хәзер дә бар, тик вакыт үтү белән аның юкка чыгуы ихтимал.

     Авылның көнчыгыш ягыннан Кондырлы  суына Кизләүдән агып чыккан чишмә суы һәм төньяктан Чаканлы елгасыннан агып чыккан чишмә суы кушылып, Кондырлы елгасының суын арттыра.     

       Кондырлы елгасы Түбән Тимерче кисәгеннән 1,5 км ераклыктагы Кондырлы кардуны яныннан башлана һәм Кече Кишәле авылы  янында Гөбенә елгасына коя.  Елганың озынлыгы 19,4 км, елга бассейнының мәйданы 78,1 кв.км, авышлыгы 3,1%, елгага коючы барлык кушылдыкларның гомуми озынлыгы 39,4 км, ә алар дүртәү.. Шуларның берсе- безнең авыл җир  билмәләре чигеннән үтүче Чаканы (Чакаллы) елгасы үзенең кушылдыгы Каенасты елгасы белән.  Чаканы елгасы Чурачык һәм Урман асты Чурачыгы чикләрендә башлана.  Елганың уң һәм сул як ярларында Түбән Тимерче кисәге, Югары Тимерче кисәге, Чичкан, Чурачык, Тукай, Ядегәр һәм Кече Кишәле авыллары урнашкан. 

     Тукай авыл халкы тырыш һәм бер-беренә ярдәмчел халык. Моны шуннан да күреп була. Пушкин, Бакча, Яңа урамнарында яшәүче кайбер гаиләләр җыелышып  мәктәп су суырту манарасыннан өйләренә су үткәрделәр, я булмаса авылда һәр ел саен ике дистәгә якын яңа йорт салына, я булмаса янкормалар төзелә. Билгеле инде мондый вакытта, татар халкына хас булган өмәләр үтә; ә өмәләрдә йөздән артык кеше катнаша. Соңгы елларда халык йортларны зур итеп, бөтен уңайлыклары белән һәм икешәр катлы итеп ясый башлады.  

    Авылыбыз тирәсендә кешеләрне шак катырырлык кара урманнары, биек-биек таулары, мул сулы елгалары булмаса да; туган авылымны, аның тирә ягындагы үзенә генә хас булган мохитны бернинди төбәк белән дә алыштырырлык түгел. Аның белән бер бәйләнеше булмаса да, авыл татар халкының гимны булган "Туган тел”ен язучы Тукай исемен йөртә. Авыл Гөбнә елгасының кушылдыклары булган Кондырлы һәм Чаканлы елгалары арасында утырган. Борынгы вакытта, бабайлар монда килеп нигез салганда, бу урыннарда урманнар булган һәм урман эченнән аккан елгалары да мул сулы булган, ә анда кондызлар яшәгән.Башка елгадан аерып әйтү өчен аны Кондызлы елга дип атаганнар, ә "з” авазының "р” авазына якын әйтелгәннән елганың исеме Кондырлыга әйләнгән.

. Икенче бер елга буенда сазлыкларда кара чәкәнле камышлар үсеп утырган, ә бу елганы Чаканлы дип атаган. Җирле сөйләмнәргә яраклашып "чәкән” сүзе "чакан”га әйләнеп, елга Чаканлы ("чәкән”нең чуашчага тәрҗемәсе "чакан”)исемен алган.

Авылның исеме татарча Тукай булса да, русчалаштырып аны Токаево дип, ә чувашлар Тукай-Мишәр дип йөретәләр. Авыл Чувшстандагы татар авыллары арасында үзенең зурлыгы һәм халык саны буенча өченче урында тора.  Авыл район үзәге булган Комсомол авылыннан 8 км ераклыкта, Урмай авыл җирлеге хакимиятеннән 3 км ераклыкта, мәркәзебез Чабаксар шәһәреннән 123 км, ә Чувашстанның үзәге булган Канаш станциясеннән 32 км ераклыкта. Авыл район үзәге белән асфальт белән тоташкан, ә урамнарга таш җәелгән. Район үзәгенә даими рәвештә "газель» машиналары йөреп тора, һәр көн иртән Казан шәһәренә автобус китә һәм кичкә әйләнеп кайта.

