Главная » 2009 » Сентябрь » 19 » Чувашстанда яшәүче татарлар Ураза бәйрәменә әзерләнә
12:54
Чувашстанда яшәүче татарлар Ураза бәйрәменә әзерләнә
 null20 сентябрь көнне Чувашстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазы укылачак. Ураза гаетенә кадәр фитыр сәдакасын бирү мәҗбүри. 
Җомга көнне соңгы тәрәвих намазы укылды. Якшәмбе иртән-иртүк мөселманнар гает намазына җыелачак. 

Иртәнге намаз мәчетләрдә 5.30 сәгатьтә укылачак, аннан соң вәгазь, Коръән уку карала, ә 7.00дә – гает намазы. (Комсомол авылы мәхәлләсендә 7сәг.30мин. вәгазъ, намаз 8.00сәг. укыла) Корбан гаетенә мөселманнар ашамыйча барса, бу гаеткә инде нәрсә дә булса авыз итеп бару шарт. 

Һәрбер сау-сәламәт ир кешегә гает намазына бару вәҗиб. Ә хатын-кызга ул мәҗбүри түгел. Әгәр хуҗалык эшләре комачауламаса, балаларны карыйсы булмаса шулай ук барып вәгазь тыңлап, намаз укып кайту савап.

Гает намазы укылганчы һичшиксез фитыр сәдакасын бирү кирәк. Быел ул кеше башына – 50 сум. Бу, әлбәттә, иң азы. Мөмкинлеге булганнар исә күбрәк бирергә тиеш. 

Моннан тыш гает сәдакасын бирү дә күркәм гамәл санала. Аны мохтаҗларга, мескеннәргә, ятимнәргә бирергә кирәк. Чөнки ураза гаетенең тагын бер шарты – зур бәйрәм табыны әзерләү. Мохтаҗлар да үзләренә ризык юнәтә алсын өчен сәдаканы нәкъ гаеткә хәтле бирү тиешле. 

Кызганычка каршы безнең халыкка әле гаеткә зур бәйрәм табыны әзерләү гадәте кереп бетмәгән. Ул табын яңа ел, туган көн табынына караганда да мулрак булырга тиеш. Чөнки ул олырак бәйрәм

Уразаның соңгы көннәрендә ифтар мәҗлесләрен оештыручылар артты. Гомумән, узган елдагы кебек быел да авыз ачтырулар күп булды. 


Чабаксарның «Гөлстан” мәчете каршында көндә Рамазан чатыры эшләде. Аны төрле ширкәтләр, эшмәкәрләр оештырды. Шулай ук Кавказдан, урта Азиядән килгән кунаклар да бу эштә катнашты. Моннан тыш, Чувашстанның дәүләт университеты студентлары өчен дә ифтар ашлары узды. Бу мәҗлесләргә күпчелектә мохтаҗлар килде. Авыл халкы,Аллага шөкер, замананың җиңел чагы булмасада, ифтар мәҗлесләрен елдагыча бик мул, тырышып үткәрде.




Просмотров: 846 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Сентябрь 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Мини-чат
...
...
...