12:57 ГАБДУЛЛА ТУКАЙГА БАГЫШЛАНГАН КОНКУРС ЯЗМАЛАРЫ. ШЫМЫРШЫ РАЙОНЫ БАЙТИРӘК АВЫЛЫ | |
Конкурсның темасы тирә-якта, туган җиребездә шәхес булган кешеләр турында язма язарга, яки Габдулла Тукай әкиятләре буенча рәсем ясарга.
Эмиль Алеев, 7нче сыйныф укучысы. Минем сөекле бабам. Олы юлдан сулга борылып төшүгә зәңгәрсу яшел тасма кебек сузылган урман буенда җәйрәп яткан безнең авыл күренә. Гүзәл дә, ямьле дә минем туган авылым! Җир йөзендә аннан да матур, аннан да кадерле нәрсә юк минем өчен. Иң беренче "әннә”, "әттә” сүзләрен әйткән, дөньяның киңлеген, матурлыгын танып белгән җир бит ул! Шул авылның уртасында ал, кызыл, сары, ак чәчәкләр, ямьле алмагачлар, төз солдатлар кебек баскан мәһабәт наратлар, зифа чыршылар арасыннан мәктәп бинасы күренеп тора. Мәктәп белән янәшә авыл хуҗалыгы идарәсе, китапханә, мәдәният йорты урнашкан. Бу биналарны төзүдә минем сөекле бабам Алеев Минзалтин Галяветдин улы зур өлеш керткән. Бабай авыл мәктәбендә укыган. Мәктәптә укучылар бик күп булган, чөнки ул вакытта һәр гайләдә бишәр, алтышар, ә кайберләрендә унар бала үскән.Кем генә чыкмаган бу мәктәптән: язучы Лашман, оста тәрҗемәче Зоя Романова, Крылов һәм башкалар. Аларның саны хисапсыз. Кем турында язарга соң? Бик озак уйлап йөргәннән соң, шуларның берсе турында язарга булдым. Әйе, кеше гомере кыска да ул, озын да. Гомерләре кыска булып та исемнәрен мәңгелеккә үлмәслек итеп авыл тарихының битләренә язып калдырган шәхесләр һәр авылда җитәрлек, алар безнең авылда да аз түгел. Шуларның берсе минем дәү әтием, әтиемнең әтисе булган Алеев Минзалтин. Миңа бабайны күрергә, аның назын тоеп үсәргә язмаган шул. Кызганычка каршы, ул 1989 елда авыр чирдән якты дөньядан китеп барган. Минем аны бик тә күрәсем килә, ләкин бу мөмкин түгел шул! Фотографияләрен еш алып карыйм. Миңа мөлаем йөзле, киң җилкәле, озын буйлы мәһабәт кеше карый. Ул ягымлы гына елмая. Шул чакта ниндидер бернәрсә йөрәгемне чеметеп куя, күңелемне авыр сагыш баса, күзләремә яшь тула. И бабай, күрәсе иде үзеңне, каты итеп кочып аласы иде! Кызганычка каршы,бу хыял тормышка аша торган түгел шул!Бу минутларда миңа бик авыр була. Еш кына әбидән бабай турында сөйләвен үтенәм. Әбигә дә җиңел түгел. Ул авыр сулап куя, битеннән эзләр калдырып күз яшьләре агып төшә. Күрәсең, аңа бик авыр, ләкин ул беркайчан да минем үтенечне кире какмый, бабай турында һәрвакыт ниндидер яңа әйбер сөйли. Бабай бик яшьли үлгән.Ул әбине биш бала белән калдырып киткән. Иң кечкенәсенә нибары алты яшь! Әбием миңа бабай турында сөйләгәндә бабайның рухы безнең янда йөри кебек тоела. Минем дәү әтием 1940нчы елда туган. Гайләләре бик ишле булган, шуңа ул яшьтән ук тормышның ачысын күп татыган. Олылар белән беррәттән җиң сызганып төрле эш эшләгән ул.