Главная » 2012 » Апрель » 21 » ЧУАШСТАНДА МИЛЛИ-МӘДӘНИ МӨХТӘРИЯТНЕҢ ҖЫЕЛЫШЫ ЧАБАКСАР ШӘҺӘРЕНДӘ ҮТТЕ
09:14
ЧУАШСТАНДА МИЛЛИ-МӘДӘНИ МӨХТӘРИЯТНЕҢ ҖЫЕЛЫШЫ ЧАБАКСАР ШӘҺӘРЕНДӘ ҮТТЕ

"Милләт үз көнен үзе күреп яши. Хөкүмәттән әҗәт көтеп ятырга өйрәнмәгән, аның аңа вакыты да юк. Торган җирендә йорт-җирен ясый, урамнарын чисталыкта тота, газ, су һәм башка уңай коммуникацияләрне дә үзе табып ясарга мәҗбүр. Бәлки бездәге татарларның тормышы шуңа алга киткәндер дә. Менә, Чуашстанда милли иҗтимагый хәрәкәткә быел 19 ел, киләсе елда  татар хәрәкәтенең юбилее,  аңа 20 яшь булачак. Иҗтимагый хәрәкәт шушы елларны милләт белән хөкүмәт арасында  арадашчы  буларак, милләтнең гореф-гадәтен, мәдәниятен, динен, телен саклап калырга торышты. Татар авылларындагы җирле поселенияләр белән берлектә, мәхалләләр,   татар мәктәпләре, мәдәният учрежденияләре белән татар мохитендә кайнады. Авылларда сабантуйлар, "Урмай моңы”, "Рамазан”, "Арт-мәдхия” һәм башка фестивальләр, милли көрәш һәм башка төрдәге спорт юнәлешендәге турнирлар, мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр өчен уку семинарлары системалы рәвештә үтеп торды. Чувашстан татарларының тормышына Бөтендөнья татар конгрессы ягыннан уңай бәя бирелеп, уңай фикер дөньяга таралды”-дип сүзен башлады Чуашстан татарларының милли-мәдәни мөхтәрият рәисе Киям Пахалов. 

Чабаксар шәһәрендә урнашкан Чуаш милли китапханәсенең конференц залына, республиканың бөтен җирле мөхтәриятләреннән, татар авылларыннан, шәһәрләрдән: авыл поселения башлыклары, ЧР диния нәзәрәте вәкилләре, эшмәкәрләр, җирле депутатлар , мөхтәриятнең яшьләр бүлеге әгъзаләре еллык собраниягә килделәр. Собранияне мөхтәсиб Хаҗи Фәнис хәзрәт Сафиуллин Коръән укып башлап җибәрде, тәмамлаганда "Фатиха” сүрәсе укып, бөтен катнашучылар белән догада булды. Олы собранияне котлап ЧР дәүләт Советы депутаты  Кияметдин Мифтахутдиновтан телеграмма укылды. ( үзе Санкт-Петербургта командировкада бул сәбәпле катнаша алмады) 

ЧР татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте 2009 нчы елны төзегән иде, башлап аны Фәрит Гыйбатдинов җитәкләде. Шул вакытта үз-арада, Советта,  карар чыгарылды, ел саен мөхтәриятнең җитәкчесен республиканың олы татар җанлы шәхесләре арысыннан сайлап алып алыштырып торырга дип. 2010 нчы елны мөхтәриятне танылган эшмәкәр, бүгенге көндә Бөтенрусия татар авыллары оешмасы  җитәкләүче Рәшит Сәнҗапов алып барды. Эстафетаны 2011нче елны Чабаксар шәһәре эшмәкәре Хаҗи Рамик Гаделъянов дәвам иткән иде. Бүгенгесе көндә ул Казан шәһәренә күчеп китте, анда яши.

