Главная » 2011 » Октябрь » 29 » Көмеш Каләм №5 Чичкан авылы, 10 сыйныф укучысы Айсылу Мәҗитова эше.
07:40
Көмеш Каләм №5 Чичкан авылы, 10 сыйныф укучысы Айсылу Мәҗитова эше.

                                 Кеше китә - җыры кала.                                                                                             Туганнарым!                                                                  Тамырлардан                                                                                                             Йолдызлар ага безнең.                                                                                                                                                   Р.Зәйдулла 

Милләтнең көче, яшәү егәре-аның тамырларында. Тамыры нык, таза, тирәндә таралып яткан имән агачына халкыбыз юкка гына йөзьяшәр дип исем кушмаган. Ә милләтнең тамырларын гаиләләр, нәселләр тәшкил итә. 

Нәсел-нәсәбенә битараф булмаган һәр кеше үзенең җиде буын бабасын барлый. Борынгыдан килгән гадәт буенча, кызны кияүгә алганда, җиде буынына хәтле тикшергәннәр. Минемчә, бу-бик дөрес гамәл булган. Хәзер мондый гадәт булмаса да, үзеңнең нинди нәселдән булуыңны, бабаларыңны белү- һәркемнең изге бурычыдыр. Һәр кеше җиде буын бабасын белергә тиеш,  диләр. Чыннан да, сиңа тормыш тамыры җибәргән әби-бабаларың кем булган, нәрсә белән шөгыльләнгән, аларны нинди сыйфатлар бизәгән? Һәркем шул сорауга җавап эзләп, әби-бабаларының күркәм гореф-гадәтләрен дәвам иттерергә тиеш. Юкка гына: " Ата-баба һөнәре-балага мирас” димиләр бит.

Гаилә тарихы - ул минем өчен авылыбыз тарихы да. Тарихны язганда иң кирәкле чыганакларның берсе булып язмалар, истәлекләр санала. Чичкан авылының шундый елъязмачысы дип минем бабам Рафаил Зиннәтулла улы Зәйдуллинны әйтергә мөмкин. Ул үзе күреп белгәннәрне, өлкәннәрдән ишеткәннәрне, архивтан алган мәгълүматларны дәфтәр битләренә, альбомнарга теркәп барган. Кызганычка каршы, аның эше төгәлләнеп бетмәгән. Вакытсыз үлем аны бу дөньядан бик  иртә алып китә (1990 елның 2 апрелендә вафат була).

Чичкан авылының килеп чыгышына бәйле, телдән-телгә күчеп безнең көннәргә кадәр килеп җиткән бер риваять бар. Туган авылым Кондырла елгасы буенда,  күрше Чурачык авылына каршы җирдә урнашкан. Ике яктан да калкулыклар булганга, авыл уйсу җиргә урнашканлыктан Тигәнәле дип йөртелгән. Башта авылда бары өч хуҗалык кына яшәгән. Алар өчесе дә төрле җирләрдән килеп урнашканнар. Берсе-Чүпрәле районына кергән Чынлы авылыннан, икенчесе- Апас районының Чүти авылыннан, өченчесе- Түбән Новгородтан. Алар терлекчелек, җир эшләре белән шөгыльләнгәннәр. Бервакыт Тигәнәле кешеләре сату-алу эше белән Кыр Бишеге авылына барганнар. ”Сез кайсы авылдан?”- дигән сорауга, алар авылларының тирә-якка танылган Чурачык бае Чечкен янәшәсендә урнашуын әйткәннәр. Шуннан авылыбызга чуваш бае исеме тагылган.

Мин Чичкан авылында туып үстем. Ата-бабаларым ничә гасыр шушы җирдә бил бөккән, тир тамызган. Тамырларым бик тирән җибәргән нәсел агачым 17-18 гасырлардан тармакланып килә. Әтием ягыннан шәҗәрәнең умыртка сөяге түбәндәге буыннардан гыйбарәт: Мәҗит-Минулла-Миназыйм-Минехайдәр-Айсылу. Әтием, Минехайдәр Миназыйм улы Мәҗитов 1965 елның 24 мартында Чичкан авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Чаллы, Чабаксар шәһәрләрендәге югары уку йортларында белем алган. Армия сафларында хезмәт иткән. Әнием белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге вакытта әтием Мәскәү шәһәрендә төзүче булып эшли. Әтиемнең әтисе Минназыйм Минулла улы 1930 нчы елның 25 маенда туган. Күп еллар колхозда эшләгән, бүгенге көндә лаеклы ялда. Әбием белән алты бала тәрбияләп үстергәннәр.Бүгенге көндә аларның ундүрт онык һәм сигез оныкчалары бар. Миназыйм бабамның әтисе Минулла 1904 елда Чичкан авылында туган. 1942 елның көзендә Калинин шәһәре янында батырларча һәлак була. Үлгәннән соң "Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Аның өч улы һәм кызы ятим калалар. Борынгы бабам Мәҗит игенчелек белән шөгыльләнгән.Туган, үлгән еллары билгеле түгел.

