Главная » 2011 » Февраль » 7 » Конкурс инша: "Cиңа мәхәббәтем турында яздым, сөекле халкым"
18:38
Конкурс инша: "Cиңа мәхәббәтем турында яздым, сөекле халкым"

фоторәсемдә: Рамик Гаделъянов һәм Ркаил Зәйдулла

Бар уем кичен – көндезен,

Синең хакта, милләтем,

Саулыгың – минем саулык,

Авыруың – минем авыруым.

                                                               Г. Тукай

Мин – татар кызы. Минем милләтем – бөек татар милләте. Без –  үткәнебез һәм киләчәгебез булган милләт. Чөнки безнең горурланып сөйләрлек мең ярым еллык әдәбиятыбыз һәм танылган шәхесләребез бар. Халкыбызның рухын саклап калган Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Гаяз Исхакый, Хәсән Туфан- әнә шундыйлардан. Ил сәнгатен алга илтүчеләр һәрвакыт халык бәхете өчен көрәшкәннәр. Аларның төрлесе төрле чорда яшәсә дә, үз заманында халкына хак юлны күрсәтергә ашыккан:

Юккамыни: бүген тагын

Тәрәзә шакыйлар

Гасыр башынды юл ярган

Гаяз Исхакыйлар.

Халык  бәхете өчен көрәшкәннәрнең исеме мәңге яшәр! Исемнәренә мәңгелек мәгънәсе салынган әдипләр үрнәгендә бүген дә милләтебез язмышына битараф булмаган шәхесләр халкыбыз куңелендә якты йолдыз булып балкыйлар.

Безнең Чувашстан искиткеч табигате белән генә түгел, талантлы шәхесләре белән дә бик бай. Безнең як халкы үз җиреннән чыккан талантларны һәрвакыт ихтирам итә, алар белән хаклы рәвештә горурлана.Татар язучылары Фәтхи Бурнаш, Кави Латыйп, Нәкыйп Каштан, Җәүдәт Сөләйман, Рөстәм Сүлти, Дамир Гыйсметдин, Ркаил Зәйдулла - Чувашстан туфрагында туып  үскән әдипләр.

Алар арасында безнең якташыбыз, минем әнинең бертуган  абыйсы- Ркаил Зәйдулла- безнең горурлыгыбыз. Аның исеме шигърият сөючеләргә шактый таныш. Ул шигърияткә беркемгә дә охшамаган гаять үзенчәлекле иҗаты, темалары һәм иҗат алымнарының яңалыгы белән килеп керде. Ркаил абый 1962 нче елда Чувашстанның Комсомол районы Чичкан авылында укытучы гаиләсендә туа. Кечкенәдән кызыксынучан, зирәк бала була ул. Инде биш яшьтән укый-яза белә. Сигез яшьләр тирәсендә шигырь чыгара башлый. Икенче сыйныфта чакта ук аның кечкенә хикәяләре "Яшь ленинчы”, "Татарстан яшьләре” газеталарында, "Ялкын” журналы битләрендә дөнья күрә. Унынчы сыйныфны тәмамлар алдыннан аны Татарстан язучылар союзына чакырып алалар һәм, шигырьләрен тикшереп, В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт универстетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керергә рекомендация бирәләр. Ул чакта ук инде Ркаил абый шактый кызыклы, үзенчәлекле шигырьләрнең авторы  була. Казан дәүләт университетын уңышлы тәмамлаганнан соң,ул төрле редакцияләрдә эшли. Хәзер ул Казанда яшәп иҗат итә.

Соңгы елларда " Ел җырчысы”, " Ел китабы”, " Иң яхшы хикәя” конкурслары үткәрелә. Г. Камал исемендәге татар дәүләт театры оештырган " Яңа татар пьесасы” конкурсында Ркаил абыйның " Хөкемдар” пьесасы өченче урынга лаек булды. Ркаил абый бер үк вакытта өч – дүрт жанрда иҗат итүе белән 21 гасыр әдипләре арасында күренекле урын алып тора. Ул Фатих Хөсни, Муса Җәлил, Габдулла Тукай премияләре лауреаты.

-Һәркем шигырь яза...

Һәм Тукайга

Мөрәҗәгать итә чор аша.

Һәр кешенең үз Тукае!

Мин дә үз Тукаем белән очрашам.

("Кояшлы күзләр” китабыннан)

Күптән түгел аңа Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән исем бирелде. Аның пьесалары Г. Камал, К. Тинчурин, Буа, Әлмәт театры сәхнәләрендә куелып тамашачының мәхәббәтен яулады. Ркаил абыйның төрле елларда дистәләгән китаплары дөнья күрде: "Кояшлы күзләр”, "Күрәзә”, "Урыс кышын озату”, ”Ил”, "Татар таҗы”, "Мәгарә”, ”Ташка ордым башны”…

Менә минем алдымда " Ил” китабы. Анда хикәяләр, әдәби – публицистик мәкаләләр, повестьлар урнаштырылган. Казанның меңеллыгына багышланган " Татар таҗы” китабында 10-18 гасырларда яшәгән олуг кешеләр турында нәни хикәяләр тупланган. "Мәгарә” исемле җыентыгы шигърият сөючеләрне битараф калдырмый. Күзендә татар моңы булган һәркемгә дә юллана әлеге шигырьләр. Газиз халкыбызның язмышы хакында уйланулардан тыш, биредә- ихлас мәхәббәт хисләре, хушлашу сагышы һәм киләсе көнгә өмет чагыла. "Мәгарә” китабын кулга алгач, аны ахырына кадәр укып чыгасы килә. Ул күңелдә моңсу хатирәләр, матур хисләр уята. Китап биш бүлектән тора, гүя шагыйрь үткән юлын дисбе кебек җепкә тезеп, үзе узган гомер биеклегеннән дөньяга карашын тәкъдим итә. "Ташка башны ордым” китабында Ркаил Зәйдулланың прозасына кыскалык ,сурәтлелек, шагыйранә тел хас. Хикәяләрдә сурәтләнгән гади кешенең гамьнәре, өметләре укучыларны битараф калдырмый.

