Главная » 2011 » Октябрь » 10 » Көмеш каләм №2. Тугызынчы сыйныф укучысы Агзам кызы Рузалина Кафизова. Шымыршы районы, Байтирәк авылы
13:49
Көмеш каләм №2. Тугызынчы сыйныф укучысы Агзам кызы Рузалина Кафизова. Шымыршы районы, Байтирәк авылы

   Минем туган җирем-Чувашстан. Ул минем өчен җир йөзендә иң матур, иң гүзәл җир. Очсыз - кырыйсыз кара урманнары дисеңме, көмештәй йөгерек елгалары дисеңме, диңгездәй шаулап-гөрләп үскән иген кырлары дисеңме…Барысы да күңелгә якын, үзенә тартып тора. Мин туган җиремне өзелеп яратам. Вакытлыча кая булса да китсәм дә,күңелем өзгәләнә башлый,мин ямансулый башлыйм, сагышланам, йөрәгем әрни. Тизрәк таллы-тупыллы урамыма кайтып, яшел чирәмендә ауныйсым, тәгәрисем килә башлый. 

    Минем туган авылым зур урман буена урнашкан. Ерактан караганда ул урман уртасына урнашкан кебек тоела. Безнең як урманннары бик зур. Эченә  кереп китсәң, андагы матурлык, гүзәллек сине чорнап ала. Син вакыт турында да онытасың. Ни генә үсми анда? Төз, биек наратлар, зифа буйлы чыршылар, көчле имәннәр, бөдрә каен кызлары…Нинди генә чәчәкләр үсми анда? Берсеннән-берсе матур әллә ничә төрле кыңгырау чәчәкләре, ап-ак күлмәкле, сары күзле ромашка кызлары...Ә җиләк вакыты җиткәч, урман тагын да ямьләнә төшә. Һәр яшел яфрак астыннан сине кызыктырып кып-кызыл җиләк елмая.

”Мине ал, мине ал, мин нинди тәмле!”-дигәндәй һәрберсе үзенә тарта, үзенә чакыра. Җиләк вакытында урман тулы кеше була. Урман шау-гөр килеп тора. Әле аннан, әле моннан: " Ау, Чулпан, сез кайда?” "Ау,без монда!”- дигән авазлар ишетелә. Әлбәттә, моның күбесе шаяртып эшләнелә. Урманда тавыш әллә кая китә дә, кайтаваз булып колак төбендә яңгырый.

    Безнең урман җиләк-җимешкә генә түгел, ерткыч хайваннарга да, киек кошларга да бик бай. Еш очрамаса да, сирәк кенә пошилар күренгәлиләр. Икешәр йөз ел утырган мәһабәт наратларның башлары тып-тыныч. Җилнең әсәре дә юк. Кайбер урыннарда кәүсәләр арасына тартылган пәрәвез җепләре кояш нурларында әллә нинди бизәкләр ясап эленеп тора. Шул вакыт урман ешлыгында ниндидер күзләрнең сине күзәтүен тоясың һәм ялт итеп артка әйләнеп карыйсың. Шул ешлыктан зур күзләрен төбәп, көчле мөгезләре белән горур баскан мәһабәт поши карап торганын күрәсең. Бу шундый тылсымлы күренеш, качып китмәгәе дип тын гына аны күзәтәсең. Шул мизгелне гомергә истә калдырасың. Бу дөньяның хуҗасы ул! Мин аны куркытмыйм, сак кына карап торам. Поши яшәсен, аучылар да тимәсен анарга! Ул тере булганда гына бу тылсымлы да, ирекле дә дөнья  яшәячәк. Бу гүзәллек озакка  бармый. Поши көчле мөгезләрен чайкап куя да, кинәт кенә борылып, урман ешлыгына кереп юкка чыга. Кайдадыр баш өстендә тукран тукылдый, нәрсәнедер сөйләп калыйм әле дигәндәй саескан такылдый...Урман тагын шау-шу белән тула, серле дөнья юкка чыга. Пошиның, ботаклар сындырып, көчле аякларының дөпелдәве ераклаша бара һәм бөтенләй юкка чыга.

    Ә син бу күренешкә әсерләнеп тагын алга атлыйсың һәм тораташтай катып каласың. Ерак түгел генә аю басып тора. Тын да алырга куркып миңгерәп китәсең. Күзеңне алмый текәлеп алга карыйсың. Куркудан син гипнозланган. И, Ходаем! Аңыңны югалту дәрәҗәсенә җитеп, алда аю түгел, ә бик карт агач төбе икәнлеген аңлый башлыйсың. Дөньяда мондый калын агач тагын булган микән? Вакыт узып, бу төп череп тузан өеменә әйләнгән. Шул тузан өеме минем күзләремә аю булып күренгән дә инде.

