Главная » 2009 » Сентябрь » 30 » Җилсез матур көннәр сезгә!
20:36
Җилсез матур көннәр сезгә!
nullКадерле республикабыз авылларында, шәһәрләрендә яшәүче олы кардәшләребез, мөхтәрәм милләттәшләребез! 1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көнендә без өлкән буынны хөрмәтлибез. Күп милләтле Ватаныбызны яратып бар иткән, данлаган һәм яклаган кешеләрнең һәрбарчасына иксез-чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез. 
Чуашстан татарларының милли-мәдәни мөхтәрияты, иҗтимагый киңәшмәләре исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезгә, хөрмәтле ветераннар, кадерле пенсионерлар, җылы теләкләремне җиткерәсем килә. 
Яңгыравыклы сүзләр генә түгел бу. Җирле татар авылларында, халык хуҗалыгының төп өлкәләрен үстерүдәге тотрыклылык сезнең хезмәт казанышларыгыздан, тәҗрибәгез, осталыгыгыздан башка, сез тудырган рухи кыйммәтләрдән башка була алмас иде. Сез беркайчан да ярым-йорты гына эшләмәдегез, дусларыгыз, гаиләгезгә һәрвакыт ныклы терәк булдыгыз һәм изгелек, түземлелекнең көчлеләргә генә хас сыйфатлар икәнен бик әйбәт белеп тордыгыз. Шушы түземлелек өстенә үз көчегезгә ышану сезгә Икенче бөтендөнья сугышы кырларында җиңүгә, иксез-чиксез зур илне хәрабәләрдән торгызу, чирәм җирне күтәрү, беренчеләрдән булып галәмне буйсындыру, дөньяга бөек фәнни ачышлар бүләк итү һәм бөек Ватаныбыз хакына башка бик күпне эшләү мөмкинлеге бирде. Ничек кенә авыр булмасын, сез бервакытта да өмет-ышанычыгызны җуймадыгыз һәм һәр таңны шатланып каршыладыгыз. Сез хәзер дә финанс кризисын, террорчылык һәм коррупцияне җиңүгә, гомумән теләсә кайсы сынауга каршы тора алуыбызга ышанычыбыз чыганагы булып торасыз. 
Календарегызда, хөрмәтле ветераннарыбыз, хәзер, әйе, "көмеш чәчле" чор. Әмма хафалану-борчылуга сәбәп була алмый бу. Тормыш ыгы-зыгысына алмашка узганнардагыларның сабакларын барлауның, балаларыгыз, оныкларыгыз белән тормыш шатлыгы серләрен уртаклашуның яңа чоры килүен генә аңлата бу. Ә инде әлеге сернең мәгънәсенә татар халык мәкале бик яхшы төшендерә: "Атаң данын онытма, Дан яшәүдән курыкма!" Зирәк сүзләрегез өчен рәхмәт сезгә. Безнең җирләрдә аны тормышка ашырырдай кешеләр бар. 
Саулык-сәламәтлек һәм иминлек сезгә, кадерле ветераннарыбыз! Тормышыгыз сезгә җилсез, кояшлы матур көннәрне әле тагын бик күп бүләк итсен! 
Чуашстан татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе, Татарстанның һәм Чуашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Абдулла улы Фәрит Гыйбатдинов, мөхтәрият рәисенең урынбасарлары Рамик Гаделҗанов һәм Рәшит Сәнҗәпов.
 



Просмотров: 990 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Сентябрь 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Мини-чат
...
...
...