Главная » 2011 » Октябрь » 26 » Гөлназ Шәйхи "Урмай бизәкләре" (Халкым минем" газетасында чыккан язма)
11:57
Гөлназ Шәйхи "Урмай бизәкләре" (Халкым минем" газетасында чыккан язма)
Чувашиянең данлыклы Урмаенда еш булсам да, кулыма каләм алып андагы киң күңелле авыл халкы, булдыклы татарлар, авылның матурлыгы, табигатенең гүзәллеге турында язганым булмаган. Югыйсә, Чуваш иленең төрле почмагында яшәүче татарларыбыз тормышында була торган зур вакыйгаларда катнашырга дип кайчан гына килсәк тә, иң элек Урмайда Гыйбатдиновларның кунакчыл гаиләсендә тукталып, чәй эчеп аннан юлыбызны дәвам итәбез. Бу мәрхәмәтле кешеләр турында бераз соңрак.
 Аккошлар нәселе
 Бу юлы килүемдә мин авыл турында бик матур бер риваят ишеттем. Имеш, моннан 500-600 еллар элек Урмай тирәсенә аккошлар очып килә торган була. Аккош- ак каз - Урмай авылының символы. Мөселман диненә туры килмәгән "Ак каз- аккош" ка табыну бүген дә бернигә дә карамыйча яшәп килә, шул ук вакытта беркем дә Урмай халкына ул эшләре өчен мөселманча түгел дип әйтергә булдыра алмый. Бу биредәге татарларның йоласы, гореф- гадәте. Моңа урмайлылар ышана, коръән укып эшлисе эшләрен эшли. "Төнге каз бәйрәме” (алар аны үзләренчә, барям диләр) күп нәселләрдә үтә, халыкны борчыган сорауларына җавап бирә икән. Иң мөһиме шунда, төнге бәйрәм турында беркем дә кычкырып сөйләми, ихтирам итеп, тиешле тәртибендә туганнары белән җыенып төгәл генә үти. Бүгенге көнгә кадәр аккошлар нәселенең иң нык җеп очын тоткан Минзәйнәп абыстай шундый риваятъ сөйли. Бу Болгар ханының Рабига исемле кызы белән бәйләнгән. "Болгар тирәсендә берничә бәләкәй күл булган. Аларны болгарлылар су чыганагы итеп кулланган. Рабиганың тормышы хан сараенда үтсә дә, аның бик тә иреккә чыгасы килгән. Дус кызларының һәр кич урман аланында җыелып, җыр-биюләр үткәргәннән соң, аккошлар булып очып китүен дә белгән ул. Шул аккошлар Урмайга күлгә очып килә торган булганнар. Бервакыт шулай, сарайдан качып, Рабига да аккошка әверелгән. Ауга чыккан хан бер аккошны атып төшергәннән соң, сөекле кызын -Рабигасын танып ала. Төне буе хан кызының үле гәүдәсе янында үксеп елап чыга. Инде иртәнгесен бу урында кызлар күз яше кебек саф һәм ата кайгысы кебек тирән булып күл барлыкка килә.” Урмай авылында Ибрай абзыйлар артында аккош күле булган. Монда болгар-биләр җирлегендәге ул заманнарда аккошлар килеп җәйләгәннәр икән. Шуларны авыл халкы бик рәнҗеткән, хәтта берничәсен ризыкка да кулланганнар ди. Шуннан соң Урмай авылы бик хәтәр ачлыкка, яман чирләргә дучар була. Менә шуннан булачак аккошлар нәселеннән булган бер урмайлы төшендә аккош күрә, авылга, кешеләргә килгән бөтен бәла-каза шул аккошларны рәнҗетүдән икәнен белә. Ул аккошлар Болгар патшасы ыруына барып тоташканын белдерә. Бу бәладән киләчәктә авылны " каз барямы” гына алып калганы билгеле була. Аккош нәселе дә шул төш юраудан калган икән. Ничә гасырлар дәвамында Урмай авылында аккошлар нәселен, ыруын югалтмыйча, нәсел җепләрен тартып баруы тикмәгә генә түгел. Иң гаҗәпләндергәне, бу нәсел гомер буе гыйлемле нәсел булган: Дәвмулла (Мөфтәхетдин), Хәбибулла мулла, Сәйфетдин мулла, Солтангали мулла, Фәхри мулла, Ялалетдин мулла, Минач мулла, Камал мулла, Кашафетдин муллалар - барсы да аккош нәселеннән. Шушы аккош нәселенең дәвамчысы булган Минҗиһан әбинең оныгы Минзәкрәм гаиләсе белән дә таныштым мин. Авыл үзәгендә искиткеч зәвык белән төзелгән йортта яши бу гаилә. Хатыны Гөлләнисә белән уллары Ранис, Раил, кызлары Раиләне тәрбиялиләр. Үз гаиләсе өчен гөлбакча тудыра алган булдыклы егет, балалары өчен яраткан әти, хатыны таяныч булырлык ир, әти-әнисе өчен игелекле ул да. Минзәкрәм Хәйретдинов - үзе эшмәкәр. Ашханәсе, автосервисы, кунакханәсе бар. Ул авылдагы милли эшләрдән беркайчан да читтә калмый. Урмайдагы иҗтимагый киңәшмәне җитәкли. Гомумән, авылдашлары өчен дә кулдан килгәнчә ярдәмчел татар баласы, аккошлар нәселенең дәвамчысы да ул.