Фермада терлекче булган. Басуда, ындыр табагына эшләгән. Вакыт узган. Тора – бара аның уңганлыгын, тырышлыгын күреп ферма мөдире итеп куйганнар. Көләч йөзле, киң җилкәле, җырчы, уен – көлке яраткан уңган егетнең даны тирә – якка бик тиз таралган. Бабайны 1974 елда авыл халкы җыелышта хуҗалык рәисе итеп сайлый. Ултөнне бабай йокысыз уздырган. Аны алда торган авырлыклар куркытмаган, ә башка нәрсә дулкынландырган. Гаять зур коллективның җитәкчесе булгач, хуҗалыкта эшләүче халыкның бәхете, киләчәге, җитешле яшәве аның нинди җитәкче булуыннан, аларны үз артыннан ияртә белүеннән торачагын аңлаган. Дәү әтием таң атуга идарәгә рәис буларак килеп керә. Нинди зур җаваплылык өстенә алганлыгын аңлый ул! Бригадаларда һәм фермаларда эшнең торышын бөтен ваклыкларына кадәр ачыклый. Белгечләрне, тәҗрибәле колхозчыларны зур игътибар белән тыңлый.Алга таба башкарылачак планнар шулай ачыклана. Кечкенәдән үк крестьянның иген игү өчен ничек бил бөгеп эшләгәнен күреп үсә, шуңа ул үз эшен белеп башкара. Кыш көне үк бабай тракторларны, комбайннарны һәм башка авыл хуҗалыгы техникасын алдан ук җентекләп ремонтлаттыра. Язгы кыр эшләрен, уҗымнарны тукландыруны, кар сулары тотуны үз вакытында эшләтә һәм сыйфатлы итеп үткәрттерә. Чүп үләннәргә, корткычларга каршы көрәш алып бара, органик һәм минераль ашламалар керттерә. Нәтиҗәдә чәчүлекләр күз явын алырдай матур булып үсәләр. Һәр көз хуҗалык зур уңыш җыеп ала. Хуҗалык елдан ел үсә бара һәм ныгый. Терлек абзарлары, ашлык амбарлары, ябык ындырлар үсеп чыга. Моңа һәр кеше шатлана. Колхозның даны район чикләрен узып китә.Монда, әлбәттә аның җитәкчесенең хезмәте зур була. Бабай җитәкчелек итә торган "Ленинская искра” исемендәге колхоз ашлык, сөт, ит, йон җитештерү буенча республикада беренчеләр сафына баса. Ул эштә үзенең энергиясен кызганмый. Минем сөекле бабам изге күңелле, олы җанлы, матур, көчле кеше булган. Аны халык онытмый, сагынып искә ала. Авылда ул яшәгән урам аның исемен йөртә.Бу халыкның аңа булган ихтирамы, мәхәббәте. Бабай җырга да бик оста булган. Туйларда ул яраткан татар халык җырларын җырлаган, сүз остасы булган. Иң яраткан җыры "Мәдинә” булган. Авыл халкы әле дә аны искә алып шул җырны җырлый. Хезмәт сөючәнлеге, җаваплылык хисе, таләпчән һәм шул ук вакытта ярдәмчел булуы аңа зур абруй китерә.Авыл хуҗалыгында беркайчан да җиңел булмаган. Халык бәхете өчен дәү әтием тырышып эшли. Балтай белән Байтирәк арасында тегермән төзелә, пекарня ачыла, больница булдырыла. Халыкның тормышы күпкә җиңеләя. Күрше районнарга он тарттырырга йөрисе юк, пекарня эшләп тора, югары белемле врач янәшәдә генә эшли. Бу эшләр барысы да халык өчен эшләнелә. Бабайны тырышлыгы өчен Чуваш Республикасының Югары Советына депутат итеп сайлыйлар. Авыр һәм тынгысыз хезмәте өчен аны хөкүмәтебез хисапсыз Мактау грамоталары, ике Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, "Хезмәттәге батырлыгы очен” медале белән бүләкли. Аңа "Чувашстанның атказанган зоотехнигы” исеме бирелә. Ул әле "Почет билгесе” ордены кавалеры да. Кеше язмышлары төрле – төрле. Һәр язмышка шәхеснең кабатланмас идивидуальлеге һәм тарихи чор үз эзен сала.Дәү әтием халык җырларын яраткан, шуңа күрә дә аның гомере халык җыры кебек пакъ, мәңге кайнар һәм нәфис. 7 нче класс укучысы Алеев Эмиль Байтирәк авылы Шымыршы районы
9 нчы сыйныф укучысы Камалетдинова Гүзәл
"Су анасы” әкияте турында.