Быел яңа җитәкче,  ЧР милли-мәдәни мөхтәриятен республикада танылган төзүче, "Дуслык” фирмасының генераль директоры Җәләй улы Киям Пахалов җитәкли башлады. Кичә үткән елгы җитәкче Рамик Гадельянв мөхтәриятнең тиешле документарын, эшен Киям Пахаловка тапшырды. Яшьләр бүлегенең җитәчесе Рушан Гыйбатдинов. Советның рәисе Фәрит Гыйбатдинов.

Милли-мәдәни мөхтәриятенең җыелышында төпле сөйләшүләр алып барылды. К.Пахалов, Ф.Гыйбатдитнов, Шыгырдан авыл поселениясе башлыгы Р.Күпкәнәв, Урмай авылы поселениясе башлыгы М.Зәйнуллин, Яңа Чабаксар шәһәре эшмәкәре Х. Сазиев, яшьләр бүлеге җитәкчесе, Чабаксар шәһәре эшмәкәре Р.Гыйбатдинов, "Слава картофелю” оешмасы директоры Х.Идиятуллин, Комсомол район "Якташлар” җитәкчесе А.Капитонов, ЧР мөселманнары диния нәзарәте рәисе урынбасары Х.Сафиуллин, Батыр район собрания депутаты, "Булат” төзү оешмасы генераль директоры Р.Абдулвалеев чыгышларында милләт кагылышлы сорауларны күтәрделәр, киләчәккә мөхтәриятнең концепциясен , программасын күтәреп расладылар.

Күрше Ульян өлкәсеннән килгән Фәрит Аюпов, Бөтендөнья татар конгрессы бюро әгъзасы Улъян өлкәсендәге милли хәрәкәтнең эше белән таныштырды, республикабыз милли-мәдәни мөхтәриятенең эшенә уңай бәя бирде. Чабаксар шәһәрендә яшәүче эшмәкәр Рәфис улы Рәмис Мөхәммәтовка конгресның "Рәхмәт хаты” таныклыгын тапшырды.

ЧР татарларының милли-мәдәни мөхтәриятенең алда эшләнә торган эшләре һәм чаралары:

Кыска вакытта Чабаксар шәһәре татарларының җирле милли-мәдәни мөхтәритенең, Русия законнары нигезендә, теркәү эшләрен алып барырга, җитәкчесе Дамир Садртдинов. Чабаксар шәһәрендә мөхтәриятнең офисын булдыру да төп эшләрнең берсе. Беренче сентябрьдән шәһәрнең бер мәктәбендә татар теле укыту буенча якшәмбе мәктәбе сыйныфын булдыру.

26 нчы майда - ЧР Батыр районы Озын Куак авылында республика күләмендә татар халкының милли сабантуй бәйрәме, Татарстанның Апас районы булышлыгында үтәчәк (Башка татар авылларында махсус график- программа белән үтәчәк);

12-22 нче майда - "Мишәр” ансамбле Төркиянең Анкара шәһәренә Халыкара яшьләр фестивалендә катнаша;

26 нчы апрельдә – Татарстанның югары уку йортларына керергә теләүче яшьләр белән  "Ачык ишек” чарасында катнаша;

28 нче апрельдә – Чабаксар шәһәре филармониясендә  "Казан” ансамбле концертын оештырырга булыша.

03 нче июньдә – Урмай мавылының "Кара пулат” мәчетен ачу тантанасында катнашачак.

 

ЧР татарларының милли-мәдәни мөхтәриятенең җыелышы Чабаксар шәһәрендә урнашкан "Әмир” кафесында милли-ризыклар белән сыйланып, чәй эчеп сөйләшү формасында дәвам итте.

Просмотров: 2920 | Добавил: Admin | Рейтинг: 4.0/1
Всего комментариев: 3
3 dasha  
0
А вы в Лысьву приезжали http://lysva-forum.do.am

2 rehnf  
0
http://karta-ufy.at.ua/ карта уфы

1 Танышың  
0
Уңышлар Сезгә, Кыям әфәнде, нәтиҗәле эшләрегез белән халкыбызны сөендерергә булсын!!!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Апрель 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Мини-чат
...
...
...