18:39 Чичкан авылының мәчетенә 20 ел, КОТЛЫЙБЫЗ! | |
Бүген исә, мәчетнең 20 еллыгына биш корбан чалып кунаклар чакырганнар. Ничә көн авыл хатын-кызлары бик зурдан, мул итеп өстәл әзерләгәннәр. Күп кенә Чичкан халкы һәм тирә-якта яшәүчеләр, бәйрәм үткәрер өчен, үзләренең хәләл акчаларын биргәннәр. Бәйрәмнең концерт программасын "Дуслык” исемле балалар фольклор ансамбле башлап җибәрде. Программада мөнәҗҗәтләр, Ходайны һәм халкыбызны мактаган, зикер җырлар яңгырады. Киемнәре дөрес, җырлаулы югары сыйфатлы итеп башкарылды. Төп бәйрәм программасын башлап җибәрер өчен Сәетзада хәзрәт үзе алынды. Алдында урам тулы ак яулыклы әби-апаларны, хатын-кызларны, түбәтәйле ир-атларны, балаларны, ерак юлны якын итеп килгән кунакларны күргәч, беречне сүзләрендә үк , күзләре яшьләнде, тамак төбе төерләнде.... Ул елап җибәрде. Бу чын горур , бәхетле, шатлыклы , чын ир кеше күз яшьләре иде. Булышлыкка Чувашстан мөселманнары диния нәзәрате мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов үзе алынды. Чын оратор, сөйләү сәнъгате остасы, күп трибуналарда дан тоткан Әлбир хәзрәт бик тәфсилләп, Чичкан авылының мәчетләре турында , аның эше турында сөйләп бирде. Шулай ук , авыл поселениясе башлыгы Юрий Геннадьевич Лукиянов, авыл хуҗалыгы оешмасының башлыгы Василий Петрович бәйрәмгә килгән халыкны котладылар, үзләренең ике-авылның, Чичкан һәм Цурацык авылларының һәм ике милләтнең үз-ара тату яшәүнең сәбәбе: динле, гореф-гадәтле, телле, мәдәниятле, эш сөючән булуда дип белдерделәр. Василий Петрович:”Без үзебездә аңлап җиткерә алмыйбыз, нинди кадерле кунакта булганыбызны. Шундый ак йөзле, дустанә, мәрхәбәле һәм мөхәббәтле монда халык. Иң шатлыклысы, барысыда үзебезнеке.” Котлау сүзләре күп булды, татар авылларыннан килгән имамнар, Казанннан килгән галимнәр, иҗтимагый үзәкләрдән килгән җитәкчеләр, бик күп булды. Авылның иң олы дәрәҗәле кешеләренең берсе, авыл тормышына битараф булмыйча, дин, белем бирү эшләрендә, мәдәният һәм спорт эшләрен җанландырып баручы, Комсомол район собраниясе депутаты, республикада танылган "Слава картофелю” оешмасы директоры Хасиятулла Идиятуллин да горурлык хисләре белән авылдашларын һәм килгән кунакларны котлады, киләчәктә тагын да булышып бердәм яшәргә тәкъдим ясады. Казаннан килгән галим Илдус Әмирхан, икенче көн инде, татар дөньясына зур позитив оеткы бирүче Тукай, Урмай, Чичкан авылларында булганына сөенеп , бәйрәмгә килгән халыкны мактап, татар халкына мәдхия укыды, үзенең чын күңелендә туган хисләрен килгән кунакларга җиткезде. Чувашстан мөселманнары диния нәзарәте, республиканың милли-мәдәни мөхтәрияте белән Чичкан авылы поселениясендә, дини эшләрдә актив катнашучыларга "Рәхмәт хаты” язуын тапшырды. Соңыннан халык , дога укып мәчеткә корбан ашына керделәр. Өстәлдә ни генә юк, бик зур итеп, мул итеп аш-су хәстәрләгәннәр. Йөзләгән кеше бер вакытта өстәлләр артына утырып корбан ашыннан авыз итте, башка сый-хөрмәттән сыйландылар. Бу эшкә Сәетзадә хәзрәт кенә түгел, Чичкан авылы халкы да шатлыклы күз яшьләренә төелгәндер. Булдырдыгыз, ӘФӘРИН кардәшләребез! Прикрепления: Картинка 1 · Картинка 2 · Картинка 3 · Картинка 4 · Картинка 5 · Картинка 6 · Картинка 7 · Картинка 8 · Картинка 9 · Картинка 10 · Картинка 11 · Картинка 12 · Картинка 13 · Картинка 14 · Картинка 15 · Картинка 16 · Картинка 17 · Картинка 18 · Картинка 19 · Картинка 20 | |
|
Всего комментариев: 0 | |