Главная » 2012 » Январь » 1 » Динияр Билалетдинов «Рубин» такымына кушылырга мөмкин
13:38
Динияр Билалетдинов «Рубин» такымына кушылырга мөмкин
Татпресса.ру порталы хәбәр итүенчә, Русия чемпионатында ял булган арада, Казанның "Рубин” такымы танылган футболчы Динияр Билалетдиновны үз сафларына алырга ниятли. Бу хәбәрне Toffeeweb бәйсез интернет-порталы тараткан. Шулай ук хәбәрне «Советский спорт», «Евроспорт» һәм «Daily mail» гәҗитләре дә үз битләрендә чыгарыга өлгергән. Кайбер имеш-мимешләргә, ышансак Динияр үз ризалыгын биргән инде. 

Бу чыганак аңлатуынча, "Рубин” үз сафларына татар егетен алыр өчен 6 миллион фунт стерлинг суммасында акча салырга әзер инде. Диниярның хәзерге "Эвертон” такымының баш тренеры Дэвид Мойес Диниярны Мәскәүнең "Локомотив”ыннан алуга сарыф иткән 9 миллион фунт стерлингны кире кайтарырга ниятләсә дә, җитәкчелек үзара килешкән, имеш.

Шунысын да әйтергә кирәк, Динияр Билалетдинов Англияда бик зур уңышларга ирешә алмады. Күп вакытын запас уенчыларын рәтендә йөргәләп, сирәк-сирәк уен барышында кушылып кына алды. "Рубин”нан тыш, Диниярны үз рәтендә Русиянең "Динамо”, "Локомотив” һәм Алманиянең "Вольфсбург” такымнары да күрергә тели. Ә Динияр үзе якынлашып килүче Евро-2012 бәйгесе алдыннан уен практикасы алу җәһәтеннән бу адымга барырга ниятли. Чыннан да, Татарстанның төп клубында бердәнбер татар егетебез булу аз гына горурлык хисе өстәр иде.

Динияр – Ринат һәм Әдилә Билалетдиновларның икенче уллары. Моннан тыш, аларның тагын ике уллары бар. Олысы – Марат шулай ук футболчы, ә кечесе – Данил МГУ ның журналистика факультетында белем ала. Билалетдиновлар гаиләсенең тамырлары Нижгар өлкәсенең Суыксу авылына килеп тоташа.

Күптән түгел Динияр гаиләле булырга өлгерде. Үзенә тормыш иптәше итеп ул Мәскәү кызы Мария Позднякованы сайлады.
Прикрепления: Картинка 1
Просмотров: 685 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
1 Айгөл  
0
татар егетләрен үз командаларыбызга җыйсак бик шәп булыр иде... футболда да, хоккейда да шактый алар безнең

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Мини-чат
...
...
...