14:44 Чувашия Республикасында “Авыл кызы” Бөтенроссия конкурсы старт ала | |
Конкурсның сайлап алу туры 2011 елның август аеннан киләсе елның январь аена кадәр үтәчәк. Бу чорда сайлап алу турлары Россиянең барлык төбәкләрендә узачак. Ярымфиналны уздыру 2012нче елның беренче айларына планлаштырыла. Чувашия Республикасында , әлеге конкурс, декабрь аенда Комсомол районы Урмай авылының социаль мәдәният үзәгендә үтәчәк. Аны Россиянең татар авыллары Бөтенроссия оешмасы, Чувашия Республикасының Комсомол районы татарлары милли-мәдәни автономиясе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты , республиканың "Вакыт” исемле милли газетасы үткәрергә җыена. Шуңа күрә республиканың татар авыллары әлеге конкурска үзләренең вәкилләрен әзерләргә тиеш булалар. Ярышның финалын үткәрү вакыты һәм урыны әлегә мәгълүм түгел. Әмма шунысы төгәл билгеле – бәйгенең финалы ТР башкаласында үтәчәк. Конкурста 20 яшьтән 30 яшькә кадәрге кызлар катнаша ала. Аларның татар телен, татар халкының һәм үзләре яшәгән төбәкнең мәдәниятен, тарихын белүе бердәнбер шарт итеп куела. | |
|
Всего комментариев: 0 | |