Главная » 2009 » Сентябрь » 19 » ӘФӘРИН, ТУКАЙЛЫЛАР!
22:55 ӘФӘРИН, ТУКАЙЛЫЛАР! | |
Тукай авылында бик зур эш эшләнеп ята, авыл тамгасын ясыйлар. Аның авторы һәм ясаучысы танылган художник Мидхәт Шакиров. Бу проектны тормышка ашырыр өчен Тукай авылының иҗтимагый киңәшмәсе күп көч куйды. Тамга берничә көннән әзер булачак. Нигездә ул Урмай авылыныкыннан аермалы, тимердән түгел , ә тимер һәм бетон конструкциясеннән ясалган. Тукай авылы тамгасы авылга кергән җирдә тау өстенә ясалма зур мәйданга урнаштырылган. Аның тирәсен брусчатка ташлар белән җәеп, чәчәкләр өчен газоннар ясатып уралган. Авылның тарихи урыны булачагы көн кебек ачык. Киләчәктә яшь парлар монда килеп беренче биюләрен биерләр, авыл өстенә карап бер-берсенә булган мәхәббәтләренә тугры булырга, туган авылларын сөергә шунда вәгъдә бирерләр. Башка татар авылларына гыйбрәт булырдай бу эшне эшләгәнегез өчен рәхмәтләр генә әйтәсе килә. Монда инде аерып торасы юк, кем элеш керткән. Мондый әйберне аерым гына эшләп булмый. Авылның иҗтимагый киңәшмәсе, авыл поселениясе, мәхәлләсе, барча халкы матди булышкансыз, җылы сүзләрегезне җиткезгәнсез. Әфәрин ТУКАЙЛЫЛАР!
| |
|
Всего комментариев: 1 | ||
| ||
...
Наш опрос
Мишар
Статистика
...
...
...
...
...
Мини-чат
...
...
Друзья сайта
...