Хәтеремдә, беренче кат
"Су анасын " укыдым.
Су анасын, китапта күреп,
Әй,курыктым ла, курыктым!
Белгән догамны укыдым,
Үзем дер-дер калтырыйм!
Ямьсез карчык булган китапны
Әйтәм:”Кирәкми,калдырыйм”!
Китабымны мин яшердем
Почмактагы шкафка.
Утырам класста калтырап
Карамыйм ул тарафка.
Укытучы апа керде,
Ягымлы гына елмайды,
Бөтен классны карап чыкты,
Күзләре миндә тукталды.
Шунда ул да әллә нишләп китте,
Йөзе куркудан каралды.
"Я,әйт әле,ниләр булды?”
Үзе башымнан сыйпады.
Мин калтырап сөйләп киттем
Ямьсез карчык турында.
Укытучы аңлап алды,
Китапны алды кулына.
Салмак кына укып чыкты
Мине куркыткан әкиятне.
Әкрен генә тавыш белән
Аңлатты шул хикәятне.
Тукай язган бу әсәрне,
Укысын дип балалар.
Әкияттәге фикерне
Аңласыннар дип алар.
Тукай әйткән фикерне
Без дә шунда аңладык.
-Урлашмаска куша икән!
Бер-беребезгә карадык.
Тукай әкияте безгә
Яшьтән акыл өйрәтте.
Кеше әйберенә тияргә ярамый
Шуны әкиятендә әйтте.
Кечкенәдән укыган әкият
Әле һаман да исемдә.
"Кеше әйберенә тию хәрәм”,
-диеп Өйрәтте мине әни дә.
Тукай шуңа су анасын
Бик ямьсез итеп биргән!
Үзенең бу әкияте белән
Акыллы киңәш биргән!
Дилә (6нчы сыйныф) һәм Ринә (8 нче сыйныф) Алеевалар "Апушның ачы язмышы" Бар дөньяда бер авыл, Аны һәр кеше белә. Кушлавыч диләр аны, Тукай туган ул җирдә. Шуңа аны һәркем белә. Нәни Апуш дөньяга килгән, Гайләгә кара кайгы килгән, Озакламый әтисе үлгән. Әнисе Мәмдүдә тол калган, Кадерле баласын кулына алып, Елый-елый әтисе өенә кайткан. Ләкин монда аңа урын булмаган, Үги ана яшь хатынны сыйдырмаган, Шуна күрә ул кияүгә китәргә булган. Нәни баланы Шәрифә карчыкка биргән, Үзе Сасна мулласына кияүгә киткән. Явыз карчык нарасыйны яратмаган, Туйганчы ашатмаган, Апушны гел кыерсыткан. Тышка чыкса, ишекне ачмаган, Ишеккә калын итеп боз катканга Нарасый үзе ишекне ачалмаган. Тукайны карчык гел орышкан. Вакыт узган, айлар үткән, Әнисе атлар җибәрткән, Атлар Апушны Саснага илткән. Әнисе аны көтеп алган, Апушны монда бәхет баскан, Нәнине бар да яраткан, Әнисе җырлап йоклаткан. Ана назына сусаган сабый Җылы кочакта изрәп йоклаган. Бу бәхет тә озакка бармаган, Кара чикмән кигән бәхете Апуш артыннан калмаган. Тагын ул яшәгән өй каршына баскан. Мәмдүдә бик каты авырган, Апушны ятим калдырып, вафат булган. Нәни үлемнең ни икәнен аңламаган, Исе китеп карап торган. Халык җеназа күтәреп, Зиратка таба кузгалган. Нәни бала,аңламыйча, Тилмереп карап калган. Апушны бер хатын тотып торган, Менә бала аңлап алган, Ычкынып ул, чыгып чапкан. "Бирегез әнкәйне, әнкәйне кйтарыгыз!”