Главная » 2010 » Ноябрь » 16 » Көмеш каләм: Җаббарова Энҗе, Озын Куак авылы
16:36
Көмеш каләм: Җаббарова Энҗе, Озын Куак авылы

Чувашстан Республикасы Батыр районы

Озын Куак урта мәктәбенең 4 нче сыйныф

укучысы Җаббарова Энҗе

Инша

Укытучы апам.

Безнең укытучы апабыз

Утыз өч ел мәктәптә.

Ул һаман да "а” хәрефен,

"Б” хәрефен өйрәтә.

 

Иртән килсәк, ул һәрвакыт

Елмаеп каршы ала.

Мәш килә ул көне буе

Безне бик яратканга.

 

Без хөрмәтлибез аны

Һәм дә бик яратабыз.

Апа кебек тырыш, өлгер

Булырга тырышабыз.

      Шушы шигырь юлларым озак еллар Озын Куак урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы Яббарова Рәсимә Хәлиулла кызына  багышлана.

    Чыннан да шундый ул безнең укытучы апабыз. Аны беренче күрүгә үк ул миңа бик якын кешем кебек тоелды. Чөнки аның күз карашы әниемнеке кебек ягымлы һәм нурлы.

      Рәсимә апа үзен бик тыныч тотып, дәресләрен кызыклы итеп алып бара. Ул һәрберебезнең холык-фигыльләрен белә, төшенкелеккә бирелгәндә күңелләребезне күтәрә, файдалы киңәшләрен бирә. Олы йөрәкле һәм кече күңелле, эш сөючән, миһербанлы һәм ата-анага игелекле булырга кирәген, шул очракта гына, олыгайгач, үзебезнең дә игелек күрәчәгебезне аңлата. Укытучыбыз белем бирү белән генә чикләнми, безне тормышка яраклы, чын кешеләр итеп тәрбияләргә тырыша.

        Кайвакытта онытылып шаярып китсәк тә, ул безне ачуланмый, ә киресенчә, йомшак кына кисәтеп, яңадан дәрес белән мавыктыра.

       Без класста тугыз укучы. Мин - сыйныфта оештыручы, Данияр бүлмәдәге җиһазларны тәртиптә тота, Гөлгенә чисталык өчен җаваплы, ә Динә гөлләр үстерә. Быел безнең сыйныфка күрше Чуваш Ишәге авылыннан Лена килде. Аның белән уртак тел табуда да апабызның ярдәме зур булды. Без аның белән  русча да, татарча да, чувашча да аралашабыз.

            Дәрестән соң да өйгә кайтырга ашыкмыйбыз. Чөнки безне төрле түгәрәкләр көтә. Мәктәптә уздырылган бәйрәмнәрдә дә катнашабыз. Апабыз ярдәм иткәч, күңелле булып китә.

            Рәсимә апам – минем әниемнең дә беренче укытучысы. Әнием дә аны бик хөрмәт итә. Апам турында гел җылы сүзләр генә ишетәм мин аңардан.

         Мин апама озын гомер, саулык телим. Шулай гел көләч, сабыр булып калсын иде ул һәрберебезнең күңелендә.

Просмотров: 708 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 5.0/3
Всего комментариев: 1
1 gelfija  
0
Энже, син узен кечненя геня булсан да нинди матур, ягымлы иттереп укытучын турында язгансын. Шундый укытучыларда уку жинелдер.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...