Главная » 2012 » Март » 7 » Ир-егетләр бәйрәм белән гүзәл затларны котладылар
22:15
Ир-егетләр бәйрәм белән гүзәл затларны котладылар
7 нче Март көнне көндезге 14.00 сәгатьтә Урмай авылы мәдәният йортында авылыбызның бөтен гүзәл затларына, әби-апаларына, сеңелләребезгә багышлап, Хатын-кызлар көненә багышлап "Ир-егетләрдән - УРМАЙ ГҮЗӘЛЛӘРЕНӘ" исемле бәйрәм  концерты күрсәттеләр. Концерт тамашасын   театр сыйныфында укучы балалар,  әниләргә багышланган җыр, шигырьләр белән башлап җибәрделәр, укытучылары Динә Шайдуллина. Аннан сәхнәне ир-егетләр үз кулларына алып, җыр-биюләр белән дәвам иттеләр. Кызганычка каршы тамашачыларның саны күп түгел иде. Шулай да артистларыбы чын күңелдән чыккан хисләрен җыр-бию белән халыкка җиткезә алды, тамашачының күңелләрен күрә алды. Килгән тамашачы рәхмәтләрен әйтә-әйтә мәдәният йортыннан китеп бардылар. Егетләр, Ильдус Шәйдуллин,  Наил Шәрипов укучылары, бик оста итеп концертны алып бардылар. Кичен тагын бер чара, улсы инде район мәдәният йортында, халык исемен йөреткән "Кубняночка" ансамблен котларга бардылар.
Просмотров: 622 | Добавил: Admin | Рейтинг: 3.7/3
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Март 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Мини-чат
...
...
...