Главная » 2011 » Октябрь » 12 » Көмеш каләм №3. Татарстан, Мөслим районы Тат.Бүләр авылы , 11с. укучысы Исламова Гөлия Илсур кызы
17:13
Көмеш каләм №3. Татарстан, Мөслим районы Тат.Бүләр авылы , 11с. укучысы Исламова Гөлия Илсур кызы

Шәҗәрә ул – чал тарихка батыр тәрәзә,
Күз яздырсаң, шул тәрәзәдән атар ядрә.
  Ал бер үрнәк – бал кортлары төзи кәрәз,

Син дә ятма, кор ояңны, үр шәҗәрә.

   Үзем туып  - үскән гаилә, туганнарым, авылым тарихы турында күбрәк белергә теләгем күптән бар иде.Һәм мин теләгемне чынга ашыра башладым. Инде менә берничә ел нәселебезнең, туып – үскән авылымның  тарихын өйрәнәм. Миңа бу эштә әби – бабам , туганнарым ярдәм итте.Мәктәптә уза торган "Туган якны өйрәнүчеләр” түгәрәгендә дә бу эш белән шөгылләнәбез.Җиде буын бабаңны белү – һәр кеше өчен мөһим. Барыбыз да үзебезнең нәсел тарихын белергә, шуңа омтылырга тиеш дип саныйм.

  Шәҗәрә сүзенең төп мәгънәсе – нәсел-ыру тарихы, тамырлары белән тирәнгә киткән меңьяшәр агач.Ә инде агач тамырының тирәнлеге, ныклыгы, аның үсентесенә: кәүсәләренә, яфракларына да тәэсир итә. 

 Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Ничек инде үз туган телеңне, туган җиреңне  онытып була? Минем туган телем – татар теле.Менә шул сүзләрне әйткәндә дә күңелгә рәхәт булып китә.Чөнки мин татар баласы һәм татар булуым белән горурланып яшим.Мин үз телемдә рәхәтләнеп татар китаплары укыйм, телемне баетам.Үземнең туган ягымның, нәселемнең тарихын өйрәнәм.  

Бүген һәркемгә заманча, яңа салынган йортлары күп булган, төзек Тат.Бүләр авылы тарихы турында төгәл мәгълүматлар әлеге көнгә кадәр билгеле түгел иде.Берничә авыл картларыннан сорашып язып алынган мәгълүматлар гына бар иде.

   Мондый мәгълүматлар, әлбәттә,  архивларда яки шулардагы материаллар нигезендә язылган китапларда саклана.Кызганычка каршы, Мөслим төбәге тарихы- Татарстан районнары арасында иң аз өйрәнелгәннәрдән.Моның сәбәпләре бар.Мөслим Татарстанның көньяк районнарыннан санала.Ул озак вакытлар Уфа провинциясенең Казан даругасы, аннары Уфа губернасы Минзәлә өязенә карый, архив материаллары да Казанда түгел, башлыча Уфада саклана.Ләкин  мине  Тат.Бүләрнең бик борынгы чорга барып тоташканлыгы ирек бирми иде.Без Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институты фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Илдус Заһидуллин белән очраштык. Аның ярдәме белән без Уфадан архив материаллары күчермәсе алдык, күп фәнни хезмәтләр белән таныштык.Эзләнүләр менә шундый нәтиҗә бирде.  

   Минзәлә өязе хакындагы шактый тулы информация Россия империясендәге Беренче халык санын алу материалларында тупланган.Кеше саны ягыннан өяз Уфа губернасында өченче урында (379981 кеше), татарларның күбрәк җир эшкәртү белән шөгыльләнүе (17935 кеше), 100 кешенең дин әһеле булуы, 276 кешенең хезмәт күрсәтү, 51 кешенең хайван асрау, 43 кешенең агач эшкәртү эшләрендә хезмәт куюы теркәлгән.Тарихи документларда авыл янында Бүләр елгасы булу хакында да әйтелә Авылым турында бик күп риваятьләр беләм. Мәктәбебез музеенда экскурсовод  ролен үтим.

Гаиләмнең шәҗәрәсен төзегәндә җиде буын бабамның исемнәрен белә идем инде. Алар нигездә игенчелек белән шөгыльләнгәннәр. Ә инде алар арасында нинди генә һөнәр ияләре юк.Нәселебездә электән үк йөгерешчеләр, көрәшчеләр булган. Алар барсы да  туган җанлыклы, ярдәмчел, эштән тәм табучылар булган. Атларны бик яратканнар, болар минем әтиемә дә күчкән.

Бабамның әтисе Исламов Муллахмәт 1903 елда Иске Сәет авылында туа.Энесе Муллаян авыл башлыгы була. Матур гына гаилә корып яшәп ятканда ,сугыш башлана.Аңа сугышка китәргә повестканы  энесе Муллаян алып кайта. Муллахмәт бабам  1941 нче елда Бөек Ватан сугышына китә һәм  яу кырында ятып кала. Бабамның исемен без "Хәтер китабы” ннан да  эзләп таптык.

   Бик кызганыч, бабама сугыштан әйләнеп кайтырга язмаган.Әтисе үлгәндә

бабам Мәгъфурҗанга өч яшь кенә була.Аның балачагы бик авыр вакытка туры килә.Ул сугыш чоры баласы. Ләкин бабам бирешми, кулыннын килгәнчә гаиләгә, колхозга ярдәм итә.Ул 16 ел буе ат караучы булып эшли. Ул чордагы данлыклы кымызны да бабамнар ясый.Әбием Нәсимә белән бергәләп алар биш бала тәрбияләп үстерәләр.Аларның төпчек улы – минем әтием. Ул яшьтән үк бик шук, тиктормас була. Кеченәдән спорт белән шөгыльләнә. Әтиемнең олы абыйсы Индус та бик күп еллар йөгерү буенча Сабантуйларда призлы урыннар ала. Алар бабама охшаганнар.Сабантуйларда ел саен йөгерешләрдә катнашып , беренчелекне бирмәгән бабам турында авыл халкы әле дә сөйли.

     Егет кешегә армиягә барып, Ватан алдындагы изге бурычын үтәү - зур горурлык.Минем әтием дә бу бурычны намус белән үти. Яшь сержантка армия сафларында калырга тәкъдим итсәләр дә , туган туфрак үзенә тарта.Ул әти - әнисе янына – туган авылына кайта.Армиядән кайту белән, үзе укыган мәктәптә физкультура укытучысы булып эшли башлый.Шул ук вакытта читтән торып Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлый.Аның тырышлыгы, үз – үзен тотышы, җәмәгать эшләрендә актив катнашуы җитәкчеләрнең дә игътибарын җәлеп итә.Аңа ышанып мәктәп директоры вазыйфасын тапшыралар, авыл Советы депутаты булып та сайлана.

Әле мин башлаган эш диңгезгә коя торган бер инеш кенә. Әнием ягыннан шәҗәрәбезне   

төзисем килә.Аларның нәселе укымышлы һәм дини .Әбием дә биш вакыт

намазын калдырмый, безгә һәрвакыт догалар өйрәтә.Минем гаиләмнең нәсел агачы  

киләчәктә тагын да тармакланыр дип уйлыйм.

 

Просмотров: 1732 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 3
3 Укытучы  
0
Бик тулы, эчтәлеге бай, тарихка таянып язылган

2 155  
0
Өч буын турында мәгълүмат бирелгән.

1 Кызыксынучы  
0
Минемчэ бу кыз бала бик яхшы язган, темага туры китереп. Теле бай, мэгънэле, эчтэлекле

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Октябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Мини-чат
...
...
...