Главная » 2010 » Январь » 22 » Чуашстан: Яңа елдан яңалыклар . räfis cämdixan
20:17 Чуашстан: Яңа елдан яңалыклар . räfis cämdixan | |
Фотода: "Мишәр" ансамбле кызлары Чуашстан татарлары тормышы, Русия ун көнлек Раштуа бәйрәмнәренә кереп ятканда да, аннан соң айну чорында да туктап калмады. Милли иҗтимагый тормыш яңа елның беренче көннәрендә үк дәвам итте. "Гөлстан” да сессия Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте гамәлгә куйган "Гөлстан” мәдрәсәсендә читтән торып укучыларның кышкы сессиясе 2 гыйнварда үк башланды. Унбиш көн дәвам иткән дәресләрдә, Каһирәнең данлыклы "Әл Әзһар” университетында укучылар, Казаннан Русия ислам университеты мөгаллимнәре дәресләр бирде. РИУ ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин да, яшь булуына карамастан, инде танылган дин галиме саналган, чыгышы белән Чуашстаннан булган Рөстәм Батровлар да "Гөлстан”да лекцияләр укыдылар. Моннан тыш, аерым дәресләрне Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов, Сембер өлкәсе мөфтие Сәүбән Сөләймановлар да алып барды. Тукай компьютер өйрәтә Чуашстанның Тукай авылы мәктәбе халыкка компьютер һәм интернет куллануны өйрәтә торган курслар башлады. Атнага бер тапкыр, мәктәптәге санаклар бүлмәсендә, теләгән кешеләр дөнья пәрәвез челтәрендә гизәргә өйрәнә. Мәктәп мөдире Әминә Баһаутдинова сүзләренә караганда, беренче дәрескә егермеләп авыл кешесе килгән булган. Аларның иң өлкәненә 58 яшь. Тукай, Чуашстан татарлары арасында иң беренчеләрдән булып үз авылы сәхифәсен оештырган авыл. Гомумән, Чуашстан татарлары арасында компьютер көннәр-көн популярлаша бара. Бүген бер Тукай авылында гына да, 100 ләгән йортта интернетка тоташкан санак тора. Урмай хоккей уйный Урмай авылында быел һөнәри дәрәҗәдә уйнарлык хоккей тартмасы куелды. Хәзер һәр кичне, махсус киемнәре дә булган авыл төркеме һәм гади кешеләр тимераякта шуа, хоккей уйный. Шыгырдан Урмайдан калышмый Шыгырдан авылында да быел боз тартмасы куелды. Шулай ук, һәр көнне шугалакта алма төшәргә дә урын юк. Тимераяк булмаса, аны шунда ук арендага алып була. "Мәктәп авазы” җиңүчеләр рәтендә Шыгырданның 1 номерлы урта мәктәбе каршында чыга торган "Мәктәп авазы” газеты Республикада узган "Мәктәп матбугаты” дип аталган бәйгедә җиңүчеләр рәтенә керде. Мәгариф министрлыгы әлегә төгәл нинди газет җиңгәнен әйтми. Әмма алты мәктәп газетының җиңүчеләр рәтендә икәнлеген белдерә. Шулар арасында "Мәктәп авазы” да бар. Канашта татар теле олимпиадасы Бу көннәрдә генә Канаш шәһәрендә, Чуашстанның татар мәктәпләре укучылары арасында татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада узды. Җиңүчеләр рәтендә Шыгырдан, Урмай, Чичкан авылы балалары. "Урмай моңы” әзерләнә Ә февраль аенда, Чуашстанда тагын бер олы чара узарга тора.Чуашстан татар милли-мәдәни мохтарияте бүген шактый көчен шуңа юнәлдергән. Монысы, быел 23 мәртәбә булачак Халыкара «Урмай моңы» фестивале. Ул 19-20 февралендә үтәчәк. Әлегә кайсы төбәкләр катнашачагы төгәл билгеле түгел. Әмма, Финляндия җырчысы Җәмилә, Казаннан Мубай төркеме катнашачагы төгәл билгеле. | |
|
Всего комментариев: 1 | ||
| ||
...
Наш опрос
Мишар
Статистика
...
...
...
...
...
Мини-чат
...
...
Друзья сайта
...