 Урмай моңы
 Шул исемдәге татар эстрадагы җыр фестивален егерме биш ел дәвамында җыр-моңга гашыйк һәр татарның ишеткәне, күпләрнең катнашканы да бардыр дисәм, мин ялышмамдыр, мөгаен. Чөнки фестиваль узган юлны барласак дөньяның шактый илләреннән, Россиянең бик күп төбәкләреннән, тугандаш республикалардан безнең егет-кызларыбыз Урмайда булып, аның сәхнәсеннән үз тавышларын ишеттергәннәр. Чирек гасыр вакыт эчендә әлеге бәйгедә катнашырга дип килгән меңләгән татар яшьләрен урмайлыларга гына хас булган кунакчыллык, сый-хөрмәт белән каршы алу да, аларны фатирларга урнаштырып кунак итү дә, жюри әгъзаларның танылган шәхесләрдән, һөнәри җырчылардан һәм остазлардан оештырылуы да, катнашучыларның җырларын гына тыңлап калу түгел, ә алар өчен мастер-класслар уздырылуы да - һәрберсе уйланылып җайга салынган. Ә үткәннәргә кире кайтып, фестивальнең тарих битләрен ачып карасаң, шушы еллар дәвамында милләт өчен, аның киләчәге өчен бик зур һәм бәяләп бетергесез хезмәт башкарылганына инанасың. Кемнәр генә, кайлардан гына килеп "Урмай моңы” фестивалендә катнашмаган да, көч сынашмаган? Резедә Шәрәфиева, Лилия Муллагалиева, Алсу-Фәридә дуэты, Мәликә, Эльвина, Әлфия Рамазан, Гүзәл Уразова кебек бүгенге көндә татар эстрада сәхнәсендә үз урынын тапкан җырчыларыбызга хәер-фатыйха биреп озаткан бәйге бит ул. Татар җыр сәнгате тарихында үз йөзе булган фестивальнең идея авторы да, җан өрүчесе дә, нигез ташын тотып торучы да авылдашларының гына түгел, татар дөньясының хөрмәтенә ия булган шәхес Татарстанның һәм Чувашиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөтендөнья татар конгрессының иң зур бүләге – медаленә лаек булган Фәрит Абдулла улы Гыйбатдинов.
