16:59 Гөлстан газетасы. Рәфис Җәмдиһан ART-MADHIA ШАЙТАНГА АЛЬТЕРНАТИВА | |
Чуашстан татарлары автономиясе, Диния нәзарәте белән бергәләп бу эштә дә саллы гына эш алып бара. Чуашстан татарлары, лидерларының берсе, фидаи җан Фәрит Гыйбатдинов тырышлыгы белән, үзебезчә, мөселманча, әдап-әхлака нигезләгән фестиваль инде менә дүртенче кат уздырылырга тора. Иншаллаһ. Әлеге фестиваль "ART-MADHIA” дип атала АРТ дигәне - инглиз сүзе- ул культура дигәнне аңлата. Ә мәдхия дигәне, билгеле инде мактау, олулау дигән мәгънә бирә. Ягъни, Фәрит әфәнде тырышлыгы белән уза торган әлеге фестивальне данлау, мактау культурасы дип тәрҗемә итсәк, хилафлык булмас. Әмма, башка фестивальлләрдән аермалы буларак, монда шәрә җырчылар, бозык музыка һәм теләсә нәрсәне мактау түгел. Фестивальнең девизы беләсезме нинди? "ЗЕКЕР, ФИКЕР, ШӨКЕР- фестиваль өндәмәсе. Ягъни, "ART-MADHIA” мөселман җырлары, мөнәҗәтләр, илаһилар, бәетләр әйтелә торган, шулар нигезендә Аллаһны данлау, аңа хәмедләр уку. Корьәннең беренче сүрәсе Фәтихә дә бит "Әлхәмдүллиләһи Раббил гәләмин” дип башлана. Ягъни, гәләмнәр Тәрбиячесе булган Аллаһы Тәгаләгә мактаулар һәм олылауларыбыз булсын, дип ачыла Фәтиха сүрәсе. Шулай булгач, әби-бабаларыбыздан калган яисә бүгенге авторлар чыгарган зикерләр, мөнәҗәтләр нишләп әле аерым бер фестивальдә яңгырамаска тиеш? Ачыктан –ачык әйтергә кирәк: мондый фестиваль башка бер генә җирдә дә оештырылмый. Диненнән, миллилегеннән, культурасыннан аерылмаган Чуашстан татарлары мондый изге эшне башлап җибәрде. Шуның нәтиҗәсендә, бот күрсәтеп, корсак сикертеп кенә җырлар җырлап түгел, ә мөселманча да фестивальләр уздырып булганны күрсәтте. Яшьләргә бит, толпа психологиясе белән тәрбияләнгәнгә, матур итеп күрсәтә белгәндә генә күңелләренә юл табып була. Аларны сүгеп кенә түгел, ә менә мондый җырлар бар, менә бу фестиваль бар дип әйтергә кирәк. Ә "ART-MADHIA” быел инде дүртенче мәртәбә уза. Урмай авылы Чуашстандагы татарларның культура үзәге саналырлык авыл. Монда күп чаралар оештырыла. "Мишәр” ансамбле дә монда урнашкан. "Урмай моңы” фестивале дә Урмайда уза. Менә "ART-MADHIA” дә Урмай авылында узуына бер дә аптырарга кирәкми. Оештыра белгән, кунак кабул итәргә хирыс халык яши бу авылда. Башка еллларда да әлеге бәйге матур уза иде. Анда яшьләр, картлар, чакырылган олы җырчылар чыгыш ясый. Барысы да мөселманча киенгән, йөзләрендә нур, күңелләрендә иман, телләрендә зикер, мөнәҗәтләр. Быелгы "ART-MADHIA” Рамазан ае тәмалангач ук, 31 августтан 1 нче сентябрь көннәрдә була. Мөселман кардәшләр, әлеге зур эшкә ярдәм дә итә ала. Чуашстан татар автономиясе, Диния нәзарәте, Бөтенрусия татар авыллары оешмасы оештырган бу саваплы эш берниндит дәүләт ярдәменнән башка оештырыла. Хәленнән килгәннәр булышса, теләгәннәр Урмайдагы әлеге татар дөньясына бердән-бер булган чарага килеп карый ала. | |
|
Всего комментариев: 0 | |