Авылда татарлар гына яши. Авыл халкы дини һәм милли йолаларны җиренә җиткереп тотып бара. Авылда мәчет зур урын тота. Мәчетнең тарихы 1780 еллар белән бәйле. 1991 елдан (яңа мәчет сафка баскач) мәчет манарасыннан биш вакыт намазга чакырган азан авазы тонып тормый. Биш вакыт намазга 50-ләп кеше йөри, җомга намазларына туксаннан артык кеше йөри. Мәчет каршында якшәмбе мәктәбе (мәдрәсә) эшләп килә. Анда малайлар да, кызлар да, хәтта урта яшьтәгеләр дә белем ала.

. Узган 50 ел дәверендә иң күп бала туган ел -1965 ел. Ул елны авылда 54 бала туган, 21 гасырның 2008 елында 44 сабый якты дөньяга килә. 2008 елның 1 гыйнварына авылдагы 492 хуҗалыкта 1715 кеше яши, шуларның 831е ир-ат һәм 884е хатын-кызлар. Өч дистә еллап алып барылган күзәтүләр күрсәткәнчә авылда ел саен уртача табигый үсеш 14 кеше. 1981 елның 1 гыйнварыннан алып 2010 елның 1 гыйнварынача авылда 773 бала туган һәм 393 кеше вафат булган, шулай булгач авылның киләчәге бар. Авылда урта мәктәп эшләп килә, анда (Тукай авылыннан гына) 300 бала белем ала. Авыл мәктәбе район мәктәпләре арасында иң зур мәктәпләрнең берсе һәм алдынгылар сафында бара. 2008 елда Россия президентының бүләгенә лаек булды һәм 100000 сум күләмендә грант алды. Мәктәпнең кабинетлары хәзерге тормыш тәләпләренә җавап бирерлек җиһазлар белән җиһазландырылган.

       Авылда фельдер-акушер пункты,2 ит эшкәртү цехы, 6 магазин, такта яру цехы, минипекарня,. керамзит блок сугу цехы эшли.

Авылда ир-ат җәйлеген чит өлкәләргә  чыгып плотник эшчәнлеге белән шөгелләнә. Бер ишеләре терлек-туар алып-сату белән кәсепләнә. Хатын-кызлар бала карау, йорт эше белән мәшгуль, ә яшьрәкләр күрше авыллардагы фемер хуҗалыкларында эшли, сатып-алу белән шөгыльләнә. Авыл халкы нинди генә авыр елларда да авылдан китмәде һәм хәзер дә шулай. Авыл үсә. 450 еллык тарихы булса да  көннән-көн матурая . Авыл халкы бу як татар-мишәрләренә генә хас булган - эш сөючәнлеге, кунакчыклыгы, тыйнаклыгы белән аерылып тора.

     2008 елда елда авылда Россия хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары В. Зубков, Чувашстанның элекке президенты Н.Федоров, ул вакыттагы Чувашстан авыл хуҗалыгы министры – хәзергепрезидентыбыз Н.Игнатьев, Комсомол районы хакимияте башлыгы Г.Волков һәм башка җитәкче органнарда эшләүче җаваплы кешеләр Тукай авылында ит эшкәртү цехында булып монда эшләүчеләрнең хезмәтенә зур бәя бирделәр. Бу мисал да авыл халкының тырышлыгын, эшчән халык икәнен күрсәтә. 

 

... Авылны кемнәр һәм кайчан нигезләгәннәр?