Әнием ягыннан нәсел шәҗәрәм: Зәбир-Салих-Якуп-Зәйдулла-Зиннәтулла-Рафаил. Шул нәселнең бер тармагын минем әнием Рафаил кызы Рамилә Мәҗитова алга таба алып китә. Әниемнең әтисе, Рафаил Зиннәтулла улы Зәйдуллин, 1932 нче елның 5 гыйнваренда укытучы гаиләсендә туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Чабаксар, Казан шәһәрләрендәге югары уку йортларында укыган. Күп еллар Чурачык урта мәктәбендә мәктәп директоры, география, тарих, биология фәннәре укыткан.Ул Чурачык мәктәбендә туган якны өйрәнү музее оештырган. Авыр һәм тынгысыз хезмәте өчен аны хөкүмәтебез Мактау грамоталары белән бүләкләгән. Рафаил бабамның өч баласы бар:  Ркаил-дөньякүләм мәшһүр шагыйрь, Рамил-ветеринария табибы, Рамилә-укытучы. Рафаил бабам үзендәге шәфкатьлелек, хезмәт сөючәнлек, максатчанлык һ.б. күркәм сыйфатларны балаларына да тапшырган. Рафаил бабамның җәмәгате Гөлинә Мөдир кызы Салихованың нәселе әтисе ягыннан Шыгырдан зыялысы Сәгъди муллага, әнисе ягыннан язучы Зариф Бәширигә барып тоташа.

Рафаил бабамның әтисе Зиннәтулла Зәйдулла улы 1910 елның 22 сентябрендә дөньяга килгән. Ул Батыр педучилищесында, Түбән Новгород шәһәрләрендә укыган. Бөек Ватан сугышы башлангач, Пермь өлкәсенең Кизель шахтасына күмер чыгару эшенә җибәрелә. Сугыштан соң гомерен балалар укытуга багышлый. 1975 елның 1 декабрендә вафат була. Зиннәтулла бабамның әтисе Зәйдулла Якупов шәхес культы корбаны. Ул 15 ел патша армиясендә хезмәт иткән. Шуннан русча укырга, язарга өйрәнеп кайта. Армиядән соң, Сембер губернасы Мурат волостенда писарь булып эшли. Берникадәр вакыт авылыбызда мулла вазыйфасын да башкара. 1938 нче елның 5 декабрендә нахак гаеп белән кулга алына. Аны ун елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Ул Алатырь төрмәсендә 1942 елның кышында үлә. Зәйдулла бабамның әтисе Якуп бабай урта хәлле крестьян булган. Аның балалары:  Алиәкбәр, Азизулла, Вәлиулла, Шәйдулла, Зәйдулла. Якуп бабай малайларын барысын да авылга йорт салып аерып чыгарган. Алар хәзерге вакытта Чичкан авылында яшәүче Шәйдуллов, Мингалиев, Халиуллин фамилияләренә нигез салганнар. Якуп бабамның әтисе Салихның дүрт малае булган: Халит, Якуп, Абит,  Абдрахман. Ә борынгы бабам Зәбир хәзерге Татарстанның Чүпрәле районына кергән Чынлы авылыннан күчеп килгән булган.

Минем Рафаил бабамның вафатына егерме елдан артык вакыт узса да, аның авылыбыз халкына эшләгән эше онытылмый. Мин ул төзегән  унөч нәселнең шәҗәрәсе белән  хәзерге яшь буын туганнарын таныштырам.Язучы М. Мәһдиев үзенең мәшһүр әсәрендә әйткәнчә, " Кеше китә - җыры кала” дигән сүзләр нәкъ менә минем Рафаил бабам турында кебек.

Шәҗәрәне өйрәнү миндә зур кызыксыну уятты. " Әгәр үлгәч тә искә алсыннар дисәң, игелекле нәсел калдыр,”-дигән борынгы акыл ияләренең берсе. Мин кешенең бу дөньядан киткәнче нинди игелекле эшләр кылырга тиешлеге турында уйландым.Нәселемдә булган туганнарым белән танышкач, аларның дус, тату гаиләләре миндә соклану уятты. Киләчәктә агачка яңа ботаклар үссен өчен суны минем балаларым һәм оныкларым сибәр дип өметләнәм.

 

            Җыр калдырыйк җирдә,нур калдырыйк

            Җырда калсын безнең гомерләр

            Безнең дөрләү, безнең януларны

            Киләчәккә җырлар илтсеннәр.

                                      ( Ф. Яруллин)

Ә хәзер, хөрмәтле укучылар, мин сезгә Рафаил бабам төзеп калдырган нәсел шәҗәрәмнең ( әнием ягыннан) тармакланган ботакларын тәкъдим итәм.

Прикрепления: Картинка 1
Просмотров: 1351 | Добавил: Admin | Рейтинг: 3.7/3
Всего комментариев: 9
9 Миляуша  
0
Рахмэт кызым, бик эчтэлекле, давэм ит, унышлар сина.

8 7гә  
0
Күчерелмә мәгънәдә әйтелгән, безнең милләтебезнең күрке булган Г.Исхакый, М.Җәлил, Р.Нуриев кебек милли җанлы билгеле шәхесләребез, йолдызларыбыз, тарихта эз калдырган кешеләр турында сүз бара....

7 6га  
0
Ничек инде йодызлар тамырлардан ага?

6 Шигырь яратучы  
0
Тамырлардан йолдызлар акканда гына татар милләте яши һәм яшәячәк дип әйтергә тели эпиграф авторы, мәгънәсе бары шундадыр...

5 ,  
0
Эпиорафы ничектер

4 чичканнан  
0
Энисе кебек татар теле укытучысы булыр инде...

3 ГӘҮҺӘР, Татарстаннан.  
0
ИНША ЭЧТӘЛЕКЛЕ, БАЙ ТЕЛ БЕЛӘН ЯЗЫЛГАН.ӘЙБӘТ!!!

2 тукайдан  
0
Рафаил абый хөрмәткә лаек кеше. Ул үз укучыларының күңелендә тыныч холыклы, укучыларын аңлый торган укытучы итеп истә калган. Мин АБЫЙны гел якты хатирәләр белән искә алам.

1 Admin  
0
Гафу итегез , шәҗәрәне куярга мөмкинлекляр әлегә юк, соңырак

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Октябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Мини-чат
...
...
...