Татарның милләтпәрвәр улы
 Фәрит Гыйбатдинов турында, аның бу республикада үз халкы өчен башкарган эшләре, кылган гамәлләре турында бик күп матур сүзләр сөйләргә була. Җаны-тәне белән халкына хезмәт итүче, чын мәгънәсендә милләтпәрвәр шәхес ул. Чуваш илендә беренчеләрдән булып милли тормышка нигез салучыларның берсе, татар милли-мәдәни тормышына юнәлеш биреп торучы, татар дөньясында дан казанган чараларны оештыручы кеше дә - Фәрит Абдулла улы Гыйбатдинов. Аның бу җирлектә яшәүче татарлар өчен милли тормышта башкарган эше бәяләп бетергесез. Тыныч кына, матур гына эшли белүе белән дә башкаларга үрнәк ул. Татар иҗтимагый үзәген оештыру, аннан аны автономия итеп үстерү, шул чорларда дини, милли бәйрәмнәр үткәрү, моннан егерме биш ел элек җыр-моңга гашыйк авылдашларын берләштереп, бүген инде халык исемен йөрткән "Мишәр” фольклор ансамблен оештыруы, "Урмай моңы” Халыкара татар эстрада җыр фестивале, "АРТ МӘДХИЯ” мөнәҗәтләр һәм тарихи җырлар бәйгесе уздыруы да, Шыгырдан укуларын башлап җибәрү, якташ язучылары Фәтхи Борнаш премиясен булдыру да, үз авылының интернетта сайтын ачу да, татар матбугатына республика татарлары тормышындагы вакыйга-яңалыкларны җиткереп баруы, Россия күләмендә төрле фото, инша, рәсем күргәзмәләре оештыруы һәм башка бик күп санап та бетереп булмаслык эшләре - болар барысы да Фәрит Абдулла улының иҗтимагый эшләре. Ул - Комсомол районында урнашкан сәнгать мәктәбе директоры. Шунда Фәрит Гыйбатдинов башка милләт балаларына да татарның сәнгатен, җырын, биюен яратырга, хөрмәтләргә өйрәтүче остаз. "Татар тормышын җепкә салып төзәргә кирәк. Төрле җепләр белән үреп барганда гына, ул аркан кебек ныклы була”, ди милләтпәрвәр. Чувашия татарлары аңа ышана һәм хөрмәт итә. Чөнки әйткән сүзен һәм уйлаган уйларын гамәл белән ныгыткан, татар дөньясында дан казанган шәхес Фәрит Абдулла улы. Чувашиядә булдыклы, булдыра торган егетләребез күп, аллага шөкер. Андагы милли-дини лидерлары бер йодрыкка укмашып, үзара киңәшеп, бер дулкын кебек эшлиләр һәм яшиләр. "Безнең бүлешәсе әйберләребез юк бит. Халкыбыз бер, динебез бер, мәдәниятебез бер, проблемнарда, куанычлар да уртак. Матур итеп халкыбызга хезмәт кенә итәргә кирәк”, ди ул. Фәрит Гыйбатдинов шундый кеше – ул ниятләгән һәр эшен җиренә җиткереп башкара. Бер генә мисал әйтәсем килә. Узган ел "Урмай моңы” фестивален үткәрү алдыннан хәлен белер өчен Фәриткә шалтыратам. "Мин реанимациядә. Инфаркт булды. Хәлем яхшырды, аллага шөкер. Хәзер интернетта утырам. Ничек тә булса ике-өч көннән чыгасы иде, бер атнадан фестиваль бит”, ди. Бу кеше турында ни дисең?! Әйткәнемчә, ул үз авылының сайтын булдырган шәхес. Урмайда булган һәр вакыйга монда урын ала. Көненә сайтка 400гә якын кеше керә. Алар арасында Исландия, АКШ, Германия кебек илләрдән керүчеләр дә бар. Бу Фәритнең үз авылын яратуы, аны дөнья илләренә дә танытуы дигән сүз бит. Бу эшләрне башкару өчен әлбәттә ышанычлы дуслар, таяныч кирәк. Ә Фәритнең уңышларында иң зур таянычы ул аның гаиләсе. Язмам башында мин Гыйбатдиновларның кунакчыллыгы турында язырга вәгъдә биргән идем. Фәрит менә шул матур гаиләнең башлыгы. Хатыны Вазыйха, балалары белән әниләре Минзәйнәп апаны хөрмәтләп авылдашларына үрнәк булып яши алар. Бу нигездә кемнәр кенә тукталмады икән. Халкыбызның затлы, зыялы шәхесләрен якты йөз тәмле сүз, мул өстәлләр белән каршылаган Гыйбатдиновлар алар. Киң күңелләре, мәрхәмәтләре өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә аларга.