    Олыларны бу сорау кызыктырган, тик тепле генә язып калдыручы булмаган. Шунысы куанычлы, хәзер тарих белән кызыксынып мирасханәләрдә эзләнүчеләр бар. Алар табылган материаллар буенча киләчәк буынга тарихыбызны мирас итеп калдырырга уйлыйлар. Шундыйларның берсе минем дәү әтием Гаязетдин Җамалетдинов. Ул элекке физика укытучысы һәм утыз еллап авыл тарихы белән кызыксынып байтак материал туплаган һәм киләчәк буынга мирас итеп калдыру йөзеннән кулъязма китаплар да булдырган.

Хәзер без яши торган төбәк Казан ханлыгы территориясенә кергән, тик бу урынны Чыңгыз һәм Батый ханнар заманыннан кеше яшәми торган җиргә әйләнгән.

1552 елның 2 октябрендә Казан шәһәре басып алып Казан ханлыгын үз кулына ала. Буйсындырылган җирләрнең чикләрен саклау йөзеннән урыс дәүләте ныгытмалар төзи. Ул ныгытмаларны төзү һәм чикне саклау өчен бу җирләргә төрле милләт халыклары белән бер рәттән йомышлы мишәрләр күчерелеп китерелә. 

Авыл аксакалларының сөйләвенә караганда һәм кайбер тарихи (мирасханә- архив) документлардан күренгәнчә авылның оешу тарихы Явыз Иванның Казан дәүләтен басып алу тарихы һәм аннан соңгы елларда дошманнан саклану йөзеннән төзелгән ныгытмалар төзү чоры белән бәйле. Менә шушы тарихи вакыйгалар чорында Түбән Новгород ягыннан ике гаилә басып алынган биләмәнең бер караңгы почмагына килеп урнаша. Алар янына хәзерге Яшел Алан ягыннан да бер гаилә килеп кушыла.

Менә шул өч гаилә башлыгының  берсе Тукай була. Авылның исеме дә аның исеме белән йөри. Беренче килеп утырганда, алар Кондырлы елгасының уң як яры буена, авылдан ерак түгел күл буенда землянка казып торганнар. Соңыннан җайлырак урын эзләп, хәзер халык телендә Иске зират исемен йөрткән  урыннан ерак түгел генә авылга нигез коралар. Элекке вакытта бер хуҗалык та бер авылны тәшкил иткән. Шунлыктан да узгынчылар: "Кем авылы? – дигән сорауга "Тукай авылы” , - дип җавап биргәннәр һәм шулай итеп борынгы бабабызның исеме мәңгелләшеп авылыбызның исеме булып калган. Менә шуннан авыл үзенең гомер юлын башлап китә. Авылга нигез салынуның дөрес кенә датасын билгеләү кыен

нәрсә, шунлыктан да авыл тарихының башын 1600 елларга бәйлибез. Элек Тукай авылының тирә-юне калын, кара урманнар белән әйләндереп алынган булган. Ул урманнарда нарат агачлары белән беррәттән башка төрле агачлар да үскән. Урманнар киселеп кыр-басулар ясалса да, авыл тирәсендә булган кайбер урыннар урманга бәйле булган атамалар белән бәйле. Мисал өчен Каен асты елгасы, Куаклык, һ.б. Киселеп бетмәгән урманнар авылдан 3-4 км ераклыкта гына калган инде.

     Еллар үтә торган. Авыл да ел саен аегына ныграк басып тора башлаган, әгәр 1600 елларда авылда өч гаилә булып, аларда яшәүчеләр саны да бер дистә чамасы гына булса, инде 1710 елга 37 гаилә тәшкил иткән.

1866 елда авыл халкы 72 хуҗалыкта 347 гә җитә. Еллар узу белән авыл тагын да зурая. 1900 елда 150 хуҗалыкта 802 кеше яшәве билгеле. Башка авыллардан аермалы буларак, авыл халкының читкә китмәве аерым бер үзенчәлеге булып тора.  Соңгы йөз ел дәверендә авыл икеләтә үсә - 2000 елларда авылда  358 хуҗалыкта 1600 ләп җан иясе була.  2008 елның 1 гыйнварына авылда 500 ләп хуҗалыкта 1700дән артык кеше яши.

