Главная » 2011 » Октябрь » 14 » Иске фоторәсемгә карасаң, искә төшә яшь чаклар
20:59
Иске фоторәсемгә карасаң, искә төшә яшь чаклар

Вакыт узган саен туган тамырлар тарта , үткән гомер турында уйланасың, яшьтәшләрне искә төшерәсең. Уйланыр өчен сәбәп иске фотоларны карау, хатирәләрне төшерергә алар зур әхәмият уйный. Сезнең алда 40ел өлек төшкән фоторәсем. Элекке иске фотоаппарат объективыннан  сүрәтләнгән "классташлар” фотосүрәте, мин һәм Рәис Тамалиев. Бүгенгесе көндә Канаш шәһәрендә яши. Яшь егет Рәисне, үсмер чагыннан ук  авылда гына түгел,  хәтта тирә-юньдә дә яхшы беләләр иде. Соңырак Рәис Тамалиев авылның, районның асыл бер көрәшчесенә, батырга әйләнде. Ничә еллар район сабантуйларында батыр булып калды. Чын батыр-пәһлеван, озын буйлы, чибәр егет  иде Рәис. Без ул вакытта аның янында, классташ булсакта, малай-шалайлар гына идек. Кайсы ир-бала 13-14тән чын ир-егеткә әйләнә, кайсысы  10нчы сыйныфтан яки армиядән соң гына үсеп ир-егет булып кайта иде. Бәлки без икенче төрлеләрдән булганбыз. Без аның белән сигез ел бергә бер сыйныфта укыдык. Ул вакытта без дүрт параллель класс, һәр сыйныфта 32әр бала идек. Җылы класслар безгә эләкмәде, өстән бишмәт, кулдан бияләй төшмәде. Никтер безнең классны ярты ел гына зур мәктәб бинасында укыттылар, калган 7ел ярым "куян” классы, "медпункт” класслары, таш шкул, иске мастерскойда ясалган классларда укыттылар. Алар гел салкын иде. Балаларны обед ашату вообще юк иде. Сумкага кабартма, өйдә пешкән әпәй һәм шәкәр була торган иде. Ул вакытта мәктәптә ике смена иде. Истә,  класс белән ураза тотулар, төрле чараларда катнашулар, сбор-линейкалар, октябрятка, пионерга , комсомолга керүләр, кирәмәткә экскурсияләр һәм башкалар. Укытучылар да ул чакта үзенә күрә илаһый , аерым олы шәһесләр иде. Герман абый  күбрәк гимнастика, акробатика түгәрәге , Николай абый, тарих укытучысы , кино төшерү түгәрәге, Рәдифә , Рева , Сания, Мөкәрәмә, Хөрия, Алсу,Альбина апалар филологик фәннәрне, Василий абый, Тимерша абый, Равиль абый кызык укытулары белән, Филсун абый авылда  физик тәрбияне югары дәрәҗәгә җиткерүләре белән безнең буынга истә калдылар. Филсун абый Гимадиевның бер әйтелмеше : " Чуаш малайлары дуңгыз ите ашыйлар, һәм ат кебек чабалар, ә сез....., татар малайлары...., ат ите ашыйсыз, дуңгыз кебек чабасыз” дип өзгәләнеп әйткән сүзләре әлдә истә. Бу сүзләр инде, билгеле үз итеп, дәртләндерер өчен әйтелгән сүзләр. Ул вакытта авылдагы малай-кызлар район ярышларында чабу белән беренчеләрдән баралар иде.Шуңа күрә мәктәп якты хатирәләр генә калдырган.

Сигездән, 1974 нче елны,  без инде, таралыштык кем кая. Рәисләр калдылар 9нчы класска, без киттек техникумнарга, педагогик  һәм медицина училищеларга. Ул вакытта укырга мода бик юк иде. 9нчы сыйныфта ирексезләп укыталар иде. Ил күләмендә урта белем бирү мәҗбүри булганга укытучылар 9нчы сыйныфка балаларны җыеп дәртләнеп бетәләр иде. Сигезне бетергән 4 класстан, 130 баладан, тугызынчы класска барлыгы 20-25 ләп бала, бер класс итеп җыелды. Күбесе, ир - малайлар, шабашка , төзү эшенә, кызлар ягага "торф” ка  киттеләр .

Рәис 10 ны бетергәч Канашның педагогик училищесының физик тәрбия  бүлеген тәмамлады. Канаш шәһәрендә рынок директоры һәм шәһәрнең ял итү парк директоры булып эшләде. Хәзер дә авыл хәлләренә битараф түгел, туган нигезенә  кайтып киткәли. Күрешкән вакытта ачык йөз белән исәнләшеп , хәлләрне сорашып, уку чорларын искә алып тора. Менә шулай иске фоторәсем, гомернең бер ничә мизгелен, якты кешеләрен искә төшерде.

 

 

Просмотров: 1102 | Добавил: Admin | Рейтинг: 4.2/5
Всего комментариев: 2
2 Гюзель Рахимзянова  
0
Ферит абый вы такой же как в молодости,совсем не изменились на лицо.Так держать.

1 Admin  
0
Арттагы ике малайны кем таный , миннән бүләк.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Октябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Мини-чат
...
...
...