Главная » 2011 » Сентябрь » 23 » Рөстәм Миңнеханов башкортларга берләшик, ди
07:06
Рөстәм Миңнеханов башкортларга берләшик, ди
Фото һәм язма "Татарзаманы" сайтыннан.
«Гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, мәдәниятыбызны бер-беребездән аерым килеш саклый алмыйбыз. Безгә телне саклауда, мәгариф программаларын үстерүдә дә көчләрне берләштерергә кирәк”. Бүген Казан Кремлендә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов белән очрашуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде.

Очрашуда шулай ук күрше республиканың рәсми делегациясе составындагы Хөкүмәт, парламент әгъзалары, ТР Премьер-министры Илдар Халиков һ.б. рәсми затлар катнашты.

Татартан Президенты җитәкчелегендәге рәсми делегация Башкортстанда эш визиты белән моннан нәкъ 9 ай элек, узган елның 22 декабрендә булган иде. Ул чакта имзаланган яңа хезмәттәшлек Килешүе ут күршеләр арасында мөнәсәбәтләрне яңа дәрәҗәгә чыгаруда мөһим адым дип бәяләнде. Уфага сәфәреннән соң Татарстан башлыгы хәзер иң мөһиме: ике төбәк җитәкчеләре, министрлыклар, предприятиеләр арасында тыгыз мөнәсәбәтләр урнаштыру, билгеләнгән юнәлешләр буенча конкрет сөйләшүләр алып бару, дигән иде. Бүген Башкортстан Президенты белән Казан Кремлендә узган очрашуда шушы вакыт эчендә ирешелгән казанышлар, хезмәттәшлек перспективалары барланды.

Татарстан һәм Башкортстан вәкилләре очрашуы. Фото: http://president.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Русиядә татар белән башкорт кебек бер-берсенә якын башка халык юк. "Телләребез, мәдәниятебез, диннәребез охшаш. Моны бәяли белергә тиешбез”, – дип ассызыклады Татарстан башлыгы. Аның искәртүенчә, бу ике күрше төбәкнең хәтта икътисадлары да охшаш һәм бер-берсенә бәйләнгән. Татарстан да, Башкортстан да бүген Русиядә эре нефть химиясе үзәкләре санала. "Русиядә нефтехимиянең киләчәге күп очракта Татарстанда һәм Башкортстандагы нефть химиясе кластерларының ничек үсешеннән торачак. Без дөнья дәрәҗәсендәге кластер оештыру бурычын куябыз. Бу юнәлештә күп эшләргә кирәк әле”, – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, Татарстан республикада җитештерелгән этиленның бер өлешен Башкорстанның нефть химиясе предприятиеләренә җибәрергә ниятли. Гомумән алганда, республикалар нефть химиясе чималы белән бер-берсен тигез өлешләрдә тәэмин итәргә җыена.

Ике күрше республиканы "КАМАЗ” ААҖ дә бәйли. Татарстан Президенты Башкортстан белән Татарстанның машина төзелеше комплекслары арасындагы ныклы элемтәләрне аерым искәртте. Билгеле булганча, Башкортстанда "КАМАЗ” шоссиенда автомобильләр, автобуслар җитештерелә. "КАМАЗ”ның алдагы планнары, ди Рөстәм Миңнеханов, Башкорстанның машина төзелеше предприятиеләре базасында махсус техника җитештерү. "Ике як та үз тарафыннан товар җитештерүчеләргә ярдәм итәргә тиеш. "НефАЗ” проекты булган газ белән эшли торган автобуслар ике республика өчен дә база автобуслары булырга тиеш”, – ди Татарстан башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов авиация двигательләре, вертолетлар җитештерүдә дә охшаш производстволар булуга игътибар юнәлтте.