1708 елда Казан губернасы һәм аның составында өяз һәм волостьлар оештырыла. Тукай авылы башта Свияжск өязенең Олы Кишәле волостена кертелә, ә соңыннан Чүил (Цивил) өязе оешкач аның составына кертелә.

 1927 елда өяз һәм волость идәрәчелекләре бетерелеп  районнар булдырыла. 1928 елда Чувашстанда 22 авылдан торган чиста милли татар Шыгырдан районы булдырыла, тик ул кыска гомерле булып чыга, барлыгы да 10ел гына яшәп кала. Районның "Колхоз байрагы” исеме белән нәшер итедә торган газетасы була. 1939 елның 22 февралендә яңа Комсомол районы булдырылгач, Тукай авылы аның составына кертелә.

ВКП(б) ҮК һәм Совет хөкүмәтенең карарларын тормышка ашыру йөзеннән 1931 елда авылда 8 хуҗалыкны берләштергән "1-Август” колхозы төзелә. Аның беренче рәисе итеп Гайнетдинов Гималетдин була, ә беренче колхозчылар – Хөснитдинов Җамалетдина, Гильманов Гелмитдин, Гафиятуллин Минетулла, Халиуллин Кәрим, Хамидуллин Сафиулла.  Гайнетдинов Миннәтулла, Гайнетдинов Гималетдина, Камалетдинов Садык гаиләләре була. 1938 елда зур уңышларга ирешкән 1-Август” колхозы  кырчылык бригадасы бригадиры Галиуллин Зарифулла ЧАССР Югары Советының 1 чакырылышына депутат итеп сайлана.1952 елда колхозның исеме "Гвардеец” итеп үзгәртелә; ә 1960 елда колхоз "Алга” колхозы белән берләштерелә, ә инде ил күләмендә төрледән төрле үзгәртеп кору чорында Тукай авыл бригадасы 1992 елның 1 февралендә "Алга”дан аерылып аерым "Тукай”хуҗалыгы төзи.  2004 елда бу хуҗалык банкротлыкка чыгу сәбәпле сатуга куела.   

     1927 елның 1 октябрендә  Тукай авылында Тукай авыл Советы оештырыла, 1954 елның 14 июленнән ул Чичкан авыл Советы составына кертелә, ә 1960 елның 27 февраленнән "Алга” һәм "Гвардеец” колхозларының берләшүе сәбәпле Урмай авыл Советы Составына кертелә.

   1949 елда авылда медпункт ачыла, ә моңарчы, ә моңарчы Урмай, Чичкан, Әлебашы, Тукай авылларына Чичкан авылында урнашкан медпункт хезмәт иткән, ә 1979 елда медпунктка аерым бина төзелә.

       Әгәрдә сугыштан соңгы елларда авылда бердән бер мәдәният учагы булып уку йорты (изба -  читальня) булса, 1975 елда авылда клубтан аерым буларак авыл китапханәсе оештырыла. 1990 елда халыкның тәләп итүе белән "клуб” бинасы Ислам динен тотучы авылдашларга кайтарып бирелгәч, авылның "клуб”ы һәм китапханәсе мәктәпкә күчерелә.

     Авылдагы йортлар 1957 елның җәендә җир астыннан үткәрелгән үткәргеч –кабель ярдәмендә район радиоузелена тоташтырыла һәм халык телендәге "урам радио”сы һәр йортта сөйли башлый.    

    Авылны электрлаштыру эшләре 1963-64 елларда үткәрелә һәм 1964 август аенда авылда беренче электр лампасы кабына.

    1995 елның гыйнвар аенда 50 номерга исәпләнгән авыл АТСы  халыкка хезмәт күрсәтә башлый, ә инде 2006 едан авылда телефон абонемент номерлары 300гә якынлаша.