Туган җир. Туган туфрак. Аңа булган тойгыларны һәр шагыйрь үзенчә әйтә, җырлый. Бөек шагыйребез Тукай үзенең Кырлаен, Һ. Такташ Сыркыдысын мактаса, ә Ркаил абый туган ягын поэтик образга әйләндерә.

Кая монда туган як болбылы? ­–

Читен икән моңсыз чит җирдә...

Тәрәзәмне ачсам – иртәнге җил

Туган якны искә төшерә.

            ("Чит җирдә”)

Туган як, туган нигез һәркем өчен дә кадерле, аны сакларга, онытмаска кирәклеген автор искәртә. Әйе, Ркаил абый темаларны ерактан эзләми.Туган төбәге, җанына газиз Чичкан җиреннән ала. Казанда яшәсә дә, күңеле белән Чичкан егете булып кала.Туган як моңы аны һәрвакыт иҗатка дәртләндерә. Шуңа күрә туган җиргә, туган як табигатенә багышланган шигырьләре аның иҗатында зур урын алып тора.

            Искә төште авыл,

            Өебез каршындагы

            Тузан кунган сәрби куагы, -

            Шул тузанлы килеш күңелемдә ул!

            Һәркемгә дә газиз туган ягы:

            Иңешләре аның, кызыл яры,

            Сыер ирене тигән ромашкалар,

            Шау тузанлы сәрби куаклары.

            Һәркемгә дә газиз туган ягы.

            Төште искә, моңсу булып китте,

            Кочаклыйсым килде,

            Шул тузанлы сәрби куагын

                        ("Сәрби куагы турында түгел бу шигырь”)

Ркаил Зәйдулла – үткен каләмле, туры сүзле публицист. Татар милләтенең тарихи язмышына һәм бүгенге хәле, дин, тел, мәдәният һәм милләт алдына килеп баскан башка бик күп мәсьәләләр аның һәрвакыт игътибарын үзенә җәлеп итә, ул аларның берсенә дә битараф түгел, мөмкинлеге булган саен аларга матбугат аша үзенең мөнәсәбәтен белдерә килә. Моның өстенә, Ркаил абый үзенең укучыларына әдәбият мәсьәләләренә һәм сәнгать кешеләре иҗатына багышланган күп санлы мәкаләләре һәм тәнкыйди язмалары белән дә таныш.

Ркаил абыйның аерым әсәрләре инглиз, төрек, үзбәк, рус һәм чуваш телләренә тәрҗемә ителеп, төрле басмаларда дөнья күргән. Шулай ук аның башка телләрдән татарчага үз шигъри тәрҗемәләре дә байтак кына.

Язмамны танылган тәнкыйтьче Мансур Вәлиев сүзләре белән тәмамлыйсым килә: "Ркаил шигырьләренең тирән мәгънәле эчтәлеге белән танышуны укучының үзенә калдырып, биредә үзебезнең бер зур куанычыбызны гына әйтеп узасы килә. Шагыйрь зур шигърият юлына килеп чыккан. Иң авыр, иң олы каршылыклар тупланган юлга аяк баскан.Талант һәм каһарманлык- иң күп сорала торган юл ул... Бу гасырның башында Тукайлар атлаган юл! Гасырның ахырында, инде гасыр тәмамланып килгән чагында, Тукайча әнә шундый кыю аһәңле яшьләрнең ул юлны дәвам итүе – татар укучысына гына түгел, ә тулаем татар милләтенә дә бик зур куаныч!”.                         

Айсылу Мәҗитова, Чувашстанның

Комсомол районы Чичкан төп мәктәбе,

9 сыйныф укучысы .

Просмотров: 6877 | Добавил: Admin | Рейтинг: 4.4/10
Всего комментариев: 5
5 Шыгырданнан  
0
Якташыбыз Ркаил абыйга тагын да биек үрләр яуларга алла насыйп итсен!

4 Казаннан  
0
Алла шәп язган

3 Рахимзяновларга  
0
изге теләкләрегез өчен зур рәхмәт!

2 .туганнарыгыз  
0
Сеңелем Айсылу!Синең иншаңны укыгач горурланып куйдым.Әлхәмдүлилләһ!Синең кебек чакта миндә Ркаил абыйның
шигырьләрен укый, ятлый идем....Ркаил абыйны күргәч шигырьләрен сөйли идем.Бездә, Ркаил абыебыз өчен горурланабыз,шундый гыйлемле туганыбыз булганга шатланабыз.Киләчәктәдә туганлык җебен өзмичә,сезнең белән горурланып яшәргә Аллаһ насыйп итсен иде.Урмайдан Рахимзяновлар.

1 Ләйсәнчик  
0
Афәрин! Шәп язылган, иншаны укыгач, Р.Зәйдулла әсәрләрен табып уку теләге туды=)

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...