Главная » 2011 » Июль » 23 » Индонезия егете: «Әйдәгез бергәләп татарча өйрәник» tatartime
10:54
Индонезия егете: «Әйдәгез бергәләп татарча өйрәник» tatartime
Көньяк Азиядән Россиягә укырга килүче Нәҗип (тулы исеме Мөхәммәд Зәйнүннәҗип) камил дәрәҗәдә татар телен үзләштергән һәм башкаларны да шулай ук эшләргә чакыра. Урал федераль университетында магистратурада дин белеме буенча укучы 25 яшьлек студент үз телләрен белмәгән татарлар өчен гаҗәпләнә. Нәҗип Екатеринбургка 2010 елның октябрендә килгән. Тукай телен ул шул бер ел эчендә интернеттагы үзөйрәтүчеләрне кулланып һәм Свердлау өлкәсе татар авылларындагы әбиләргә кунакка кайтып өйрәнгән. Нурлы йөзле кара кучкыл егетне интернет аудиториясе аның Youtube сайтындаы "Мин татарча өйрәнәм видеотасмалар циклы буенча белә.

Мин Нәҗипне Екатеринбургта узган Федераль сабантуйда очраттым. Янына барып, "син теге Youtube’тагы егет түгелме?» дип эндәшкәч, ул шатлыгыннан мине кочаклаплар алды. Сабантуй аланындагы чирәмлеккә утырып кызыклы гына әңгәмә кордык.

- Нәҗип, татарча өйрәнү сиңа нәрсә бирә?

- Нәрсә бирә, дигәндә… Мин татар телен яратам. Шулдыр инде төп сәбәп. Икенчесе – кардәшлек. Мондагы мөселманнарның күбесе татар. Шулар белән тагын да якынрак булыр өчен миңа татарча өйрәнергә кирәк. Индонезиядә булганда, минем Россиягә, Татарстанга килергә, мондагы мөселманнарның тормышы белән танышырга хыялым бар иде.

- Бездә Татарстанда татарча укырга теләмәүчеләр бар. Син шундый күренешкә нинди карашта?

- Бу кешедән торадыр инде. Аңа нәрсә ошый – ул шуны эшли. Ләкин шулай да татар телен телен өйрәнү алар өчен зур байлык булыр иде. Татар – ул бит тулаем бер культура. Без аны читкә алып куя алмыйбыз, күз йомып карарга тиеш түгелбез. Мәсәлән, мин Индонезияле. Бездә дә күп төрле халык бар. Без бер-беребезне, мәдәниятебезне яхшылап өйрәнергә, танырга тиешбез. Ә моны телне өйрәнү аша гына тормышка ашыра алабыз. Татарстандагы руслар да яхшылап татарча белсәләр, ике халык арасында дуслык тагын да көчлерәк булыр иде.

- Татар телен нинди ысул ярдәмендә, кайсы чаралар аша өйрәндең соң?
Нәҗип Екатеринбургта узган Федераль сабантуйда. Фото: Татар заманы
- Күпчелек интернеттан, tatar.com.ru дигән сайттан. Анда татарча үзөйрәтүче бар. Һәр якшәмбе татар авылларына кайтам, андагы әбиләр белән аралашам, алардан сабак алам. Апрельдә Казанда узган "Мин татарча сөйләшәм” дигән акцияләр турында интернеттан белеп алдым. Шулай ук мәктәпләрдә татар телен укытуга каршы чаралар оештыручы кешеләр булганын ишеттем. Шуңа күрә минем, Индонезияле, бөтенләй башка бер милләтле кеше буларак, аларга мөрәҗәгать итәсем килде: "Татар телен укытуга киртә куерга кирәк түгел. Әйдәгез бергәләп татарча өйрәник. Мин булып мин дә татарча сөйләшәм һәм аны яратып өйрәнәм”. Бу хәбәрне кешеләргә җиткерер өчен интернетны кулландым. "Мин ничек татарча өйрәнәм” дигән видеотасмалар ясый башладым. Анда киң интернет аудиторисяен татар телен өйрәнү серләренә төшендерергә тырышам. Менә инде дүртенче видеоны чыгардым.

- Әйе, без сине ул видеолар буенча беләбез дә инде. Татар теле авыр булып тоелмыймы сиңа?

- Мин Екатеринбургка килгәч гаҗәпләндем: Лилия, Руслан исемле татар яшьләре туган телләрен белмиләр. "Син бит татар, ник татарча сөйләшмисең?”, – дип сорыйм алардан. Кайбер татарлар миңа, син бездән дә яхшырак татарча сөйләшәсең дип әйтәләр. Мин үз-үземне өйрәтә торган кеше. Миңа берәр нәрсә кирәк икән –мин аны өйрәнәм. Татар теле белән дә шулай ук: ул миңа ошый – шуңа күрә мин аны үзләштерәм, татарча аралашам.

- Татарлар белән тагын да якынрак танышыр өчен мин сиңа Казанга килергә тәкъдим итер идем. Андый исәбең юкмы?

- Әйе, әлбәттә, бар. Мин Рамазанда Казанга барам. Бездә Индонезиядә Рамазан ае, Ураза бәйрәме – төп бәйрәм, елның иң әһәмиятле вакыйгасы. Анда гаилә белән җыелырга кирәк. Мин Буада, Казанда да бер гаиләм бар кебек хис итәм. Минем анда дустым бар бит – Рамил Гыйззатуллин. Ул хәзер "Әниләр” мәчетендә имам хатип вазифасында эшли. Без аның белән Мисырда әл-Әзһәр университетында бергә укыган идек. Шуңа күрә тиздән сезнең якка юл тотачакмын инде.

- Көтеп калабыз сине. Татар телен өйрәнүдә уңышлар телибез!

Ирек Уразаев
Просмотров: 694 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Июль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Мини-чат
...
...
...