     Тукай авылында  беренче газ факелы 2002 елның 22 сентябрендә кабына. Бу тантанада Россиянең Үзәк Диния нәзарәтенән Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин һәм Чувашстан президенты Н.В Федоров катнашалар..

    Авылның мактанычы булып аның газетасын атап була.  Авыл газетасы "Нурлы иман” 2002 елның октябрь аенда Укытучылар көненә һәм Баш мөфти Тәлгать Таҗетдинның Тукай авылында булуына багышлап чыгарыла, ә даими рәвеш тә айга ике мәртәбә 2007 елдан нәшер ителәһәм авыл халкына түләүсез таратыла. Газетаны нәшер итүгә куючы Тукай авыл иҗтимагый Киңәше булса, аны сигез ел буена даими нәшер итеп килүче Гаязетдин Җамалетдинов. Иҗтимагый Киңәш үзенең эшен 2007 елның август аенда Россиядә беренчеләрдән булып башлап җибәрде. Хәзер мондый Киңәшләр уңышлы рәвештә Россиядә иң зур татар авыллары булган Шыгырдан һәм Урмай авылларында да  эшләп килә.  Болар барысы да авылның тарихыннан алынган кечкенә мизгелләр генә.

Элекке вакытларда күрше авыллар арасында ике ягы канаулы юллар булган һәм алар һәрвакытта тәртиптә булган, чөнки ул вакытларда – моннан 50-60 еллар элек машина-тракторлар аз булган һәм төп транспорт чыганагы булып ат торган. Инде техника заманасы киткәч көзлеген-язын, яңгырлар вакытында җәен дә юллар үтә алмаслык хәлгә килә.Менә шуларны исәпкә алып, 70 елларда Урмай авылы белән ике арадагы юлга дамба өелә һәм 90 елларда асфальт җәелеп Кондырлы елгасы аша тимер-бетон күпер ясала. Бу чаралар халыкны күп кенә юл мәшәкатьларыннан коткара, тик кыш көннәрендәге бураннар юлны кар белән каплап куя. Моннан котылуның бердән бер чарасы юлның ике ягына агач утырту була. Сиксәненче елларда мәктәп укучылары ярдәме белән утыртылган агачлар 2000 елларда үзенең "җимешен” алып килә һәм хәзер ел әйләнәсе авылдан китеп һәм кайтып була.

Авылда унбер урам бар. 2000 елларда да әле язгы, көзге пычракларда урамнарга керергә мөмкин түгел иде. Авыл халкы мондый җайсызлыктан күп җәфа чигә һәм 2007 елларда иҗтимагый Киңәш башлангычы белән авыл халкы йорт саен акча җыеп урамннарга таш җәя башлый һәм хәзер төләсә нинди ачар һава  шарты булганда да авылның иң ерак ноктасына да җиңел машина белән җитеп була.

Авылда эшче куллар күп, җир киштәге бик аз. Авыл халкының күбесе читкә китеп "шабаш”та эшли: ир-атлар башлыча чит элкәләрдә балта осталары булып эши, хатын-кызлар күрше авыллардагы хуҗалыкларда кыр эшләрендә катнашып ярыйсы гына акча эшлиләр һәм авылдашларның күбесе терлек-туар сату-алу белән шөгылләнә.

Югарыда язылганча, бабаларыбыз бу тирәгә килеп утырган чорда авыл тирәсендә урман-куаклыклар булган һәм бабаларыбыз аларны кисеп кыр-басу иткәннәр һәм бер ара авыл тирәсендә һәм елга буйларында сирәк-мирәк кенә куаклар күренгәләгән, ә инде 2000 елларда Кондырлы һәм Чаканлы елга буйларын тал-тирәк басып ала. Бәлки болар файдагададыр, чөнк алар һавага кислород бүлеп чыгара. Юк-юк дисәң дә авыл халкы кайбер очракларда әйләнә тирә мохитны төрле чүп-чар белән пычрата.