Урмай
Урмайга килгән саен мин гаҗәпләнәм. Биредәге агачтан да, кирпечтән дә челтәрләп–бизәкләп эшләнгән, мансардалы яисә икешәр катлы хан сараедай өйләре, алар каршындагы хәтфә чирәмнәре, аллы-гөлле чәчәк бакчалары, авылга иман нуры сибеп утыручы мәчетләре, халкының кунакчыллыгына сокланам. Килгән һәркем авылдагы күркәм йортларга игътибар итми калмыйдыр. Архитекторлары да үзләренеке икән бит аларның. Дамир Камаретдинов Казан төзүчеләр институтын тәмамлаган. Аннан төрле җирләрдә эшләгән. "Биш ел укыганымны югалтасым килмәде. Кабат төзелешкә кайттым”, ди оста. Бу һөнәр аңа әтисе Рәсих абыйдан калган. Ул да узган гасырның җитмешенче елларында Урмайда авангард йортлар төзүче булган икән. Дамир Рәсих улының проекты белән 130га якын объект инде сафка баскан. Араларында Казанда төзелгәннәре дә бар. "Төзүчелек – минем яшәү рәвешем. Һәр төзегән йорт елмаеп, хуҗаларның күңел халәтен чагылдырып торырга тиеш дип саныйм мин”, ди Дамир. Аның үзенең йорты Урмайга килеп керешкә үк әллә каян "елмаеп” каршы ала. Хәзер ул төп нигездә яңа өй салу белән мәшгуль. "Авылымны чын күңеленән яратам. Аны гөлбакча итеп күрәсем килә. Беркая да китәргә җыенмыйм”, ди архитектор. Мең хуҗалыклы өч мең кеше яшәүче бу иманлы авылда моңа кадәр ике мәчет халыкка хезмәт иткән булса, менә быел Болгардагы Кара пулатны хәтерләткән өченче мәчетләрен төзеп бетереп яталар. Төзелеш эшенә Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов та матди яктан ярдәм күрсәткән. Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт укып дога кыла Урмай халкы. Авылда урта мәктәп, мәдәният йорты, китапханә эшли. Егермегә якын кибет бар. Алар барысы да шәхси кибетләр. Әйе, авылда эшмәкәрләр күп. Колхоз күптән беткән, җирләр шәхси кулларда. Авылда хатын-кызларның күбесе - хуҗабикә. Алар ир хатыны, балалар әнисе. Ә ирләренең төп кәсебе – төзүчелек. Алар үзләрендә генә төзеп калмыйлар, читкә чыгып та эшлиләр. Төрле һөнәр үзләштереп аны яшәү рәвеше иткән булдыклы ир-егетләр шактый Урмайда. Минсихәт абый Хәйретдинов әнә тимерчелек белән шөгылләнә. Ул тимердән койган капка-коймалар Урмайны гына түгел, тирә-күрше авылларны да бизи. "Бу эшкә мин үзлегемнән өйрәндем. Авыр эш түгел, бары тик тимердә дә матурлыкны гына күрә белергә кирәк”, ди Минсихәт абый. Ул үз кәсебенә улы Маратны да тарткан. Урмайга килгәч без һәрвакыт бу якка гына хас ризыклар белән сыйланабыз. Хатын-кыз буларак мин аларның пешерү ысуллары белән дә кызыксынам. Бу килүемдә аларда тура пешереп күрсәтүләрен сорадым. Әлфия ханым Сафиянова һич тә икеләнмичә бу ризыкны пешерү серләрен миңа да төшендерде. Бу бик борынгы ризык икән. Аның белән кадерле кунакны да сыйлаганнар, юл азыгы итеп тә кулланганнар. Әлеге авыл халкы гомер-гомергә шабашкага йөргән, ягъни читкә китеп эшләгән. Хатыннары аларга юлда йөргәндә бозылмый, озак саклана торган тура пешереп озата торган булганнар. Аны әзерләү әллә-ни авыр түгел икән. 500 грамм эремчек, 6 йомырка, 1 бал кашыгы тоз, 2 стакан он кирәк. Шуларның барысын бергә болгатасың да, мичкә тыгасың. Ярты сәгатьтән тура әзер. Табадан бушаткач өстенә күп итеп сары май саласың. Май күбрәк булган саен ризык тәмлерәк була. Элек бит инде суыткычлар булмаган, ул заманда тураны савытка тутырып өстен май белән күмеп я кар базында, я коеда саклаганнар. Көтмәгән кунак килгәндә дә тура һәр йортта әзер ризык булып торган. Бик тәмле, туклыклы ризык. Теләгән һәркем пешереп карый ала, мин сөйләп күрсәттем, әйткәнемчә, авырлыгы юк. Менә шулай ни тотсалар шуны пешерә, шуны эшли торган кулларыннан бал-май тама торган мишәрләребез - халкым яши Урмайда. Бу җиргә аяк баскан һәркем аңа гашыйк булып, кабат кайтырга вәгъдә биреп, кунакчыллыкларына рәхмәт әйтеп китә биредән. Ә мин һәрвакыт горурланып, алар белән мактанып, аларның уңышларын башкаларга да җиткерергә тырышам. Алар мактауга лаек! Ходай аларга юлдаш булсын! ГӨЛНАЗ ШӘЙХИ Казан-Урмай-Казан
Просмотров: 1210 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 1
1 тура  
0
Тура пешерү серләрен Әлфия ханым аңлатып бирүен шушы сайтта ук бирелгән Урмайга багышланган "Халкым минем" нән карагыз.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Октябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Мини-чат
...
...
...