    Бераз тынычланып, тагын җиләк җыюыңны дәвам итәсең. Инде якында гына дусларның тавышлары ишетелә башлый. Такылдык саескан, такылдаган җиреннән күтәрелеп, очып китә.

    Минем  күз алдыма кабат череп көлгә әверелгән калын агач төбе килеп баса. Әйе, шәп куркытты ул мине. Кайчандыр бөтен урман яме булып күкрәп утырган бит ул! Үзенең тамырлары янында ук әллә явыз кулдан, әллә яшеннән һәлак булып үз каберен тапкан. Шулай булырга тиештер дә инде ул. Кем кая туган, шул җирдә күмелергә тиештер.

     Мин бу хәлне дусларга сөйләргә теләп авызымны ачам да кире ябам. Аңлатып биреп булырмы? Юләр син дип көлә башласалар? Юк,сөйләмим. Миндә генә калсын бу гади сүз белән сөйләп бирә алмаслык күренеш.

     Мин,башымны күтәреп, югарыга карыйм. Күктә, нәкъ минем баш өстендә генә, ак болыт эленеп тора. Күк йөзе чалт аяз! Тирә-якта чебен-черки мыж итә. Тагын алга китәбез, тагын зур җиләк аланы табып, эшебезне дәвам итәбез.

      Алып килгән савытлар тула. Арылган. Селкенәсе дә килми. Бик озак барганнан соң гына урман авызына килеп чыгасың. Инде кич җитеп килә. Елга буенда бер  көтү бала шау-гөр килеп су керә. Без дә, чишенеп, көне буе кояшта җылынган суга чумабыз. Арыганлык, юып төшергәндәй, юкка чыга. Дөньяны онытып, су керә башлыйсың. Әй рәхәт тә!! Аркаңа ятасың да су агымына бирелеп әкрен генә алга агасың. Офык артына төшеп баручы зур кызыл шарны күзәтәсең. Бөтен дөнья алсу төскә кергән! Тагын серле әкият эченә чумасың. Елганың сай җирендәге комлыкка башың белән килеп төртелгәч кенә яңадан чынбарлыкка әйләнеп кайтасың. Көмешләнеп аккан елгадан чыгып, авылга таба атлыйсың.

       Гүзәл дә, серле дә безнең яклар. Баеп барган кояш урман өстен, елга буйларын коп-комач иткән. Борылып, тагын шул могҗизаны  күзәтәсең. Бу матурлыктан аерылып булмый! Акрын гына бөтен тирә-як караңгылыкка чума башлый. Салкынча җил исеп куя. Урман да синең белән бүгенгә саубуллашкандай, сиңа тыныч йокы теләгәндәй, шаулап куя да тагын тынып, тирән йокыга чума. Якынлашып килгән төннең куе караңгылы безне куркыта, өркетә! Урманнан аю-бүре, елгадан су анасы чыгар төсле тоела. Тукай әкиятләре искә төшә. Без, тулы савытларны күтәреп, авылга таба элдертәбез. Арыганлык та онытыла. Бүгенгә хуш, минем сөекле дә, могҗизалы да, серле дә урманым!

      Күк йөзендәге иксез-чиксез алсу болытлар арасына да караңгылык  иңә башлый һәм бер-бер артлы кабынган йолдызлар, күз кысышып, уйнарга керешәләр.

       Менә шулай һәрвакыт тынгысыз хәрәкәттә булганда гына тормыш ямьле, тормыш матур, серле, могҗизалы. Үзең туып-үскән бу серле, могҗизалы  туган җирнең табигатен киләчәк буыннар өчен сакларга кирәклеген аңлыйсың. Бу безнең үзебездән тора: һәр кеше, олысымы, кечесеме, бу матурлыкны, серле урман дөньясын күрергә өйрәнсә генә моңа ирешеп булыр дип уйлыйм мин.

       

Просмотров: 892 | Добавил: Admin | Рейтинг: 3.7/3
Всего комментариев: 2
2 Фикердәш  
0
Конкурсның темасы: " Минем шәҗәрәм". Кызганычка каршы, бу сочинение темага туры килми!

1 авылдаш  
0
Отличное повествование о природе!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Октябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Мини-чат
...
...
...