Главная » 2009 » Декабрь » 5 » Футболчылар кәеф-сафа ярата?
19:32 Футболчылар кәеф-сафа ярата? | |
Россиянең футбол буенча җыелма командасы уенчыларының тәртибен Дәүләт Думасы тикшерәчәк. Ике көн элек "Беренче канал" ирештергән мәгълүматларга караганда, Словения җыелма командасына каршы узган матчлар алдыннан Россия футболчылары кәеф-сафа корып яткан. Хәтерләсәгез, безнекеләр, словеннарга оттырып, 2010 елда Көньяк Африка республикасында узачак дөнья чемпионатында катнашудан мәхрүм калды. Шундый җитди уен алдыннан спорт режимын бозучыларның исемнәре аталмый. Матч алдыннан спортчылар җыела торган кунакханә хезмәткәре исә Россия футболчыларының бүлмәләренә еш кына спиртлы эчемлекләр сорап алуын әйткән. Әлеге хезмәткәр сүзләренә караганда, Динияр Билалетдинов белән Игорь Акинфеев кына "салмый" икән. Футболчыларның спорт режимын бозып "шаярырга" яратуын "Спартак" командасының генераль директоры Валерий Карпин да яшермәгән.
| |
|
Всего комментариев: 1 | ||
| ||
...
Наш опрос
Мишар
Статистика
...
...
...
...
...
Мини-чат
...
...
Друзья сайта
...