Главная » 2011 » Январь » 13 » Идел ярында тагын бер мәчет салыначак
11:41
Идел ярында тагын бер мәчет салыначак
рәфис җәмдихан
1990нчы еллар башында Идел ярында берничә мәчет барлыкка килде. Инде шуларга тагын берсе өстәлер дип көтелә. Монысы Чуашстанның икенче зур шәһәре саналган Яңа Чабаксар шәһәрендә.
Идел елгасы ярында тагын бер мәчет төзелергә тора. Билгеле булганча, татар дәүләтләре җимерелгәч, олы елгалар тирәсеннән татар авыллары юкка чыгарыла. Шулай итеп, гомер бакый татар яшәгән Идел ярында да татар авыллары белән бер рәттән мәчетләр дә бетерелә.

Совет заманының башлангыч елларында Татарстанда Идел ярына татар авыллары төзелә. Әмма алар инде иман йортыннан тыш кына була.

Бу араларда Чуашстанның икенче зур шәһәре саналган Яңа Чабаксар шәһәрендә мәчет өчен җир кишәрлеге бирелде. Ул нәкъ менә Идел ярында урнашкан һәм аны Иделдән узып баручы олы кораблар гына түгел, ә кечкенә көймәләр дә күрә алачак.

Җитәкчеләр алышыну файдасы

Биш меңнән артык татар яшәгән Яңа Чабаксарда мәчет төзер өчен җир алу өчен көрәш берничә ел барды. Анда баштарак шәһәрнең мәһабәт бер җирендә урын бирелгән дә иде.

"Ул җир шәһәрнең яңа микрорайон җирендә иде. Анда шәһәрнең мәхкәмә йорты да урнашкан. Тирә-якта башка социаль корылмалар төзер өчен дә урын каралган иде. Шул исәптән, балалар өчен спорт корылмалары да. Шундый социаль объектлар янында төзү килешмәс дип, ул җирне төрле сәбәпләр белән кире алдылар. Җирнең документлары әзер диярлек иде. "Аңа Тәлгат хәзрәт Таҗетдин һәм башка мөфти-хәзрәтләр катнашлыгында нигез ташы да куелган иде,” дип аңлата Яңа Чабаксар шәһәре мөселманнар мәхәлләсе рәисе Минкадыйр Рәҗәпов.

Минкадыйр Рәҗәпов, берничә ел тартышканнан соң, мәчеткә җир алуны, республика башлыгы алышыну белән дә, шәһәр җитәкчеләре үзгәрү белән дә аңлата.

"Чуашстан мөфтие Албир хәзрәт Крганов бу мәсьәләне Мәскәүдә кадәр күтәргән иде, ул безгә даими ярдәм итеп килде. Әмма төп сәбәпне, без – олылар, Аллаһы Тәгаләдән вакыт җитмәүдә күрәбез,” ди ул. Минкадыйр әфәнде сүзләренә караганда, быел тарихта беренче мәртәбә республика сабантуен Яңа Чабаксарда уздыру да татарның көчлелеген һәм бердәмлеген күрсәтте. Түрәләргә моның да тәэсире шактый булган.

Көзен мәчеткә нигез салыныр

Әле мәчет төзер өчен яңадан җир алынганга бик аз вакыт кына узса да, инде бу җирлектә эшләр кайный башлаган.

"Мәчет Идел ярыннан ачыграк күренеп торсын өчен, андагы агач-куакларны кисеп барабыз, өч мәртәбә олы өмә оештырдык. Тагын берсе алдагы көннәрдә көтелә. Техник документация әзерләнә инде,” дип сөйли Минкадыйр Рәҗәпов.

Моннан тыш, төзелеш җиренә бер вагон китереп куелган. Ул җылытылган. Телефон кертелгән. Анда җомга намазлары укыла башлаган. Чыгышлары белән Чуашстаннан булган, Казанда яшәүче милләттәшләр кишәрлекне койма белән әйләндереп алуны үз өсләренә алганнар.

"Халык бик булышырга омтыла. Ярдәм итәләр, Аллага шөкер. Эшләребез шулай җайлы гына барса, Ходай насыйп итсә, бу көзгә мәчеткә нигез дә салырбыз. Хәзер мәчетнең проектын эшләтәбез,” ди Минкадыйр Рәҗәпов.

Просмотров: 626 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 1
1 Рәфиснең язмаларын даими укып баручы.  
0
Ниһаять, Рщфис туганның 2011 елда беренче язмасы дөнья күрде. Изге җомга көн алдыннан чыккан язмаң җиңел кулдан булсын һәм озын гомерле булсын. Чувашстан хакында язылган язмаларны күбрәк укый алсак иде. Рәфис, исәнлек һәм иҗат уңышлары теләп калам.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Мини-чат
...
...
...