-дип Җеназа артыннан байтак чапкан. Ләкин халык туктамаган, Бала елавына колак салмаган, Зиратка юлны дәвам иткән, Бала, елап, тузанга егылган, Кара төркем күздән югалган. Апуш артык бала булып калган, Еласа-юатучы, чирләсә-караучы булмаган. "Үлсә, бер тамак кимер,”-дип һәрберсе караган. Һаман кирәкмәгән бала булып калган. Вакыт үткән, көннәр узган, Бабасы аны Казнга җибәрергә булган. Олаучы ямщикка илтеп биргән, Ямщик баланы Казанга алып киткән! Аны Печән базарына илткән. "Асрарга бала бирәм!”-дип кычкырган, Базар халкы ямщикны орышкан. Шунда Вәли абзый килеп чыккан, Габдулланы үзенә алып кайткан, Газизә апа "әнисе” баланы бик яраткан, Бишек җыры белән йоклаткан, Иртән назлап уяткан, орышмаган, кыерсытмаган, Үз баласы итеп тоткан. Бу бәхет тә озакка бармаган, Ишек төбендә кара кайгы торган, Вәли абзый, Газизә апа Икесе бер юлы бик каты авырган. Алар ямщикны таптыртканнар, Аны өйгә чакыртканнар, Үз хәлләрен аңлатканнар, "Без үлсәк, бала кем кулына калыр,” - дип, Апушны кире авылга озатканнар. Ул тагын чытык йөзле әбигә кайткан, Кирәкмәгән бала булып калган. Берзаман Кырлайдан Сәгъди килгән, Бабасы малайны аңа биргән. Сәгъди абзый баланы алып киткән. Кайгыга баткан баланы юаткан, "Бездә сөт-катык күп ,” – дигәч, Бала елаудан туктаган. Шулай ул Кырлайга килеп кергән. Монда рәхәт гомер кичергән, Укырга- язарга өйрәнгән. Сәгъди абзый аны бик яраткан, Үз балам дип аны санаган. Зөхрә апа гына бераз кыерсыткан, Соңрак ул да үзгәргән, Апушны яраткан һәм сөйгән, Мәдрәсәгә укырга йөрткән. Апуш күңелен укуга салган, Яшьләргә мәхәббәт хатлары язган. Шулай беркөн укып утырганда, Өй алдына атлы туктаган. Сәлам биреп өйгә кергән, Ул Апушны алырга килгән. Зөхрә апа бик елаган, Бу кешегә баланы бирмәгән. "Судка бирәм үзегезне!” – дигәч, Куркып алар баланы биргән. Габдулла чыгып атка утырган, Әти – әнисе озата чыккан. "Онытма безне, Габдулла, онытсаң, Тәмугъ кисәве булырсың!” – дип Зөхрә апа елап кычкырган. Шулай язмыш аны Җаекка алып киткән, Бик ерак җиргә илткән. Ачы язмыш аны шулай йөрткән, Бөек шагыйрьне кулдан – кулга йөрткән.
"
| |
|
Всего комментариев: 0 | |