2009 елның май аенда – Җиңү көненә багышлап  авыл иҗтимагый Киңәше башлангычы белән Зур күл буенда 5 га мәйданда 10000 төп агач утыртылды һәм

ул урын "Тукай авыл паркы” дип игълан ителде. Бу урында авылның җыены үткәрелә. Сабантуеннан аермалы буларак ул июль аенда Ислам ял итү лагере ябылган көннәрдә үткәрелә һәм анда җыелган халык өчен мул өстәл әзерләнә, вәгазьләр сөйләнә һәм бала-чага өчен төрледән төрле бәйгеләр үткәрелә.

2008 елда «Урмай моңы” фестивалендә катнашучы Илнур Гомәров Тукай авылына кунак булып килә һәм авылның матурлыгыннан һәм муллыгыннан алган хисләрне җыр итеп иҗат итә һәм 2009 елда Урмай Сабантуенда беренче булып үзе башкарып авыл халкына бүләк итә


     Туган авылым! Күңелләргә гаҗәеп якын, изге ул. Ирексездән күңелгә шагыйрь Р.Закиров язган шигырь юллары килә:

Авылым – син бөек илкәемнең
Ќанга якын газиз почмагы.

Ќылытып яшәр гомер буе безне

Туган җирнең газиз учагы.

Туган төбәгемнең биек таулары, калын урманнары бар дип мактана алмасам да, авылымның һәм тирә-як мохитның табигатен мин бернинди чит төбәк белән дә алмаштырмас идем.Тикмәгә генә:

"Исем китми читтә үскән
Кипариска, бананга.

 Әче булса да, гашыйк мин                                                                                          

Миләш белән баланга,- диеп җырланмыйдыр җырларда да.

    Кеше күңеле өчен туган як кирәк. Еракка китсә, сагыныр өчен; картайса, балалыгына кайтыр өчен; дошман керсә, яклар өчен. Ерак җирләрдә йөргәндә, кеше читтәге матурлыкны әнә шулай үзенең туган ягы белән чагыштыра. Нинди ямьле җирләр булмасын, минем өчен үземнең районымнан да, туган авылымнан да кадерлерәк, якынрак җир юк. Тик безгә аның матурлыгын сакларга һәм тагында матураетырга кирәк.

     Һәрбер кешегә дә үз туган иленең табигате , һавасы якын һәм кадерле. Аның бормаланып агучы елгалары, челтерәп агучы чишмәләре, тирбәлеп үскән бөдрә таллары, таллары иркен болыннары, киң басулары аңа алга таба яшәргә көч бирә. Кайда гына яшәсәк тә, безнең һәрберебезгә үз туган ягыбыз, газиз җиребез якын. Ләкин бу янәшәдәге табигатьне, гүзәллекне, матурлыкны югалтмыйча сакларга тиешбез. Ә моның өчен, без тырышырга тиеш. Туган якның чишмәләрен чистартып, чүп-чардан арындырып, агачлар утыртып, йортлар салып, киләчәк буынга тармак биреп кенә, без авылны саклап кала алабыз. Туган ягын яратмаган кеше юк. Ә туган ягын яраткан кеше генә моны чын күңелдән эшли. Бердәм булсак кына, без туган якны, табигатьне саклый алабыз.

       Бу сочинение язганда VII төбәкара "Шыгырдан укулары”нда аңа Фәтхи Бурнаш исемендәге бүләккә лаек булган  .дәү әтием тарафыннбан җыелган архив материалларын, ул нәшер иткән кулъязма китапларны һәм "Нурлы иман”газетасында язылган материаллардан файдаландым.

 

Айнур Җамалетдинов

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотров: 2484 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 3.0/1
Всего комментариев: 1
1 классташларың  
0
Айнур, молодец ! ! !

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...