Главная » 2011 » Октябрь » 10 » Көмеш каләм №1 Сигезенче сыйныф укучысы Линас кызы Ралина Несибуллова. Шымырша районы, Байтирәк авлы
13:38
Көмеш каләм №1 Сигезенче сыйныф укучысы Линас кызы Ралина Несибуллова. Шымырша районы, Байтирәк авлы

Һәр кешенең үз туган җире бар һәм ул аңа иң матур,иң гүзәл җир итеп тоела. Һәр кешегә туган җире изге,сокландыргыч ямьле. Мин дә туган җиремне яратам, аңа сокланам,аның белән чиксез горурланам. Су буенда башын салып үскән таллар да,төз наратлар да, зифа буйлы каеннар да миңа якын, сөйкемле. Тагын моннан да гүзәлрәк җир бармы икән? Юктыр,минем туган җирем генә шундый матур, ямьледер !   Безнең авыл ерактан күренеп тора .Тукай әйтмешли,авылымның һәр ягы  урман иде. Авылым зур кара урман буена урнашкан.

Әйе, чиксез матур минем туган авылым табигате! Авылым гына түгел, кешеләре дә соклангыч матурлар, олы йөрәклеләр , яхшы күңеллеләр! Менә шуларның берсе турында язмыйча булдыра алмыйм. Миңа әби-бабайны күрергә, аларның мәхәббәтен тоеп үсәргә язмаган булган шул ! Алар яшьли үлеп киткәннәр. Әтиемнең әтисенең энесе Фазулла абыйны үз бабам кебек якын күрәм Һәм  яратам. Фазулла абый 17 декабрьдә 1936 нчы елда дөньяга килә. Әнисе Гыйльмениса апа 1937  нче елда үлеп китә. Фазулла абыйга бары 1яшь була. Күп бала белән тол калган әтисе яңадан өйләнергә мәҗбүр була. Бер яшьлек бала үги ана тәрбиясендә үсә.

