Главная » 2012 » Март » 21 » Геннадий Макаровка 60 тулды
17:45
Геннадий Макаровка 60 тулды
21 мартта — Нәүрүз бәйрәме көнне фольклорчы Геннадий Макаровка 60 яшь тулды. 25 мартта сәгать кичке биштә Казанның "Ак Барс” яшьләр үзәгендә фольклорчы, галим, сәнгать фәннәре кандидаты, Казан дәүләт консерваториясе доценты, Мәрҗани исемендәге тарих институтының керәшен һәм нагайбәкләрнең тарихын, мәдәниятен өйрәнү үзәге җитәкчесе, "Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбленең фольклор белгече Геннадий Михайлович Макаровның 60 яшьлек иҗат кичәсе уздырылачак.

Геннадий Макаров 1969 елдан магнитофонга халык иҗаты әсәрләрен язып алу максаты белән Татарстан, Башкортстан, Чиләбе, Оренбург һәм башка өлкәләрдә ел саен музыкаль-этнографик экспедицияләр оештыра. Борынгы уен кораллары: думбыра, танбур, дәф, сызгычлы кубызларны хәзерге заман татар сәнгатенә кайтаручы, аларны тергезү һәм реконструкцияләү авторы. Яшьлегендә бер төш күрә ул. Имеш, тирән бер баздан үзе дә таныш булмаган уен коралларын яктылыкка чыгара. Геннадий Макаровның бу төше чыннан да чынга ашты. Думбыра, дәф, танбур, сызгычларны татар халкына яңадан кайтарды. Бу эшләрне ул эшләмәгән булса, бүгенге мәдәният ни дәрәҗәдә хәерче булыр иде икән. Юкка гына сәнгатьне аңлаган алдынгы карашлы яшләр аның иҗатын югары бәяләми. "Макаров Тукай бүләгенә милли фольклорны бөртекләп җыйган өчен лаек”, дигән иде җырчы Алия Сабирова.

Геннадий Макаровның иҗат концертында җырчы Гөлзада Сафиуллина, "Бәрмәнчек” дәүләт ансамбле, фольклор төркемнәр чыгыш ясаячак. Юбилейда Татарстан керәшеннәре оешмасы башлыгы, Дәүләт Советы депутаты, "Ак Барс” холдинглар компаниясе җитәкчесе Иван Егоров, шагыйрь-депутат Разил Вәлиев, президент аппараты, тарих институты, Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел һәм әдәбият институты, министрлар кабинеты вәкилләре, Татарстанның Мамадыш, Әлмәт районы, Чиләбе өлкәсенең Нагайбак районы кунаклары катнашачак. Кичәне Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Николай Дунаев алып барачак.

Макаров Геннадий Михайлович – сәнгать фәннәре кандидаты, фольклор белгече, борынгы татар уен коралларын тергезүче һәм ясаучы. Монографияләр, дистәләрчә фәнни һәм тәнкыйди мәкаләләр авторы. 1984 елдан Г.Ибраһимов исемендәге ТӘҺСИда, 2010 елдан Татарстан фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында фәнни хезмәткәр. 1992 елдан Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең Татар музыкасы һәм этномузыкология кафедрасы доценты. 2004 елда «Идел-Кама буе татарларының традицион өрмәле уен кораллары (тарихи реконструкция һәм генезис проблемалары)» дип аталган тема буенча диссертация яклый.

«Бәрмәнчек», «Хушаваз», «Ак калфак» исемле вокаль-инструменталь фольклор ансамбль-ләренең оештыручысы һәм фәнни җитәкчесе. 1969 елдан магнитофонга халык иҗаты әсәрләрен язып алу максаты белән Татарстан, Башкортстан, Чиләбе, Оренбург һәм башка өлкәләрдә ел саен музыкаль-этнографик экспедицияләр оештыра. Борынгы уен кораллары: думбыра, танбур, дәф, сызгычлы кубызларны хәзерге заман татар сәнгатенә кайтаручы, аларны тергезү һәм реконструкцияләү авторы.

"Татар заманы” бөек фольклорчы Геннадий Макаровны юбилее белән котлый! Аңа иҗади уңышлар теләп кала! Алла сезгә озын гомер насыйп итсен!
Просмотров: 776 | Добавил: Admin | Рейтинг: 3.0/2
Всего комментариев: 1
1 Admin  
0
Кем Геннадий абый белән таныш, аны беркайчанда онытмаячак. Минемчә ул халык иҗаты белән тулы сандыкны, әммә йозаксыз сандыкны, хәтерләтә. Төләсәң күпме син аның белән куллан, тик аңа зыян гына итә күрмә. Нечкә күңелле, тирән хисле, олы галим-фольклорчы, гади һәм биктә кешелекле кеше Геннадий абый. Мин аның белән таныш булуыма хичшиксез шатмын. Кызганычка каршы аны белгечләр, Казанның югары мәдәниият югары уку йортлары тиешенчә куллана алмый. Аның белеме белән әллә кайчан югары уку йортларында милли уен кораллары буенча кафедралар булырга тиеш. Үзенең эше буенча халык профессоры ул Геннадий абый Макаров. Бүгенгесе көндә онытылып югалып беткән милли инструментларны ( саз, курәй, тальянка, гөслә һ.б.) югары уку йортларында инструментларга да санамыйлар, Геннадий абый аларга яңа сулыш өрә.Халкыбызның мишәр, крәшен, казан татарлары, ногайбәкләрнең милли фольклоры буенча белүче галим- белгеч.. Вакыт үтеп китәр, тик соң булыр. Әнә Евровидениягя дә удмурт карчыклары кирәк булды. Ясалма сэнгать белән мавыкмыйча, чын халыкның милли сәнгатен шундый кешеләр генә киләчәк буынга тапшыра ала.
Геннадий Михайлович! Чын күңелемнән, үземнең һәм “Мишәр” ансамбле артистлары исеменнән туган көнегез белән котлыйбыз. Сез өйрәткән мишәр халкының “Аючылар, багучылар” бәете бүгеннән репертуарда, киләчәк конкурста, “Алтын майдан-Эльбрус” фестивалендә, беренче чыгышыбыз булачак. Рәхмәт сезгә һәм тормыш иптәшегезгә.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Март 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Мини-чат
...
...
...