Главная » 2012 » Март » 10 » Иң яшь, иң сәләтле артистыбыз Рәзил Шәрәфетдинов
21:06 Иң яшь, иң сәләтле артистыбыз Рәзил Шәрәфетдинов | |
Рәзил Шәрәфетдинов, Урмай авылы мәктәбенең икенче сыйныфында укый. Сәнгать мәктәбенең вокал бүлегендә, Ильдус Шәйдуллин классында өстәмә белем ала. Җыр сәнгатенә әнисе Гөлшат ханым Шәрәфетдинова алып кереп китте дияргә була.
Урмай авылында җырчы балалар бик күп, шулай да Аллаһ тәгаләдән килә торган сәләт Һәркемгә дә бирелми. 20-25 ел элек, Рәзилнең укытучысы Илдус Шәйдуллин да шундый кечкенә генә малай булып җырлый башлаган иде. Шушы соңгы елларда бу кадәре сәләтле җырчы малай булганы юк иде әле. Менә хәзер Рәзил бар – искиткеч тавышлы, хәрәкәтчән, сөйкемле ир-бала. Хәзерге көндә ул «Җырлы-моңлы балачак» бәйгесендә катнашырга әзерләнә. «Урмай моңы» фестивалендә бәйгедән тыш катнашып, тамашачыларны шатландырды. | |
|
Всего комментариев: 1 | ||
| ||
...
Наш опрос
Мишар
Статистика
...
...
...
...
...
Мини-чат
...
...
Друзья сайта
...