   Менә 1941 нче елның июне. Авылга коточкыч хәбәр килә: сугыш башланган! Бу хәбәр олыны – кечене тетрәндерә. Фазулла абыйның әтисе Нәсибулла абый сугышка китә.Ул сугыштан әйләнеп кайта алмый, сугыш кырларында үлеп кала.Бала бу кайгыны аңлап бетерә алмый. Кайчан булса да бер кайтыр дип һаман әтисен көтә. Шул өмет белән мәктәптә укый .Ләкин әтисе кайтмый да кайтмый.Туган авылында башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң Балтайда җидеелык мәктәпне "5” билгесенә  тәмамлый. Укырга омтылышы бик көчле була, шуңа үги әнисе аны Батыр педучилищесына укырга җибәрә. Бу туган илебезнең сугыштан соң иң авыр еллары... Җимерелгән,туздырылган, яндырылган авыл-шәһәрләрне күтәрү чоры! Ашаү-эчү ягы такы-токы гына. Ләкин 15 яшьлек малай барысына да түзә, тырышып укый. Атна саен урман аша гына җәяү авылга кайтып бер атнага җитәрлек бәрәңге, ипи алып китә. Ачлыкка да түзә, чөнки укырга теләге бик көчле була.Яз башы җитә.  Алар күрше авыл малае белән икәү кайтырга чыгалар. 30-40 километрны кайта-кайта эңгер-меңгер төшә. Алда малайларны тагын зур куркынычлы сынау көтә. Ничек ташып аккан елганы кичәргә? Күпер юк. Алар, тәвәкәлләп, суга төшәләр, чак кына батмый калалар. Бозлы судан чыккач ,баш очына бәйләгән киемнәрен тиз-тиз киеп авылга таба  элдертәләр. Бераз йөгергәч, җылынып киткән кебек булалар. Ләкин бу эзсез үтеп китми.Фазулла абый бик каты чирли, бөтен тәнен коточкыч чыбаннар  каплап ала. Әнисе малайны дәвалый , врачларга күрсәтә. Байтак вакыттан соң гына аягына баса һәм тагын азык-төлек алып Батырга юл тота. Сынаулар бетмәгән була әле: училищены   Цивильск шәһәренә күчерәләр. Кайтып йөрергә юл тагын да ерагая. Ләкин егет, авырлыкларга карамый, хыялын  тормышка ашыра  һәм 1955 елда училищены уңышлы тәмамлап чыга. Училищены яхшы    тәмамлаучы бер төркем   яшьләрне Урта Азиягә эшкә җибәрәләр. Фазулла абый Ферганә шәһәренә эләгә. Ул анда рус телен укыта . 1956нчы елны аны армия сафларына алалар.Армиядән Фазулла абый отпускка туган авылына кайта , чөнки сөйгән кызы туган якта эшли.Алар өйләнешергә булалар.Язылышу көне 1 майга туры килә.Ә председатель бәйрәм көнне язылыштырмыйм ди.Фазулла абый телгә оста бит, тегене күндерә.Тыңлаганы өчен председательгә бер яулык алып бүләк итә.Ул вакытта бу бик зур әйбер булган .Ә аннары, хәрби хезмәтне бетереп кайтканнан соң , алар икәүләп Урта Азиягә юл тоталар.Читтән торып Бохара пединститутын тәмамлый.Монда ул төрле мәктәпләрдә рус теле,математика укыта, РОНО методисты булып эшли.Яраткан эше бар, ләкин  борчыган уй көчәя  бара.Ул туган илен бик сагына,төшләрендә күреп сагышлана.   Көчле сагышка түзә алмый,1962 елда туган ягына әйләнеп кайта.Башта Өч-Балтай мәктәбендә эшли , математика укыта.Аннары аны Байтирәк авыл мәктәбендә директор итеп куялар.Бу вакытта сигезеллык мәктәп була.Лаеклы ялга чыкканчы туган авылы мәктәбендә эшли.Аның эш стажы 48 ел! Бар көчен , олы мәхәббәтен кызганмыйча,балаларга белем, тәрбия бирә.Укучылары да Фазулла абыйны бик яраталар,хөрмәт итәләр.Бөтен яктан килгән,булган,уңган кеше ул Фазулла абый! Мандолинада да уйный,бик матур итеп рәсем дә ясый, оста итеп җырлый да,меңнәрне авызына каратырлык итеп сөйли дә ул! Халык та аны бик ярата .Фазулла абый  районда бер диярлек ике этажлы мәктәп салдырган.

Монда күпме көч сарыф итә ул.1975нче елны балалар өр-яңа мәктәптә укый башлыйлар.Аның эшләрен санап бетерерлек  түгел.Ул туган ил өчен янып-көеп яшәгән кеше.Туган илебез дә Фазулла абыйны онытмый.Санап бетергесез мактау грамоталары,медаль  белән бүләклиләр аны.Аңа тагын әле "Отличник просвещения РСФСР”, "Отличник просвещения СССР” званияләре бирәләр.”Эш ветераны” медале белән бүләкләнә.Әле хәзер дә, лаеклы ялда булса да , халык алдында чыгышлар ясый,мандолинда уйнап татар милли көйләрен җырлый.Безнең өчен  ул һаман яшь,шулай ук кадерле кеше.Хатыны Бибиҗиһан апа белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр.Балалары да барысы да уңганнар, туган ил өчен янып-көеп эшләп йөриләр.Фазулла абыйның тормышы һәркемгә үрнәк булырлык. Туган ил өчен янып яшәүче бер шәхес ул.Мин аны бик яратам, хөрмәт итәм, чөнки ул һәркемгә   үрнәк булырлык кеше.      

Просмотров: 904 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 2
2 Admin  
0
Язманы жибэргэннэр, админ буларак мин аны сайтка куям, жюри темага туры килгянме, юкмы икэнен тикшерер. Темага туры килмэсэ инша конкурста катнаша алмый, тэшеп кала. Байтирэк авылыннан язган конкурсантлар молодцы, беренче булып башлап жибэрделэр.

1 укучы  
0
Бу язманы беренче конкурска жибэрергэ иде,аерым шэхес турында!Бу конкурста нэсел,олы буыннар турында язарга тугел иде мени?

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Октябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Мини-чат
...
...
...