"Ике республика арасындагы товар әйләнеше күләмен 30 млрд. сумга җиткерү һәм алга таба үстерү бурычын куйганбыз икән, моңа эре проектларны гамәлгә ашырудан башка ирешү кыен булачак”, -диде Татарстан Президенты. Агросәнәгать өлкәсендә дә ике якны кызыктырган уртак проектлар бар. Мәдәният, мәгариф өлкәләрендә дә планнар күп. "Хезмәттәшлекнең юнәлешләре күп, алар барысы да үсәчәк. Татарстан Башкортстан белгечләре белән бергә ΙΤ -секторны үстерүдә эш алып бара, "Электрон карта” проектын гамәлгә ашыруда да бу ике республика илдә база төбәкләре булырга тиеш”, – ди Рөстәм Миңнеханов. Ул Уфа белән Казанны һәрвакыт сәнгать әһелләре бәйләп торуын аерым ассызыклады.

"Бүген арада булган аңлашу өчен рәхмәт белдерәм. Мөнәсәбәтләрне алга таба үстерергә кирәк. Сезнең сәфәр ике арадагы мөнәсәбәтләргә тагын да җитди этәргеч бирер”, дип Татарстан башлыгы Башкортстандагы коллегасына мөрәҗәгать итте.

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов, үз чиратында, без Татарстан белән күршеләр генә түгел, бер командада ярдәмләшеп эшлибез, дип искәртеп үтте. Ул Татарстан Президентының Башкортстанга булган сәфәрен республика, аның халкы өчен зур әһәмияткә ия булуын ассызыклап, республикаларның тагын да якынаюына ярдәм итүен белдерде. Моның ачык мисалы ике арадагы товар әйләнеше күләмендә чагылган. Ул 30 процентка үскән.

Рөстәмнәр КФУда белем өсти. Фото: http://president.tatarstan.ru

"Без бер-беребезгә кирәк. Күрше төбәкләр бер-берсен аңлаганда гына, дуслар кебек яши ала”, – дип ассызыклады ул. Ул шушы узган 9 ай эчендә Уфа-Казан арасында сәфәрләр ешаюын, төрле дәрәҗәләрдә делегацияләр алмашу дәвам иткәнен искәртте. Аерым алганда, парламент делегацияләренең уңышлы хезмәттәшлек итүенә басым ясады. Республикалар арасындагы мөнәсәбәтләрнең яңа дәрәҗәгә чыгуын искәртеп, ике төбәк җитәкчесенең алга таба моңа ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде. "Үз чиратымда, кулымнан килгәннең барысын да эшләячәкмен”, – диде Башкортстан башлыгы. "Тел, мәдәният, дин безне бәйли генә. Безне бернәрсә дә аера алмый”, – дип тә өстәде.

Күрше төбәк башлыгы бүген Татарстанның эре сәнәгать объектларыннан, Универсиада корылмаларыннан алган тәэсирләре бәлән дә уртаклашты. "Татарстандагы тәҗрибәне өйрәнеп динамик үсешкә ирешү бурычын куябыз”, – ди ул. Аның искәртүенчә, Татарстан территориясендә эшләүче кече нефть компанияләре тәҗрибәсе дә Башкортстан өчен бик кызыклы.
Моңарчы ике республика арасында транспорт багланышларының тиешле дәрәҗәдә булмавы да, Казан-Уфа мөнәсәбәтләре үсешен тоткарлады.

Журналистлар белән әңгәмә вакытында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов: "Ауропа-Кытай” проекты кысаларында автомобиль магистрален файдалану, Екатеринбург-Мәскәү поезды кысаларында тиз йөрешле поезд хәрәкәтен хәл итү, ике республика арасында авиаэлемтәне үстерүне хәл итү араларны якынайтачак, дип белдерде. Рөстәм Хәмитов моңа М-7 трассасын реконструкцияләүне дә өстәде.

Айгөл Фәхретдинова, Татар-информ – Татар Заманы
Просмотров: 563 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Сентябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Мини-чат
...
...
...